Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

"Улым өчен мин чит кеше. Нишләргә бу килен белән?"

Улым 35 яшьтә өйләнде. Башта озак укыды, аннан соң йөргән кызы белән ачуланыштылар да ялгыз йөрде. Эштә аерылган бер хатын-кыз белән танышты, аның 10 яшьлек кызы бар...

Мин, каршы булсам да, эндәшмәдем, улымың тормышына кысылмадым. Киленне яхшы кабул иттем, хәтта бергә яшәргә дә тәкъдим ясадым. Безнең фатирыбыз зур, урын җитәрлек. Тик ул каршы килде дә улым аның бер бүлмәле фатирына китте.

Әкренләп безнең мөнәсәбәтләр бозыла башлады. Кайвакыт эштән соң улым минем янга керә иде, киленгә бу ошамый башлады. Шуннан соң ул миңа сирәк кенә керә башлады. Шалтырата, әлбәттә, хәлләремне белә, анысы да эш вакытында гына.

Киленем бәби көтә, улым аның һәр теләген үти. Аларга кунакка килгәндә, аның мине күрәсе килмәве йөзенә чыккан, баласын ала да чыгып китә. Миңа хәтта кызы белән аралашырга да бирми. Дөресен генә әйткәндә, мин аның алдында нәрсә белән гаепледер, аңламыйм. Минем бер начарлыгым да тигәне юк. Вакыт үткән саен, аның беренче ире белән ни өчен аерылганын аңлый башладым ахыры – мондый холкы белән аның белән беркем дә тора алмас. Чөнки бөтенесе дә аңа буйсынырга тиеш. Минем улым ни арада шундыйга әйләнергә өлгергәндер, аңламыйм. Ул бит андый түгел иде. Минем белән аралашмый башласа да, гаҗәпләнмәм.
Минем белән генә түгел, улым бөтен дусларыннан да читләште.

Киленемнең нинди кеше икәнлеген аңлый алмыйм. Аның әти-әнисе белән мин таныш түгел, ул алар белән дә аралашмый. Миңа бик авыр. Бердәнбер улымның миңа карата шундый мөнәсәбәттә булуы нык борчый. Мин япа-ялгыз, ичмасам, ирем дә юк.

Җәмилә апагыз.

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев