Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Ирем булмаса, бәхетле яшәр идем...

Мине әллә нинди оятсяз исемнәр белән атарсыз инде, ләкин миңа барыбер. Башым белән уйлый алмас хәлгә җиттем бугай. Гомумән, бер кем дә изге түгел. Бәлки минем хәлгә калган хатын-кызлар бардыр, баш белән уйларгамы, йөрәкне тыңларгамы бу очракта? Нишләргә?

Кияүгә чыкканыма биш ел булды. Ирем белән өч ел очрашып, бер-беребезне ошатып өйләнештек. Яраттым дип әйтә алмыйм, аек акыл белән, «яраклы партия» булганы өчен кияүгә чыктым аңа. Тормыш алып барыр өчен ышанычлы кеше. Кыю, йөзгә-биткә чибәр, эше дә әйбәт аның. Әти-әнием дә бик ошаталар иремне. Өч яшьлек улыбыз бар. 
Улым белән декрет ялында утырганда Ринат исемле ирне очраттым. Хезмәттәшләрем 8 март бәйрәмен бергәләшеп ресторанда билгеләп үтәргә чакырганнар иде. Ресторанда бездән башка да коллективлар бар. Бездә хатын-кызлар гына булгач, ирләр безнең өстәлгә еш күз салды, биергә дә чакырдылар. Көндәлек тормыштан туйган, романтика турында хыялланып яшәгән вакытым булды микән, аның белән беренче очрашуда ук флиртовать иттем, шаярып сөйләштем. Хатын-кыз буларак, үземә игътибар җәлеп итәргә тырыштым. Ул тәртипле, акыллы ир. Оялчан да әле бераз. Оятсызланып, ямьсез тотмады үзен. Минем шаяртуларга ипле генә җавап бирде. Аерылышкан икәнен дә белдем. Кыскасы, мин шул көннән канатландым, яшь вакытта гашыйк булган кызлар кебек хис иттем үземне. Телефоннарны да алыштык.
Өйгә кайткач та йоклап китә алмадык. Ирем булмаса, мин бала белән калган ялгыз хатын булсам, без бергә кавышыр идек, бәхетле яшәр идек дигән уйлар, хыяллар да килде башыма...
Икенче атна ахырында Ринат миңа шалтратып, очрашырга чакырды. Бик теләсәм дә, кияүдәге балалы хатын кая барып очраша инде, кеше күрсә оят булыр дип курыктым. Язмыштыр бәлки, балам белән паркта йөргәндә каршыбызга очрады Ринат. Эшкә шушы парк аркылы йөри икән ул да. Шулай көн саен диярлек аны очрату теләге белән балам белән урамда йөрү вакытын Ринатка көйли башладым... Бала янәшәдә булгач, сөйләшеп тора алмасак та, ерактан бер-беребезне күрсәк тә, рәхәт була иде.
Гашыйк кешенең күзләре янып тора. Ирем дә миндәге үзгәрешләрне сизде, очынып йөрисең дип, карап-карап тора. Ә мин аның белән сөйләшергә дә теләмим. Аралар суынды. Күрәсем килми, эштән кайтмаса ярар иде дип тели башладым.  Ә Ринат белән шулай очрашып йөрүебезгә 5 ай булды инде. Төрле сәбәп табып, аның белән очрашуга барырга җай таптым. Аннан соң өйгә бөтенләй кайтасы килми иде. Ул миңа бәйләнми дә, артыгын сорамый да. Төрлечә минем күңелне күрә, чәчәкләр җибәрә өйгә. Иремә үзем алдым, бүлмәне бизәп торсын, дип алдыйм. Җиләк-җимешләргә кадәр бүләк итә. Улым егылып кулын авырттырган иде төнлә, ирем эштә. Табибка да Ринат алып барды. 
Тыелган җимеш татлы була, диләр. Шулкадәр тартылабыз бер-беребезгә, чын-чынлап гашыйк булдык. Мин Ринатны җибәрергә телим, ләкин килеп чыкмый. Ул миңа шулкадәр кирәк. Яшерен мәхәббәтебез булуы минем күңелгә рәхәтлек бирә. Тормышымда мәгънә бар кебек аның белән. 
Ләкин болай озак бармас шул. Ринат та бала-чага түгел, ир кеше, аңа да янында хатын кирәк. Балаңны да үзеңне дә яратам, бергә булыйк, ди. Ә мин бу хәлләрне беркемгә дә сөйли алмыйм. Әни мине эт итеп сүгәчәк, өйләренә дә кертмәс, беләм мин аны. Ышанырлык дус кызларым да юк. Бары үземә хәл итәсе. Ринатны онытып, бәхетсез тормыш белән яшәргәме? Иремнән китеп, әти-әни каргышын алып, Ринат белән бәхетле булыргамы? Кем өчен яшәргә? Үзем өченме, башкалар өченме?

 

Ләйсән 

"Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев