Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рәмис ЛАТЫЙПОВ: ТАТАР ТЕЛЕ – “КУХНЯ ТЕЛЕ” ТҮГЕЛ

Хөкүмәтне ана телен бетерүдә гаепләүчеләр татар теле «кухня теле» дәрәҗәсенә калды, дип зарланырга ярата. Мин бу фикергә каршы. Татар теле - кухня теле түгел, инде мәктәп теле дәрәҗәсенә калып бара. Менә тәүге мисал. Балалар бакчасында туган тел көненә әзерләнәләр. Тәрбияче ханым зарлана. Ике йөз урынлы бакчада Тукай шигырен акцентсыз сөйләрлек...

Хөкүмәтне ана телен бетерүдә гаепләүчеләр татар теле «кухня теле» дәрәҗәсенә калды, дип зарланырга ярата. Мин бу фикергә каршы. Татар теле - кухня теле түгел, инде мәктәп теле дәрәҗәсенә калып бара.
Менә тәүге мисал. Балалар бакчасында туган тел көненә әзерләнәләр. Тәрбияче ханым зарлана. Ике йөз урынлы бакчада Тукай шигырен акцентсыз сөйләрлек бала юк. Фамилияләреннән чыгып караганда, татарлар руслардан күбрәк. Татарча белүчеләр юк. Татарча аңлаучылары да, "әни-әти" диючеләре дә бар, әмма барысы да рус телле.
Икенче мисал. Бер татар гимназиясендә ата-аналар Путинга имза җыю идеясен күтәреп чыкканнар, мәгълүмати ярдәм сорыйлар. Боларның теләге - биш көнле уку атнасы ясау икән. "Воронеж-Костромада балалар биш көн генә укый, Татарстанда да шулай итегез. Әйтегез респуб­лика хөкүмәтендәгеләргә, нигә безнең балаларны газаплыйлар?" Андагы укучылардан аермалы буларак, безнекеләрнең атнага алты сәгать татар теле һәм әдәбиятын укуларын, алты көнлек уку атнасының шул сәбәпле пәйда булуын аңлагач, бу ата-аналар тынычланыр дисәм, дулап киттеләр. Алайса, укытмаска кирәк татар телен! Нигә кирәк ул? Үзләре балаларын татар мәктәбенә биргәннәр - тәртипле уку йорты кирәк, ә үзләре шул мәктәптәге татар телен бетерү яклы.
Менә өченчесе. Ире дә, хатыны да авылдан чыккан, үзара өйдә вата-җимерә русча сөйләшәләр. Балалары "әни" сүзен дә әйтми, "папа-мама", ди. Үзләре "авылга кайтсаң, оят инде" диләр, үзләре "балабыз кеше була" дип куана.
Мондый гаиләләр адым саен. Безнең бала үзенә кирәген аңлый, нигә кирәк ул математиканы татарча укыту дип, татар телен мәктәптә укытуга иң беренче чиратта, шулар каршы чыга хәзер.
Ул гел шулай булды, шулай булыр да - шәһәрдәге тискәре күренешләр беркадәр вакыттан соң авылга килә һәм киңрәк колач җәя. Элек шәһәрдә яшәүче татарлар татарча белми иде. Хәзер шушы күренеш авылга күчеп бара. Авылны татарның чишмә башы дип әйтеп булмый да башлар әле. Нәкъ менә авылдан чыккан халыкның балалары татарча белми. Шәһәрнекеләр, киресенчә, үзләре татарча белмәсә дә, балаларын татар мәктәбенә бирергә тырыша.
Авылныкылар киресенчә. Хәтта үзләре татар телен мәктәпләрдә укытуны яклап мәйданнарга чыккан кешеләр дә өйләрендә балалары белән русча сөйләшә. Кем өчен дип яклыйлар алар татар телен? Соң, синең балаң белән сөйләшергә яраклы тел булмагач, нигә икейөзлеләнеп урамга чыгарга? Сөйләш тә йөр урысча рәхәтләнеп, Иван белән Мария бул. Йөрмә имгәк булып, татар фамилияле "русскоязычный"ларны арттырып. Бу урыс икән диярбез дә, татар исемлегеннән сызып ташларбыз. Андыйларның булуына караганда, татар өчен зыяны күбрәк. Югары белем татарча булсын дип мәйданга чыккан ханымга бу хакта әйткәч, яратмый - үз позициясен яклый - мин өемдә теләсә ничек сөйләшәм, минем өйдә эшегез булмасын! Ә үзенең баласы татарча белмәүдә ул депутат Разил Вәлиевне гаепли! Разил Вәлиев югары белемне татарча укыттыруга ирешә алмаганга күрә ул баласы белән русча сөйләшә икән!
Телне саклап калу һәркемнең үзеннән тора. Татар теле - кухня теле түгел! Әгәр ул телне татар ханымнары-әфәнделәре кухняда кулланса, телгә булган ихтыяҗ һәм энергетика кухнялардан ташып чыгар иде. Күз алдыгызга китерегез - әгәр бөтен татар кешесе баласын татар бакчаларына, мәктәп-гимназияләренә бирүне таләп итсә, ниндидер БДИлар, төбәк компонентын бетергән федераль кануннар, татар телен мәҗбүри укытуны бетерүне сорап йөргән ниндидер хатыннар гына тыеп кала алыр идеме шушы көчне? Юк, билгеле.
Без татар телен тиешенчә якламауда гаепләгән дәүләт ничә еллар буе мәктәпләрдә мәҗбүри татар телен укыта. Мәскәүдән, республикадагы рус телле ата-­аналардан барган басымга карамастан, татар телен мәҗбүри укытудан баш тартмый. Ә татар нишли? Баласы белән кухняда русча сөйләшә. Әгәр татар теле кухняда юк икән, аны ничек кухня теле дип әйтеп булсын?
Татар теле кухня теле түгел. Ул мәктәп теленә әйләнеп бара. Хәзер кухнялардан татар телен кысрыклап чыгарган ата-аналар, шовинистларга кушылып, татар телен мәктәптән дә юк итүгә үзләреннән өлеш кертә. Бу көрәшнең алгы сафында, ни кызганыч, шәһәргә килеп "культуралашкан" авыл халкы да бар. "Без кеше булмадык, балаларыбыз кеше булсын!" "Мой дум - мая крипыст, минем семьяга кысылмагыз, балам белән ничек телим, шулай сөйләшәм, балам татарча аңлый, әбисенә "дау аника" ди!" Ә үзең соң, үзең татар теле өчен ни эшләдең?
Әйе, республикада татар теле белән рус теле тигез дәрәҗәле түгел. Әйе, түрәләребез татарча сөйләшергә яратмый. Әйе, элмә такталар хата белән тулган. Әмма шуны да танып, безнең җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтергә кирәктер - зур басымга карамастан, хөкүмәт татар телен мәҗбүри укытуны саклап калды. Безнең хөкүмәт "халык соравы буенча" татар телен мәктәптә юк итә һәм Мәскәүдән бер олау орден-медальләр төяп кайта ала иде. Кайтмадылар. Халыкта телгә булган таләп һәм ихтыяҗ соң дәрәҗәдә түбән булган заманда бу гамәл әллә нинди коточкыч протест акцияләренә китермәячәк иде. Митинг-пикетларны хәрби түнтәрелеш белән тиңләштергән кануннар чыккан, теләсә нинди оппозиционерда чит ил шымчысын күргән бу заманда бигрәк тә.
Татар теле укытуның мәҗбүрилеген бетерүне нигә китерүен күрү өчен күрше республикаларга күз салу җитә. Галимнәр фикеренчә, берничә буыннан соң удмурт теле бөтенләй юкка чыгачак. Чөнки ул мәктәптә юк. Ә иң мөһиме - кухняда юк.
Патша Русиясе вакытында әллә татар теленә яхшы мөнәсәбәт булганмы? Ул чакта татар теленең хәлләре тагын да хөртирәк торган, әмма бит тел сакланып калган. Халык аны саклаган. Телне бетерүдә гаепле дип федераль үзәкне генә түгел, үземезнең татарларымызны да атый башларгадыр, бәлки?
Бүген исә татар теленең кухня теле булу функциясе юкка чыгып бара. Татар телен тиешле дәрәҗәгә җиткерүнең бер бик җайлы гына юлы бар - кухняда татар телендә сөйләшү һәм балаңны татар мәктәбендә укыту. Алай да эшли алмыйсың икән, һичьюгы, татар телен укытуга каршы чыкма һәм татар теленең дәрәҗәсен төшермә. Халыкта милли энергия булса, бернинди БДИлар да, сары башлы хатыннар уйлап чыгарган ахмак кануннар да куркыныч түгел. Черек агачны корт баса. Кухнясы черек телне чит тел баса. Аңа бернинди балалар бакчасы да, мәктәп тә, әдәбият-мәдәният та кирәкми. Кухняда булмаган телне мәктәп кенә саклап кала алмый. Мәктәпнең вазифасы - гаиләдәге телне үстерү, ул телдә сөйләшүче галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар тудыру.
Татар теле - кухня теле түгел шул. Кызганыч, хәзер инде кухня теле дә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев