Әлмәт театры артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды

Илшат Агиевка 28 яшь иде.
Әлмәт театры артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.
«Бу сүзләрне әйтүе дә, язуы да авыр. Бүген 29 нчы яшендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь, талантлы артисты Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды. Аның яшәвенең гаме дә, яме дә – театр иде. Табынганы – Аллаһтан кала сәхнә иде булса кирәк», - дип яза театр.
Әлеге фаҗигане тасвирлаган ДПС хәбәренә караганда, 26 мартта 19 сәгатьтә Казан-Оренбург юлының 266 километрында өч машина катнашында зур юл һәлакәте була. 1987 елгы йөртүче утырган Тойота Камри машинасы каршы як юлга чыгып бер-бер артлы ике машинага бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә һәлак була.
Каршы як юлдан килүче әлеге ике машинаның беренчесендә – Богдан 211140-81 машинасында Илшат Агиев була. Ире янәшәсендә булган хатыны хәзерге вакытта - хастаханәдә.
Илшат Фәнзәви улы Агиев 1991 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туа. Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист.
Илшат Агиев театрның яңа гына тапшырылган, әле премьерасында да уйнаган. Театр ике көн элек кенә үзенең тарихи сәхнәсе белән хушлашты. Илшат җирле журналистларга үзләренең театр тормышы башланган сәхнә белән хушлашуы бик авыр булуы турында сөйләгән була.
Рузилә Мөхәммәтова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмикЯңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.40701
-
18 гыйнвар 2021 - 08:06Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр Ике татар язучысына бөек шагыйрь исемендәге премия тапшырдылар.3700
-
18 гыйнвар 2021 - 08:04«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Түбән Новгород командасын отты «Ак Барс» — «Торпедо» уенында алкалар өченче периодта гына капкага керде.3100
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54«Очрашу урыны-Казан» тапшыруында Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин (ВИДЕО) Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Вәлиуллин Россиянең төньяк башкаласындагы татар тормышы турында сөйли.4100
-
18 гыйнвар 2021 - 06:00Нәкый Исәнбәт: Бабичның үтерелүе Моңа хәтле Бабич турында язган иптәшләр аның үтерелү моментын аңлашылмау аркасында булган, дип шик астына калдыра килде.7100
-
17 гыйнвар 2021 - 13:33“Синең кызың карак, минем оныгымның туй акчасын урлаган” ...Миннегөл апаның оныгы Ләйлә дә бик нык тәртипсезләнде. Әбисе күрмәгәндә, дуслары белән җыелышып эчүләр, тәмәке көйрәтүләр, егетләр белән типтерүләр күбәеп китте шул. Әлеге хәлләрдән соң, Миннегөл апаның үзен дә авыр хәлдә шифаханәгә алып киттеләр.21501
-
17 гыйнвар 2021 - 13:20Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.10300
-
17 гыйнвар 2021 - 13:172021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.9700
-
17 гыйнвар 2021 - 06:00Һади Такташ: Мин җир өстен артык сөйдем бугай... Татарларга, татар була торып, Урысчалап доклад укыйлар.12601
-
16 гыйнвар 2021 - 06:30Юраганнар юш килерме? Киләчәккә гөманнар җәһәтеннән игътибарны Бөекбританиянең Икътисади вә эшлекле тикшеренүләр үзәге (CEBR) фаразлаулары да җәлеп итә16300
-
16 гыйнвар 2021 - 06:00Айга кырын карама (16-22 гыйнвар) Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!14900
-
15 гыйнвар 2021 - 13:48Ерактагы офыклар (ХИКӘЯ) Җәймә-тышлыклар үз кулы белән кидерелгән, җәелгән булса да, Алсуның тәненә сафлык тойгысы бирмәде.13700
-
15 гыйнвар 2021 - 13:45Руль артында телефоннан сөйләшсәң Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.18600
-
15 гыйнвар 2021 - 13:34Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.13400
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.40100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика