Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Тумаган бала өчен елау кылану буламы?

Киңәш соравым да түгел бугай, күбрәк күңелемне бушатасым килгәнгә язам. Әмма төпле киңәшләр бирә алсагыз барыбер бик рәхмәтле булыр идем.

Мин бер ел элек баламны югалттым. Тумаган да баламны... Кемдер хәзер: «Бигрәк зур икән кайгың! Бала тагын була бит ул, берне түгел, әллә ничәне табарсың әле», – диячәк инде. Шушы бер ел эчендә мин мондый «юату»ларны беләсезме күпме ишеттем?! Шуңа күңелемдәгесен сөйлисем килә дә. 
Күпләр нигәдер тумаган баланы югалтуны хәсрәткә дә санамый. Кулга алмаган булгач, аны бөтенләй юк дип уйлыйлар. Ә юк бала өчен нигә еларга, нигә ел буе  елмаймаска дип аптырыйлар. Ышанасызмы, хәтта үземә дә бу хакта турыдан-туры әйтүчеләр күпме булды? Ә туганнар, әти-әниләр аша ишеттерүчеләр? Аларының санын да белмим. Иң үзәккә үткәне – хәтта хатын-кызларның да күбесе шулай уйлый. Әллә безнең халык үз башыннан кичмәсә бернәрсәне дә аңламый инде. 
Ничек ул баланы минем тормышымда булмады, ул юк дип уйлый алыйм инде мин?! Җиде айга кадәр диярлек күтәрдем, аның белән яшәдем, көн саен диярлек сөйләштем. Аның кыз бала булачагын да белә идем. Исем дә сайладым. Әллә никадәр кием-салым да алып куйган идем инде. Коляскасына кадәр бар иде. 
Ә беркөнне ул кинәт типми башлады... Шунда ук врачка йөгердем, билгеле. Тик ул шул көнне үк миңа диагноз куя алмады, УЗИга җибәрде. Тагын ике көн узды. Күз алдына китерәсезме – инде җаны булмаган баланы күкрәк астымда йөрткәнмен... 

 

Лилия, Казан. 

Дәвамы: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев