Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рәшидә абыстай ИСХАКОВА: ХАК ЮЛДА БУЛУЫГЫЗНЫ СОРЫЙМ

Бисмилләәһир-рахмәәннир-рахииим! Әлхәмдүллилләһи раббил галәмин! Һәрбер мактаулар барча галәмне юктан бар кылып, чиге чикләнмәгән мәхлукатларын тәрбия кылучы кодрәтле зат Аллаһу Сөбханә вә Тәгаләгә булса иде. Һәм дә безнең сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә Коръән иңдереп, шул канун булган нур белән безләрне тәрбияләүче Мөхәммәд (с.г.в.)гә йөрәкләребездән чыккан салават-шәрифләребез булса иде. Балакайларым һәм дә шәкертләрем,...

Бисмилләәһир-рахмәәннир-рахииим! Әлхәмдүллилләһи раббил галәмин! Һәрбер мактаулар барча галәмне юктан бар кылып, чиге чикләнмәгән мәхлукатларын тәрбия кылучы кодрәтле зат Аллаһу Сөбханә вә Тәгаләгә булса иде. Һәм дә безнең сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә Коръән иңдереп, шул канун булган нур белән безләрне тәрбияләүче Мөхәммәд (с.г.в.)гә йөрәкләребездән чыккан салават-шәрифләребез булса иде.

Балакайларым һәм дә шәкертләрем, газиз кардәшләрем, милләттәшләрем! Сезләргә дә чын калебемнән чыккан хәер-дога, сәламнәремне язып калдырам. Балакайларым, фикерлик әле, Аллаһы Тәгалә дөньяны яратканда ук дөньяга киләсе җаннарны да яратты. Шул җаннардан: «Раббыгыз кем?» - дип сорады. Шулчак барча җаннар: «Раббым, тәрбиячебез Син», - диде. Шулай булгач, балаларым, милләттәшләрем, шәкертләрем, без дөньяга килгәндә үк фитри иман белән килдек. Аллаһы Тәгалә 2 тамчы суны ана карынына салып, шунда 9 ай да 10 көн тәрбияләп, барлык әгъзаларыбыз сәламәт булган хәлдә фитри иман белән гакыл биреп, бик аз вакыт өчен генә фани дөньяга китерде. Шул дөнья исемле гүзәл бакчаны чиге чикләнмәгән нигъмәтләр белән бизәде (Кояш нигъмәте, су нигъмәте, һава нигъмәте һ.б.). Шул нигъмәтләр эчендә дөрес яшәп, мәңгелек булган җәннәтне кәсеп итәр өчен безгә канун, нур булган Коръән-Кәримне иңдерде. Шул кануннан гына нурланып, дөньясын һәм ахирәтен тигез алып барып, Аллаһының мәңгелек булган җәннәтен кәсептә күрик инде. Аллаһка шөкер, гакылыбыз бар, кулыбызда - Коръән, укый беләбез.

Коръәндә Аллаһының беренче әмере иман булса, икенчесе - намаз, ураза, зәкят. Хаҗ гамәлләрен дә үтәргә тырышып, тыйган эшләреннән тыелыйк, һәрбер эшләгән эшләребез, кылган изге гамәлләребез Аллаһ ризалыгы өчен генә булса иде. Амин! Аллаһы Тәгалә әйтә: «Иманыгыз, динегез, зекерегез, вәгазегез шул Коръәндәдер», - ди. Шуннан аерыла күрмик инде.

Вакыт - зекер - исраф.
Бер минут вакытыбыз бушка узмасын,
Телебез зекердән-юештән кипмәсен.

Мал исрафыннан, вакыт исрафыннан һәм һәртөрле башка исрафлардан Аллаһы ризалыгы өчен сакланыгыз.

Бигрәк тә мәңгелегебез өчен тырышыгыз. Уң кулыбызда ахирәтебез, сул кулыбызда дөньябыз булсын, һәр икесен тигез алып барыйк. Әлхәмдүллилләһи, балакайларым.

Мин сезне ана карынындагы тереклегегездән башлап, яшем олы яшькә җиткәнче тәрбия кылдым. Аллаһыдан хак юлда булуыгызны сорадым. Иншә Аллаһ, догаларымны кабул итәр, дип өметләнәм. Чөнки бүгенге көндә барыгыз да тагәд-гыйбадәттә, йөзләрегез нурлы, сәламәтлекләрегез бар, тормышыгыз бәрәкәтле, балаларыгыз тәүфыйклы, гарип-гораба түгел. Мин сезләргә һәрвакыт догадамын. Аллаһы Раббым кабул итәр, иншә Аллаһ!

Инде, балакайларым, сездән үтенеп сорыйм, фани дөньяга алданып, шайтанга бирелеп китә күрмәгез, кылган игелекләрегезне Аллаһы ризалыгы өчен генә эшли күрегез. Гамәлләрегезгә риялар, тәкәбберлекләр керә күрмәсен, һәр минут үлемне истә тотыгыз. «Бүген үләм дип гамәл кыл, мәңге яшим, дип, дөньяны да калдырма».

Мин сезләрдән бик разыймын. Көн саен хәлемне белеп, хәбәрләшеп торасыз. Күчтәнәчләрегезне күтәреп килеп, догамны аласыз, хәерле эшләрегез, күркәм гыйбадәтләрегез белән шатландырасыз. Балаларыгызның балаларына яхшы исемнәр кушып, кече яшьтән тәрбиялисез. Иншә Аллаһ, өметебез бар, Аллаһы догаларыбызны кабул итәр.

Инде үзем хакында берәр җөмлә белән язып, исегезгә төшереп үтәм. Мин 1924 елда унынчы бала булып туганмын. Ул елларда динне бетерү өчен муллаларны төрмәләргә япкан, атып үтергән вакытлар иде. Дин тотучыларны җәберләделәр, малларын талап алып, фәкыйрьлектә калдырдылар. Колхозга керергә кушып, безнең әтине дә 10 елга төрмәгә яптылар, амбарларыбызны сүтеп алып, колхозныкы иттеләр, ризыкларыбызны алдылар. Без 12 бала тәрбияләндек. Әти-әни бик ихлас затлар иде. Нинди авырлыклар күрсәк тә, динебезгә зәгыйфьлек китермәделәр. Намазларыбызны укыганда, сәхәр ашаганда тәрәзәләрне каплап тора идек. Шундый авырлыклар күреп үссәк тә, иманыбызны нык үзәкле итеп тәрбияләделәр. Аларга Аллаһының рәхмәте булса иде. Ата-ана тәрбиясе белән Аллаһның әмерендә нык булып, без дә сезләргә шундый тәрбия бирдек. Кечкенәдән бик тыңлаучан булдыгыз. Мәшәкатьләрегез күп булса да, Аллаһы юлында булганыгыз өчен кайгы-хәсрәтләрегезне күрмәдек.
Аллаһы миңа яхшы кияүләр, яхшы киленнәр дә насыйп итте. Аллаһыдан куркып, яхшы итеп тәрбияләвегез нәтиҗәсендә яхшы балаларыбыз үрчеп тора.

Пәйгамбәребез өммәтенең ишлелеге белән мактанган. Аллаһы Тәгалә, балаларыгызны үтермәгез, һәрберегезне мин үзем туендыручы, ди. Аллаһының әмерен үтәп, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә таянып, балаларыгызны тәрбиялисез. Сезгә Аллаһының рәхмәте булсын. Амин!

Ислам динен куәтләндерүче, безләр исән чакта шатлык китерүче, безләр үлгәч, безнең арттан дога кылучы балалар булса иде. Амин!

Әлхәмдүллилләһ, Аллаһы Тәгалә миңа хәерле гомер бирде. Инде менә 90 яшем тулды. Балаларым белән балаларымның балалары 125кә җитте. Барысына да яхшы исем кушылган, һәрберсе 3-4 яшеннән намазга керешә, барысының да һәрбер әгъзасы сәламәт. Инде бишенче буынымның икенче баласы дөньяга килде. Менә мине Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә дөньяда ничек итеп бүләкләде. Аллаһы Тәгалә һәрбер гөнаһларымны ярлыкап, ахирәттә мәңгелек җәннәте белән дә бүләкләсә иде. Амин!

Инде, Раббым, калган гомерем дә бәрәкәтле булса иде. Соңгы сулышларыбызда: «Лә илаһә иллаллаһу Мөхәммәд рәсүлуллаһ», - дип, әманәт җаннарыбызны тапшырырга насыйп булса иде. Амин!

Балакайларым, мин сезләрдән, кияү-киленнәремнән, балаларымның балаларыннан - һәркайсыгыздан разыймын.

Аллаһы Тәгалә сезләргә ике дөнья дәрәҗәсен бирсә иде, югары җәннәтләре белән хөрмәтләсә иде. Амин!

Аллаһының югары җәннәтендә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, балаларыбызның балалары белән күрешергә насыйп булса иде. Амин!

Балакайларым, сезгә васыятем: мин дөньядан киткәч тә һәр намаз артыннан: «Әти-әниемнең гөнаһларын ярлыкагыл!» - дип дога кылыгыз. Бәндә хатадан хали түгел. Дога бәрәкәтендә, иншә Аллаһ, гөнаһларыбызны ярлыкар, дип өмет итәбез.

Кабат әйтәм, балакайларым, дөньяга артык бирелмичә, ахирәтебезне дә онытмагыз, һәрдаим шуны истә тотыгыз.

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев