Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Индус Таһиров: Юнәлешебез - мәңгелек

Татарлар өчен мәңгелек - кояш сүнгәнчегә кадәр яшәү.

Мәңгелек – Аллаһы Тәгалә Үзе генә. Калганнарның барысы да вакытлы. Мәңгелек шартлы рәвештә Җир шарының кояш тирәсендә әйләнү вакыты белән генә билгеләнә. Татарлар өчен мәңгелек - кояш сүнгәнчегә кадәр яшәү. Уй исә - адәм баласына бирелгән искиткеч бер халәт. Ул - адәм баласының мәңгелек юлдашы. Аларның кайберсе шатлыклы, кешегә дәрт-дәрман биреп тора, кайберләре исә үкенү-уфтануларга, өметсезлеккә юл ача. Уйланулар үзләре кәеф чыганагы булып тора.

Сүз, әлбәттә, шәхси язмышлар турында гына түгел, ә ил, милләт язмышы турында да бара. Атилла, Чыңгыз бабабыз, Батый хан бөек шәхесләр дәүләтләребез барлыкка килүгә юл ачкан, ә Шаһгали кебек мөртәтләр аларны мәтәлдерүгә сукмак салган. Боларның барысы да тарих битләренә уелган.

Явыз Иванның, аның иярченнәренең, дәүләтебезне пыр туздырулары, Петр I нең татарларга карата кылган явыз һәм мәкерле гамәлләре, Александр III нең “Россия для русских” идеясен калкытуы һәм болардан башка күп этлекләре халкыбызның хәтереннән уелырлык түгел. Хәтердә җылы хис тудыра алырдай бердәнбер патша буларак, динебезгә күпмедер рәвештә юл ачучы Екатерина II образы саклана. Ләкин аңа да Кырымны яулау, татарларны дәүләтсез калдыруның кара күләгәсе төшә.

Шушыларны барлап чыккач катгый фикер туа: бөеклегебезнең дә, коллык чорыбызның да сәбәпчеләре ниндидер аерым шәхесләр генә түгел, ә милләт үзе. Уңай сыйфатлары өстенлек иткәндә ул - бөек һәм данлыклы, ә тискәре сыйфатлары беренче урынга калыкса, коллык упкынына дучар булган.

Татар фаҗигасенең  иң югары ноктасы - биек кыядан төпсез коега мәтәләүне хәтерләтүче коллык упкынында яши башлаган 1552 ел. Бу татарның Казаныннан, гомер буе яшәп килгән авыл-җирләреннән сөрелеп, коточкыч ерткычлыклар белән ата-бабадан калган диненнән яздыра башлау елы.

Башка милләтләр шундый язмышка дучар булса, бәлки, алар күптән юкка чыгар иде. Әмма татар үзгә халык. Аның канына буыннан буынга күчеп килә торган яшәү көче сеңгән. Аңа шушы елларда ата-бабаларыннан васияти рәвештә калган ислам дине юлдаш булган. Ул аны бетмәс-төкәнмәс афәтләрдән коткарып килгән.

Татар ят камалышта калса да,  аңа чукындыру һәм руслаштыру сәясәте янаса да, боларның берсенә дә бирешмәгән. Чөнки дини тәрбия милли яшәешнең төп сыйфатына әверелгән. Заманында күренекле тарихчы Н.А. Фирсов болай дип язган: “Ни убеждения миссионеров, ни льготы, даруемые правительством за переход к христианству, ни обстоятельства, что им приходилось разоряться от платежа за новокрещеных податей, ни уничтожение их мечетей не действовали на них; огромнейшее их большинство оставалось твердыми в вере отцов и дедов, между тем, как живущие рядом с ними язычники почти поголовно крещены”.

1870 елны Сембер шәһәрендә чыккан бер китапта “татарлар русларга рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсынды, алар Россиянең иң ныклы, башкаларга да йогынты ясаучы халкы”, дип язылган. Бу чыннан да шулай.

Галим-миссионер Ефимий Маловның 1904 елның 30 сентябрь-14 октябрь чорындагы көндәлек язмалары арасында уфтанып язылган мондый юллар бар: “Без, руслар, ун гына түгел, йөзләгән еллар дәверендә татарлар өстеннән хаким сыйныф рәвешендә яшибез. Инде Казан алынганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте, тик менә без аларны күпме дәрәҗәдә генә руслаштыра алдык икән соң? Тагын да өч-дүрт  йөз ел көтәрбезме икән?”   

Бу очракта динебезнең милләтебезне үз-үзенә бикләнеп яңа шартларга ияләштереп, халкыбызга яшәү көче иңдерүен ассызыклап үтәргә кирәк. Бу кадимилек чоры. Шушы чорда татар үзенең мәгариф һәм милли тәрбия системасын барлыкка китергән. Инде ныгып, үзендә яшәү көче барлыкка килгәч, ныклы адымнар белән дөньяви фәннәр үзләштерү юлына баскан, тарихта  җәдитчелек чоры башланган. Тик бу процесс үзеннән-үзе түгел, әдәми затларның үзара мөнәсәбәтләре рәвешендә барганлыгын онытыр­га ярамый. Монда бер-берсенә каршы гамәлләр дә, низаг-гаепләшүләр дә булмаган түгел. Чөнки бу - искелек һәм яңалык мөнәсәбәтләре, бәрелешләре. Ул вакыттагы бәрелешләр татарны чыныктырган, аңа яшәү көче иңдергән. Нәтиҗәдә татарлар Россиянең иң укымышлы халкына әверелгән. XIX һәм XX гасыр чикләрендә могҗизаи рәвештәге яңарыш кичергәннәр. Башкорт галиме Билал Юлдашбаев язганча, мисали ислам милләте булып өлгергәннәр.  Ул вакытта Шиһаб Мәрҗани, Каюм Насыйри, аларның дәвамчылары һәм аларга каршы фикерле шәхесләр дә булган.   

Мәгълүм сәяхәтче Плано Карпини, татарларны яхшы сугышчылар, чыдамлылар, 1-2 көн ач торсалар да, бернинди түземсезлек күрсәтмиләр, киресенчә, ныклап ашагандай кебек, уйныйлар, җырлыйлар, дип язган. Аңардан соң ничәмә-ничә гасырдан соң яшәгән Абай Кунанбаев та татарларга шундый ук бәя биргән. Алар яхшы солдатлар, авырлыкларны батырларча кичерәләр, үлем сәгатен сабыр кабул итә беләләр, дигән ул.  Татарның юмартлыгы, кунакчыллыгы, ачу сакламавы, башка уңай сыйфатлары күпләр тарафыннан таныла килгән.

Уйлар шул сыйфатларның берсендә ныклап туктарга мәҗбүр итә. Ул да булса,  татарларның башкаларга ышанучанлыгы, аларга юл ачучанлыгы. Татар берәүне дә кимсетмәгән, берәүне дә җәберләмәгән, диннәреннән яздырмаган, көчләп үз диненә күчермәгән. Киресенчә, башка диннәргә, бигрәк тә православиегә юл ачкан, аларга  хәтта тел тидерүне дә тыйган. Бу ышанучылык кирәгеннән артык булмадымы икән? Бәлки, аларга буйсындырган халыкларны ислам диненә күчерәсе булгандыр? Хатамы бу, әллә татарга хас мәрхәмәти сыйфатмы? Ничек кенә булмасын, аның бу сыйфаты үзе өчен явыз кайтавазга әверелә, аны аягыннан ега яза, нык зәгыйфьләндерә.

Сүз башкаларның татарны җиңү белән үк көчләп чукындыру, аларны диннәреннән яздырып, бүгенге көнгәчә дәвам иткән руслаштыру сәясәте турында бара. Аның максаты 1870 елны кабул ителгән документта ачыктан-ачык күрсәтелгән. Столыпинның 1910 елны илдәге татар йогынтысына багышланган киңәшмәсендә дә бу ассызыклап язылган. 

Татарлар киләчәкләрен күзаллый алса, шундый юлга баскан булыр идеме икән? Ләкин көчләү татар холкына туры килми бит.  Бу холыкта бүгенгәчә башкаларга ышану, аларга юл ачу сыйфаты өстенлек итә. Шулай булмаса, татар башкаларга, хәтта дин кардәшләре булмаганнарга да бетмәс-төкәнмәс игелек кылып яшәгән булыр идеме? Урта Азия халыкларына гасырлар буе мәгъ­рифәт өләшеп, күрше чуаш, мукшы, мари, удмуртларны үз канаты астына алган булыр идеме? Гасырлар дәверендә аларның Польша җирлегендә яшәгән төркемнәре шушы илнең бәйсезлеген яклау өчен батырларча сугышкан булыр идеме? Әллә Польшаның Гданьск шәһәрендә батыр татар сугышчысына һәйкәл ачылыр һәм шушы ил президенты Бронислав Коморовский моңа багышланган чыгышында татар сугышчысына дан җырлаган булыр идеме?

Әлбәттә, бу махсус уйланырга мәҗбүр итә торган тема. Бу очракта татарларның шушы сыйфатына рус илендә беркайчан да мактау сүзе әйтелмәде.  Кыл изгелек, көт явызлык, дип юкка гына әйт­мәгәннәрдер. Ләкин ни кылмак кирәк, Аллаһы Тәгалә берәүләргә - бер, икенчеләренә икенче төрле сыйфатлар иңдергән. 

Татарның иң олы тискәре сыйфаты - бердәмлеге булмау. Бердәмлек аны бөеклеккә иңдергән булса, аның юкка чыгуы коллык упкынына ташлаган. Башкалар татарның шушы кимчелегеннән дә оста файдаланган. Аны бер-берсенә каршы куярга өйрәнгәннәр. Казан ханнарын кырымныкыларга каршы куялар. Нугай Урдасын аларның икесенә дә каршы юнәлтәләр. Ахыр чиктә барысын да үз кулларына төшерәләр.

Байлык бәрабәренә башкаларга сатылу - өске катлам, тәхет тирәсендәге түрәләргә хас сыйфат. Башкалар исә шуннан файдаланып, аларны төрле рәвештәге бүләкләр, мөмкинлекләр биреп, үз якларына күчерә килгән. Алар ягына йөзләгән морза күчеп, араларына кереп сеңә, шактыйлары үзләрен барлыкка китергән милләтнең кан дошманына әверелә. Шаһгали, Камай морза кебекләр Казанны яулауга да өлешләрен кертеп, үз милләтләренең тарихында кара эзләрен калдырды. Татарның янә бер тискәре сыйфаты - бер-берсеннән көнләшү. Бу күпләрне дошманга сатылуга, үз туганнарын кан дошманына әверелдерүгә  китерде.

Моннан башка да җитешсезлекләре күп татарның. Ни кызганыч, аның әле булса шушы тискәре сыйфатларыннан арына алганы юк. Ул элеккегечә башкаларга кирәгеннән артык ышана, аларга юл бирә, ә үз милләттәшеннән көнләшеп, аның юлын кисә. Татар һаман, Тукай сүзләре белән әйткәндә, бер-беренә ук ата. Шул сыйфатлар милләтебезнең бөтенлеген беренче урынга чыгару бурычын оныттыра.    

Егылдык, инде биш гасырга якын коллык базында яшибез. Ләкин моңа тик үзебез сәбәпче. Ә үзе егылган еламас, дигән халык. Уфтанып, мескенләнеп утыру бер кемне дә бизәми. Мескенне кызганмыйлар, аны тик кыйныйлар гына. Кыйнадылар, тукмадылар, әле һаман талыйлар. Шунлыктан без үткән тарихыбызга мактану яки уфтану рәвешендә түгел, ә объектив бәя бирергә тиешбез. Шул исәптән, коллык чорыбызга да. Чөнки анысы да безгә зур сабак укытты. Кем - дошман, кем дус икәнлеген аңлатты. Коллыкка күчкәч, милләт япа-ялгыз калды. Бердәнбер таянычы, аңа яшәү көче биреп торучы зат Аллаһы Тәгалә генә икәне ачыкланды. Тарих үзеннән өйрәнүчеләрен зурлый, ә өйрәнергә теләмәгәннәрен һаман кыйный.

Уйланулар үзебезгә билгеле заманнарга кайтара. 1990 елда республикабызның суверенлык декларациясен кабул иттек, 1992 елның 21 мартында аны халык фикере белән ныгыттык. Ул көннәрдәге Татарстанга ясалган янаулар, телевидение, радио, газеталар аша таратылган коткылар - барысы да бүгенгедәй күз алдында. Россия Югары Советының махсус машиналары Татарстан шәһәрләренә төрле рәвештәге куркыту, янау белән сугарылган листовка һәм прокламацияләр таратып йөрде. Кешеләрнең поч­та тартмалары шундый чүп-чар кәгазьләр белән шыгрым тула торган иде. Ләкин халкыбыз курыкмады, артка чигенмәде. Рес­публикабыз сайлаучыларының 61,4 проценты бәйсезлегебезне яклап тавыш бирде.

Күз алдымда - шушы онытылмас елларның иң җаваплы мизгелләре. Мәскәүнең Ак йортында, Кремлендә үзебез өчен файдалы сөйләшүләр, Россиянең иң җаваплы кешеләре белән бәхәсләр. Аларга максатыбызның гадел һәм хаклы икәнлекләрен исбат итә алуыбыз. Аларның шуны танырга мәҗбүр булулары.

Без ул вакыт чын бәйсезлек янәшәсендә, аны бөтен тулылыгы белән күзаллау дәрәҗәсендә идек. Аһ, ГКЧП фетнәсе кузгалып, СССР таркалмаса, без дә башка союздаш республикалар кебек, бәйсез дәүләткә әверелгән булыр идек. Безгә моның өчен нибары өч көн җитмәде. Ләкин бу еллар татарны уятты, аның сибелеп яшәвенә дә карамастан, үзен бербөтен милләт рәвешендә тоеп яшәвенә юл ачты. Дөньяның теләсә кайсы почмагына барып, милләттәшләребез белән аралашу мөмкинлеге туды.  Совет чорында безне аерып килгән тимер пәрдә юкка чыкты. 

Татар мәктәпләре аякка баса башлады. Казанда гына түгел, Оренбургта, Самарада, Саратовта, Ижауда, Уфада, хәтта Мәскәүдә дә татар мәктәпләре барлыкка килде. Өр-яңадан татар теле гамәлгә керә башлады. Дистәләгән, йөзләгән милли оешмалар үсеп чыкты. Алар милли агарту эшләрен башлап җибәрде һәм бүген дә дәвам итә. Нью-Йорк, Вашингтон, Сан-Франциско, Монреаль, Австралиянең Аделаидасында һәм кайбер Төркия шәһәрләрендә Сабантуйлар үткәрелә башлады. Җир шарының төрле почмакларында татар җыры яңгырый торган заман җитте. Йөзләгән сәнгать коллективлары халыкның милли хисләрен уята. Күп шәһәрләрдә якшәмбе мәктәп­ләре эшли башлады, туган телгә тартым артты. Халкыбызга милли рух һәм горурлык хисләре кайтты. Ул үзендә башкаларны таң калдырырдай яшәү көче тапты. СССРдан читтә яшәгән милләттәшләребез дә татар рухын, яшәешен саклый алды. Кытай, Америка, Финляндиядәге татар кешеләре туган теленә, гореф гадәтләренә тугрылыгын саклады. Әгәр 30-40 елларда Сеул шәһәрендә яшәгән 26 татар гаиләсе мәктәп ачып, уку китаплары бастырып, мәчет салып, милли тормыш булдыра алган икән, бу юкка гына түгел. Шушы мәктәптә белем алган бүген безнең арабыздагы Сәгыйт Сәлахның АКШка килеп, ике югары белем алуы, докторлык диссертациясе яклап, атом тикшеренүләре өлкәсендәге күренек­ле галимгә әверелүе, Америка энциклопедияләренә  керүе дә очраклы хәл түгел. Чөнки мондый шәхесләр халкыбызда тик бер ул гына түгел. Аның Надир Дәүләт, Шамил Юлай, Айшә Рорлих, Рифат Таби, Әдиб Акчурин кебек илдән читтә җитлегеп тә, татар рухына, татар яшәешенә турылык­лы булып калган зур галимнәре бар.  Аның сигез баласын ияртеп Кытайдан Төркия аша Америкага килгән, шушы балаларны үстереп, белем биреп, аларны зур юлга чыгара алган искиткеч зур яшәү көченә ия булган Нәфисә апа Алмакайдай ил аналары бар. Бу гүзәл апабызның токымы бүген 46 кешедән тора. Төпле һәм уңдырышлы тамыр бу!

Оркыя апа Сафалы да шундый ук юлны үткән гүзәл ханым. Ул үз балаларына гына түгел, башка яшь татарларга да милли оеткы салган изге зат. Ул - 1954 елны Нью-Йорк татар яшьләрен оештырып, Галиәсгар Камалның  «Беренче театр»ын, аннары «Хаҗи әфәнде өйләнә»сен сәхнәгә куйган шәхес. Сан-Франциско шәһәрендә дә милли тормыш гөрләп торган, андагы татарлар да театраль труппалар төзеп, Камал әсәрләрен сәхнәләштергән. Әгәр бүген Америкада Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев һәм халык җырлары яңгырап тора икән, димәк, милли тормыш дәвам итә.

Финляндиядәге саннары бер- кайчан да 1 меңнән артмаган татарларның үз милли мәгариф системасын булдыра алулары, милли җыр-моң белән сугарылып яшәүләре, аларның җәмгыятьтә лаеклы урын биләүләре - шулай ук милләтебезнең яшәү көчен раслый торган мисал. Алар барысы да халкыбызның бөеклеген раслый.

Татар уянды һәм горур адымнар белән халыкара мәйданга юл тотты. Ул яшәгән һәммә җирдә яңгырдан соң калкып чыккан үсемлекләр кебек аның төрле исемдәге оешмалары барлыкка килде. Казан университеты доценты Марат Мөлеков җитәкчелегендә Татар Иҗтимагый үзәгенең тууы үзе ни тора! Аның татар яшәешен тәэмин итүче күп мәсьәләләр арасындагы төп бурычы  Татарстанның статусын күтәрү, аны союздаш республикага әверелдерү иде. Марат Мөлеков, ни кызганыч, инде арабызда юк. Ләкин аның изге эшләре тарихыбыз битләрендә ныклап уелып калды.

Шушы дулкында ук Бөтен­дөнья татар конгрессы барлыкка килде. Бу киң җәмәгатьчелек һәм Татарстан хакимиятенең, республика президенты М.Шәймиевнең уртак башлангычы иде. Озак та үтмәде Конгресс, кайнап торган татар дөньясының әзер җирлегенә таянып, үзенең эшен җайлап җибәрде. 

Самара, Ульяновск, Мәскәүдәге оешмалар бигрәк тә зур активлык күрсәтте. Мәскәүдәге “Туган тел” җәмгыятен Нур Гарипов кебек милләтпәрвәр татарлар җитәкләде. Монда татар телен өйрәнү курслары, тел өйрәнү дәреслекләрен булдыру эшләре җәелдерелде. Хәрәкәткә шактый күп эшкуарлар кушылды.

Самарада Шамил Баһаветдинов, Равил Хәйруллин тирәсендә дистәләгән татар зыялылары тупланды. Шамил сәләтле журналист буларак, “Азатлык” радиосы аша татар дөньясындагы яңалык­ларны пропагандалауга зур өлеш кертте. Ул бүген дә шушы эшне дәвам итә. Инде мәрхүм Равил абый милли мәгариф эшләрен җиренә җиткереп башкара иде. Самарадагы гына түгел, өлкәнең һәрбер авылындагы мәгариф эшләре аның игътибар үзәгендә булды. Шушы милләтпәрвәр ничәмә-ничә мәктәпне ябылудан коткарып калды.

Милли хәрәкәт киң җәелгән үзәкләрнең берсе - Саратов. Монда Зөфәр Хәкимов, Митәсим Сөләйманов, Фрид Рәшитов, мөфти Мөкәтдәс Бибарсов һәм дистәләгән милләтпәрвәр шәхесләр бүгенге көнгә кадәр милләтебезгә багышланган эшләр башкара. Алар өчен төп мәсьәлә - милли мәгариф, мәдәният, гореф-гадәтләребезне саклау. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәр уртасында үрнәк татар гимназиясе барлыкка килде. Монда һәрбер фәннән дә төпле белем бирелә. Башланып киткән оптимизация зәхмәте өлкәдәге ун татар авылындагы мәктәпкә куркыныч тудырды. Имештер, монда балаларны ашату җайга салынмаган, бәдрәфләре дә урамда. Күренекле эшмәкәр Камил Аблязов шушы мәктәпләргә ремонт ясатты, компьютер һәм интернетларын булдырды,  нәтиҗәдә мәктәпләр ябылмады.

Иваново шәһәренең  Фәрит Ляпин җитәкчелегендәге милли-мәдәни автономиясе милли эшләрне оештыручы төп көчкә әверелде. Монда якшәмбе мәктәбе эшләп килә, Сабантуйлар үткәрү традициягә керде.

Төмән өлкәсенең Ханты-Манси округындагы милли автономияне, ни кызганыч, инде мәрхүм Фәнис Рафаил улы Гатауллин җитәкли иде. Мондагы мәһабәт автономия бинасының түбәсендә Татарстан флагы җилферди. Өлкәнең күп шәһәрләрендә бүлекчәләр бар. Берничә мәктәптә, шул исәптән Сургут һәм Нижневартовск шәһәрләрендә татар төркемнәре барлыкка килде. Гомумән, монда милли мәгарифкә һәм мәдәнияткә зур игътибар бирелә.  

Омск өлкә автономиясен күп еллар буе тәҗрибәле юрист Хәким Садыйков җитәкләде. Аның белән иңгә-иң куеп, абыйсы, тәҗрибәле педагог Хәлил барды. Бу автономия дә зур авыр­лыкларны җиңеп, барлык булган милли оешмаларны берләштерә алды. Өлкә автономиясенең 37 җирле бүлеге бар. Автономия җирле хакимиятне әйдәкләп татар теле укытучылары белән махсус эш алып бара. Татар балаларына телебезне өйрәтү, якшәмбе мәктәпләре булдыру эшләренә зур игътибар бирә. Өлкәнең үзешчән коллективлары Омск татарларына гына түгел, хәтта күрше өлкәләргә дә хезмәт күрсәтә. Автономия кысаларында Сания Мирхәлиева һәм Рузалия Сайганова татарча радиотапшыру эшләрен җайга салды.  

Мордовия милли-мәдәни автономиясен Шамил Закәр улы Бикмаев барлыкка китерде. Ул - күп еллар губернатор киңәшчесе һәм республика парламенты депутаты булып торган тәҗрибәле кеше. Ул, булдыклы эшмәкәр буларак, милли эшләрне башкаруга күп чыгымнар сарыф итте. Аның һәм дәвамчыларының тырышлыгы аркасында республикада татар телен өйрәнүгә, мәктәпләр эшен җанландыруга, бигрәк тә яшьләр, балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә.  

Түбән Новгородта да шуңа охшаш процесслар барлыкка килде. Мондагы «Туган як» җәмгыятенең төп эшләре районнарда, бигрәк тә Краснооктябрьский һәм Сергач районнарында алып барыла. 

«Туган як» газетасы Сергачта чыга. Монда шулай ук татар китаплары да нәшер ителә. Редакция тирәсендә әдәби көчләр туплана. Татарлар күпчелекне тәшкил иткән Краснооктябрьский районында милли тормыш кайный. Әмма милли эшләрнең идеология үзәге Түбән Новгород – Нижгар. Анда милли яшәешкә фәнни төс бирү эшен Алимҗан Орлов, Мансур Хафизов, «Туган як» җитәкчесе Марат Юнисов башлап җибәрде.

Җан-тәннәре белән милләткә бирелеп эшләгән дистәләрчә шәхесләрнең исемнәрен әйтү урынлы булыр. Ульян өлкәсендә - Азат Курчаков, Әстерханда - Әнвәр Алмаев, Наилә Потеева, Төмәндә - Хәнисә Алишина, Ригада - Атанас Асанавичюс, Зөфәр Зәйнуллин, Илдус Сабитов һ.б. 

Әгәр Ижау шәһәрендә колачлы эш җәелдергән Мәсхүт абый Гаратуевны искә алмасак, дөрес булмас. Ул - Удмуртиянең атказанган укытучысы, тирән белемле, зирәк акыллы, милләтебезгә тулысы белән бирелгән шәхес. Ул республикадагы татар мәгариф эшләрен җайга салучы, үз тирәсенә дистәләгән активист туплап, максатчан эшли торган оешма булдыра алган кеше. Ижау­да татар газетасы чыга башлавында да аның роле бик зур. Ул үзе инде бакыйлыкка күчте, ләкин эшләгән изге гамәлләре дәвамлы, алар яши.   

Максатларыбызның берсе - татарлар яшәгән төбәкләрдәге хакимиятләрне татар проб­лематикасына якынлаштыру, җирле татар оешмалары белән аңлашуны нигезләү иде. Шуңа ирешү өчен төбәкләрдә Конгресс Башкарма комитетының күчмә утырышларын үткәрү иң уңышлы чараларның берсе булды. Конгрессның беренче ун еллык дәверендә алар Екатеринбург, Төмән, Омск, Ульяновск, Казахстанның Шымкент, Кыргызстан башкаласы Бишкәк шәһәрләрендә, Самара өлкәсенең Камышлы районында бик уңышлы үтте. Бу җыелышлар җирле хакимият җитәкчеләре һәм киң җәмәгатьчелек катнашында үтеп, бер яктан, бу ике тарафның үзара якынлашуына китерсә, икенче яктан, татар яшәешен бөтен тулылыгы белән күзаллауга юл ачты.

Кайбер мөһим мәсьәләләр Конгресс җитәкчелегенең Петербург, Киев, Минск, Уфа, Әстерхан, Иваново, Нижневартовск, Чиләбе, Пермь шәһәрләрендәге  очрашу-аңлашулар нәтиҗәсендә хәл ителә иде. Бу очрашуларның һәрберсен Конгресс Башкарма комитетының дипломатик эшчәнлеге дип карарга була. Нәкъ менә шуның аркасында бу һәм башка чараларның күбесендә җирле хакимият җитәкчеләре, губернаторлар үзләре катнаша килде. Милли эшләребезгә Екатеринбургта Э.Э.Россель, Саратовта Д.Ф.Аяцков, Омскида Л.Полежаев,  Петербургта В.А.Яковлев зур кызыксынучанлык күрсәтте. Аларның урынбасарлары Конгресс Башкармасының күчмә утырышларында татарлар өчен кылган гамәлләре хакындагы чыгыш ясавы, шуннан соң эчтәлекле фикер алышулар һәм тиешле карарлар кабул итү гадәткә кергән иде. 

Шушы күчмә утырышлар кысасында Татарстан мәгариф, мәдәният министрлары үзләренең җирле коллегалары белән килешүләр төзеде, җирле хакимият җитәкчеләре белән якынлашып, аларны татар проблемаларына җәлеп итү җайга салынды. Екатеринбургта өлкә губернаторы Россель безнең эшләребездә шәхсән үзе катнашты. Акыллы һәм хәйләкәр немец белән берничә мәртәбә очрашу безнең Уралдагы вәкиллегебезне ачуга юл ачты, ике яклы килешү төзүгә сәбәп булды.

 Россель безнең мөстәкыйльлек идеясенә ияреп, Урал республикасын игълан иткән иде. Аңа тәбрикләү телеграммасы җибәрдек. Бер очрашу вакытында аны онытмадыгызмы, дип сорадым. “Юк, һич тә онытмадым, чөнки тәбрикләүчеләр икәү генә иде, күпләр курыкты”, диде. Билгеле ки, аны шушы гамәле өчен Ельцин урыныннан алган иде. Тик бу кеше альтернатив сайлаулар нәтиҗәсендә янә үз урынына кайты. Бервакыт “Как Уральская республика?” дип сорадым. Ул исә “живет Уральская респуб­лика, мы даже Конституцию сохранили, назвав ее Уставом”, диде. Әгәр бүген Урал белән эш җайланган икән, монда Татар конгрессының роле зур. 

Саратов губернаторы Д.Аяцков шулай ук татар мәсьәләләре белән ныклап кызыксына, татарларга ярдәм кулын суза иде. Шәһәр уртасындагы гөрләп торган татар гимназиясе аның ярдәме белән аякка басты. Анда укырга керергә теләүчеләрнең саны артканнан-арта бара. Беренче класска керү өчен конкурс бер урынга алты кеше. Саратов татарлары аны яратып Дамир Фатыйхович дип кенә атый иде. Сабан туйларын җайлап җибәрүләрдә дә аның өлеше зур булды. 

Татар конгрессы үзенең беренче ун еллык чорында Берләшкән Милләтләр Оешмасының информацион Үзәгендә теркәлде. Ул үткәргән чаралар турындагы мәгълүматның шактые шушы Үзәккә җибәрелү дә гадәткә керде. 

Башкарма комитет Бәйсез Дәүләтләр Парламентара Ассамблеясына да күзәтүче рәвешендә кабул ителде. Аның фән, мәгариф, культура эшләре буенча комиссиясенең эшендә актив катнашты. Боларны тормышка ашыруда  Татарстанның Санкт-Петербургтагы ул вакыттагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшинның өлеше зур булды...

Уйларым киләчәккә, дәүләтебезнең аякка басачак чорына илтә. Дөрес, моны тормышка ашыру җиңел булмас. Заманалар үзгәрә, бер буын урынына икенчесе килә. Бүген инде Ельцин да юк, Горбачев шәүләсе дә күләгәдә югалды. Ил башына В.Путин менеп утырды, демократия, суверенитет сүзләре белән уйнау бетте.  Яңа срокка сайлангач, Россия Конституциясенә турылыклы булачагына ант иткән иде дә, тик, чынында, ул аның барлыгын да, юклыгын да белми. Иярченнәре өчен дә Конституция түгел, илбаш әмерләре закон. Россия үзәге белән шартнамәле рәвештә яшәүгә нокта куйдылар. Аңа кадәр уку стандартларыннан милли кушымтаны алып аттылар, БДИ имтиханын милли телләрдә бирү хокукыннан ваз кичерттеләр. Инде шушы гамәлләрнең соңгысы мәктәпләрдә телебезне укытуны атнага тик ике сәгатькә калдыру булды. Анысы да ихтияри рәвештә генә. Бу өстән төшкән әмер иде һәм ул, ни кызганыч, берсүзсез кабул ителде. Димәк, халыкны, аның телен, гореф гадәтләрен, ә нигездә исә үзен руслаштырып, юкка чыгарудан саклардай рәсми көч калмады. Бу хакыйкать һәм моның белән санашмау мөмкин түгел...  

 Исән-имин калуыбызның, инкыйразга дучар булмавыбызның нинди мөмкинлекләре бар? Төп таянычыбыз - ата-бабаларыбыз калдырган мирас, динебез, гореф гадәтләребез. Алар - төшенкелеккә бирешмәү, бер җандай булып бердәмлегебезне ныгыту, бербөтен милләт икәнлегебезне тою хисләрен уяту. 

Дөрес, ул да җиңел түгел. Иң беренче сәбәбе - гасырдан гасыр­га күчеп килгән милли яшәешебезнең соңгы елларда саегая баруы. Беренче урында, әлбәттә, татар гаиләсенең бүгенге халәте. Аның эчтәлеге бермә-бер кими бара. Күп гаиләләрдә, бигрәк тә шәһәрләрдә, рус теле өстенлек итә. Үз телләренә битараф буыннар өлгерә. Халкыбызның оясында ни күрсә, очканда шул була, дигән әйтеме онытыла бара. Ә бит бала телсез күкедәй дөньяга чыкса, шулай телсез рәвештә, милләтенә битараф булып гомер итәчәк. Үзедәй балалар үстереп, катнаш никахларга юл ачачак. Ә бу исә  руслашуга йөз тоту, милләтеңә хыянәт итү инде. Шунлыктан бүгенге шартларда гаилә проблемасының махсус рәвештә куелуы зарур. Татар конгрессы, Милли шура, Милли-мәдәни мөхтарият бу эштән читтә калмасын иде. Аларның мөмкинлекләре байтак. 

Ана телебезне гаиләгә кайтаруда  хатын-кызларыбызның роле беренче урында булырга тиеш. Күп җирләрдә “Гаилә” җәмгыятьләре, җирле “Ак  калфак” оешмалары, милләтебезгә турылыклы укытучыларыбыз, йөзләгән үзешчән сәнгать коллективлары бар. Аларга рухи көч һәм матди ярдәм биреп тору кирәк.

 Ислам динебез тарихыбызның иң авыр чорларында да хал­кыбыз­ны юкка чыгудан саклап калды, аңа яшәү көче өсти торды. Ул бүген дә шундый факторга әверелеп бара. Чаллының “Ак мәчет” хәзрәте Шәехвәлинең “Мәдәни җомга” дагы мәкаләсе юкка гына “Динебезгә таяныйк, телебезне саклыйк!” ди аталмаган. Ул анда Аллаһы Тәгаләнең дин белән телебезнең бергә иңдерелгән булуын ассызыклый.

Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигулла моны бик яхшы аңлап эш итә. Мәчетләрдәге вәгазьләрне тик татар телендә генә алып бару таләбе телебезне, миллилегебезне саклап калуга юнәлтелгән. Казанда быел кыз балалар өчен татар телле “Мозаффария” мәдрәсәсе  эшли башлаячак. Ир балалар өчен дә шундый ук мәдрәсә ачылу күз алдында тотыла. Мәчетләр каршында дин һәм татар телен өйрәнү  курсларын ачу да планлаштырыла. Укытучылар өчен “Минем халкым, минем динем” исемендәге конкурс игълан ителүе, Казанда татар телен өйрәнү өчен 3 айлык курслар эшли башлавы кебек чаралар артканнан-арта.  

Ульяновскиның “Нур” мәчете каршында да балалар һәм өлкәннәр өчен аерым татар теле һәм дин өйрәнү курслары эшли. Ижау, Саратов, Урал һәм кайбер Себер шәһәрләрендә дә шундый ук хәл. Аларның барысын да бер юнәлештәге программалар һәм китаплар белән тәэмин итүне координаторлык вазифаларын һәм кайбер финанс проблемаларны хәл итүне  хөрмәтле мөфти хәзрәтләребез Тәлгат Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин үз өсләренә алса, милләтебезнең бер җан һәм бер тән рәвешендә яшәвенә юл ачылыр иде.

Шик юк, татарча яшәү кагыйдәбезгә әверелсә, ә бу шулай булырга тиеш, милләтебез күгендә мәңгелек уты беркайчан да сүнмәс. Нәкъ Кәүсәрия Шәфикова язганча:

Татарча уйлыйм, татарча сөйлим,
Татарча җырлыйм, татарча сөям,
Татарча көләм, татарча елыйм.

Бу сүзләргә бер генә төзәтмә кирәк. Татар халкы - горур халык. Ул елап яшәми.  Татарлар тарихта ныклап чарланган, теләсә нинди авырлыкларны да җиңәрдәй, үлмәс халык. Шикләнми әйтергә була, аның юнәлеше - мәңгелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев