Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

"Сине бүтән күрергә язмасын"

Инде төн уртасы узып бара, ә аның күзләренә йокы кергәне юк әле.

Өйдә берьялгызы, борчуын уртаклашыр кешесе дә юк бит, ичмаса. Инде үз гаиләләрен корып яшәүче балаларына чылтыратыр иде дә, бу вакытта ничек борчыйсың аларны... “Ни булган дип торабыз! Шуның өчен уятмасаң, бу хакта йөз тапкыр сөйләшенгән бит инде, әни!” – дип ачуланачаклар. Раббым, бер үзеңә таянам, ярдәмеңнән ташлама дип, белгән догаларын кат-кат укудан ул күңеленә бераз тынычлык тапты. Иртәгә иренә әйтәсе сүзләрен әзерләде. Әйтер, барысын да түкми-чәчми, йөзенә бәреп әйтер. “Рәхәткә чыдый алмыйча киттең сөяркәңә, – дияр. – Олыгаеп барабыз бит инде, авырый башласаң, ул сине тәрбия кылыр, дәвалар, дип уйлыйсыңмы әллә? Өметләнмә дә! Үзе булмаса, балалары куып чыгарыр, картлык көнеңдә урамда калырсың. Күзләреңне ач, синең җилкәңә менеп атланган бит ул, безнең аерылышу турындагы гаризаны да ул язарга кушкан сиңа, мәхлук җан”. Шул көе ничек йоклап киткәнен сизмәде дә. Иртән сискәнеп уянды: кемдер, тор инде дигәндәй, башыннан сыйпады кебек. Мәрхүмә әнисенеке кебек йомшак кул... Торды, юынып, чәй әзерләде, аны теләр-теләмәс кенә йоткалады. Киенеп, чәчләрен тараганнан соң, көзгегә күз салды. Ярыйсы гына бит әле ул: зифа буй-сын, чибәрлеге дә әлләни җуелмаган. Чит ирләрнең сүз кушмакчы булып, чәчәк бәйләмнәре бүләк иткәннәре бар, ә үз иренә ник ярамады икән? Ярый, бу көннән онытырга кирәк аның турында. Араларны бөтенләй өзәргә дә, онытырга... Бергә төзегән йортыбыз да жәл түгел, яшәсеннәр шунда, миңа фатирым җитә. Суд бинасы янына килгәндә, ире инде шунда басып тора иде. Ничә ел күрешкәннәре юк бит инде. Ябыгып, кечерәеп калган кебек: тәрбия җитмидер. Элеккеге кебек гөрнадирдай ир түгел бу. Хатынга салынып, диванда аунап ятулар эләкмәгәне күренеп тора. Өстәвенә кулын бәйләп куйган: авырттырганмы... Баш кагып кына исәнләшеп, суд бинасына үттеләр. Хөкемдар эшне озакка сузмады. Аерылышырга ризамы дип, икесеннән дә сорады да, уңай җаваплар ишеткәч, карар чыгарырга дип, эчке бүлмәгә кереп китте. Дөрес, ир җикеренергә, ямьсез сүзләр әйтергә, мин синең фатирыңны тартып алам әле, дип янарга тотынды. Бу кадәр явызлыктан хатын аптырап калды. Дистә еллар бер җан, бер тән булып яшәп, бер юрган астында кочаклашып йоклаган, бер табын артында ризыкланган, бергә балалар сөеп үстергән ирең дошманга әйләнсен инде, йә! Ачудан акайган күзләргә, бүртенгән йөзгә карап, әйтәсе сүзләре дә онытылды хатынның. Ниһаять, хөкемдар чыгып, карарны тапшырды. Инде законлы рәвештә аерылышкан ир белән хатын чыгу юлына юнәлделәр. Бу аларның соңгы тапкыр янәшә атлаулары, хәзер инде алар бер-берсенә бөтенләй чит кешеләр иде. Нерв киеренкелегеннәнме, хатын тыела алмый көлә башлады. – Нигә ыржайдың? – дип, ир ачу белән сүгенеп алды. Хатынның шул чакта теле чишелеп киткәндәй булды: – Синнән котылганыма сөенәм. Бар, олак үзеңнең кәнтәең янына! Юлымда очрый күрмә, сине бүтән күрергә язмасын,– дип, бер сулыштан әйтеп салды. Юл чатындагы светофор янында аерылышып, икесе ике якка юл тоттылар. Хатын унбиш-егерме адым атларга өлгердеме икән, кинәт ниндидер машинаның сыдырылып-сызгыртып туктавын, нәрсәгәдер бәрелүен, кемнеңдер кычкыруын ишетеп, аның йөрәге “жу” итеп куйды. Тез буыннары калтыравын җиңәргә тырышып, борылып караса, юл уртасында аның ире ята иде...

 

 Галиябану ХУҖИЕВА

"Татарстан яшьләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев