Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Индус Таһиров: Изге сөткә ни җитәр!

Изге сөт ул буыннар җебе белән бәйләнгән, татар кавеменең мәңгелек чыганагы.

Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул.
Изге сөткә ни җитәр!
Изге сөткә ни җитәр!

                
                          Дәрдемәнд.

Искиткеч фәлсәфәче шагыйрь Дәрдемәнд куйган бу сорауда гаҗәп тирән мәгънә ята. Изге сөт ул буыннар җебе белән бәйләнгән, татар кавеменең мәңгелек чыганагы. Ул мөкаддәс кан белән сугарылган, татарның тарихи хәтерен, гүзәл сыйфатларын, җыр-моңын, шатлыгын да, кайгы-хәсрәтләрен дә үз эченә сыйдырган. Татарның мәңгелеген барлыкка китергән гамәл ул. Аңа тиңдәш байлык юк. 

Ни газизрәк, ватанмы әллә туган кавемме? Дәрдемәндчә мондый сорауны берәү дә куймый. Чөнки ватанның газизлеген һичкем дә инкарь итми, киресенчә, аңа һәрвакыт дан җырлана. Шагыйрьнең үзе өчен дә ватан хисе якыннан-якын, газиз. Шунлыктан ул кавеменә өстенлек биргән өчен ватаныннан гафу үтенә сыман. 

И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр. 

Нилектән аңа туган кавем газизрәк? Чөнки ул мәңгелек, ә ватан вакытлы гамәл. Ул була да, бетә дә. Бер ватан урынына башкалары барлыкка килә, “исә җилләр, күчә комлар... бетә эз”. Моның сәбәпчесе – төрле дәверләрдәге татар кавеме. Ул мең еллар кысасында дистәдән артык ватан-дәүләт булдырган һәм аларны тарихи хәтеренә сеңдереп, изге сөт аша буыннан-буынга күчереп, үзенең дәвамчылыгын тәшкил иткән.  Аны дәүләти халыкка әверелдергән.

Кавем чын-чынлап газиз. Чөнки ул гасырлар дәверендә утны-суны кичеп тарихта чарланган. Аның кан белән сугарылган изге сөте үз эченә татарның бөтен булганлыгын сеңдергән. Монда мөкаддәс кавемнең бөеклек һәм коллык чорлары да, барысы да бар. Анда Кол Шәриф хәзрәт һәм аның белән бергә дошманга каршы Казан өчен ваемсыз сугышта баһадирларча шәһит киткәннәрнең дә, Сөембикәнең фаҗигале язмышы да, кавемнең күкрәк киереп, үз-үзләрен аямастан  хан сараен дошманнан сакларга чыккан һәм шунда һәлак булган  кызларының да эзләре калган. Әнә шул каһарманлык изге сөт аша татарга буыннан-буынга күчә килгән. Изге сөткә ни җитсен!

Монда татарның холкы, гореф-гадәтләре,  түземлек, сабыр­лык кебек күркәм сыйфатлары сеңгән. Болар, гомумән, аның күңел байлыгын тәшкил итә. Монда аның аһ-зары да, кайгы хәсрәтләре дә, шатлыклы мизгелләре дә, барысы да бар. 

Аларның күбесе бетмәс-төкәнмәс җәүһәрләр тезмәсе рәвешендә халык иҗатына күчкән, җыр-моңга әверелгән. Татар моңы – ул үзе шаккатырдай бер могҗиза.  Ул гади музыка, яки төрле көйләр җыелмасы гына түгел. Бу төшенчәнең башка бер телгә дә тәрҗемәсе юк. Ул үз эченә халыкның эчке кичерешләре белән бергә бай тарихын да сеңдергән. Анда тарихыбызның яңгырашы, дөньяны таң калдырырдай аһәңе. Анда табигатьнең үз моңы, курайга сеңеп калган дала тынлыгы һәм яңгырашы. Ул үз эченә татарның бөеклек чорын да, кан-яшь коеп яшәгән коллык дәверен дә туп­лаган. Кыскасы, аның искиткеч гүзәллеген табигать һәм тарих бергәләп барлыкка китергән.

Әйе, изге сөткә ни җитә? Һични дә җитми шул! Кытайлар, японнар, гомумән Ерак Көнчыгыш халыклары аны әнә шул могҗизавилыгы сәбәпле кабул иткәндер, күрәсең. 

Бер вакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче кытай профессоры Чянь-Бин: “Ә бит бездә сезнең музыкагыз. Без аны сездән алып, бөтен Ерак Көнчыгышка тараттык, япон утрауларына кадәр җиткердек”, - дигән иде. Бу чыннан да шулай. Профессор Марсель Бакировның хезмәтләрендә моннан бер-ике  мең ел элек Кытай императорлары төркиләр янына, аларның көйләрен язу өчен композиторлар җибәрү фактлары күрсәтелгән. 

Ни гаҗәп, ләкин хакыйкать шундый ки, шушы төрки моңны бөтен тулылыгы белән тик татарлар гына саклап калган. Аны Алтай якларыннан Казан тирәсенә килеп урнашкан кабиләләр алып килгән дип фаразлана. Дәрдемәнд моны нәкъ шулай тоемлаган, шуның өчен аңа дан җырлаган. Шушы ук тоемлау Тукайга да хас булган.  Бала чагында урман буенда ат көткән вакытларында Сәйфетдин вә Гайнетдиннәрнең учак кырыенда “җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итә иде”, бу “җырлаулар” минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар”, – дип язган ул, тарихыбызны тоемлап. Менә шуның өчен дә ул халык иҗатына, аның җыр-моңына гашыйк булган. Аны тыңлаганда “аркадан каннар йөгерә” дип язган. Укучыларын аның “алтынын коймаска” өндәгән. “Халык моңнары” рисәләсендә шагыйрь милли моңнарыбызны халыкның тарихи хәтере рәвешендә күзаллый. Әйтерсең лә аның җанына һәм тәненә тарих үзе сеңгән!

Моңыбызның тарихыбызны эченә сеңдерү сыйфаты шагыйрьнең “Милли моңнар”ында бигрәк тә ачык тасвирлана. Берәү (“Болгар” нумерларындагы күршесе шагыйрь Сәгыйть Рәмиев) җыр­лый, ә шагыйрьнең күз алдына чал тарих килеп баса. Әйтерсең лә аның үз күңеленнән дә “сызылып-сызылып” милли хисләр сугарылган әнә шул җыр чыга. Гүя ул җырчыга кушылып үзе дә җырлый, халкыбыз тарихын  күз яшьләре белән диярлек барлый, җырчы белән бергә үзе дә “өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен”. Бу шагыйребезнең эчке дөньясына сеңгән изге сөт гамәле. Аңа ни җитә!

Моңыбыз эзеннән китсәң, татар тамырының борынгы бер очына юлыгачаксың. Нәкъ Тукай язганча. Алар бабаларыбыз тарафыннан калдырылган “иң кадерле вә бәһале бер мирас” һәм “халкыбыз күңелендә һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер”. Татарлар, күрәсең, моңнан яралган. Моң эчке кичерешләр чыганагы буларак, тышка  ыргыла, халык иҗатына әверелә. Шул рәвештә гүзәл шигъриятебезнең барлыкка килүенә дә сәбәп була. Татарлар – моң иясе генә түгел, шул ук вакытта шигъри халык та. Ул тудырган иҗат шулай ук тирән тамырлы. Татар күңелендә моң шигърияткә үрелгән, нәтиҗәдә кавемнең үзе тудырган җырлары барлыкка килгән. Җыр-моңның телебезгә иксез-чиксез йогынтысы булуы шиксез. Мөгаен, беренче төрки аваз шул моңнан барлык­ка килеп, телебезне тел итүгә үз өлешен керткәндер. Болар – игезәкләрдәй, гүзәлләр, аерылмаслык мәңгелек юлдашлар. 

Тел адәм баласының җанына ана сөте аша кереп урнашкан. Аны юкка гына ана теле димиләр. Тел ачылу дигән төшенчә нәкъ шуңа ишарә. “Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән”. Ана кеше моң аша баласының Аллаһы Тәгалә биргән туган телен ача. Ә әбисе мавыктыргыч әкиятләр белән  аны баланың күңелендә ныгыта. Болар барысы да изге сөт җимешләре. Аңа ни җитә! Алар безнең искиткеч хәзинәбез. Бүген безгә, ни кызганыч, шуларны аңлап, күңелебездә ныгытып яшәү җитми. Шушы хәзинәне бөтен тулылыгы белән саклый алмыйбыз. Хәтта күп вакыт аңламастан гомер кичерәбез.

Бүгенге җырларның күбесе бернинди мәгънәгә ия булмаган сүзләр тарафыннан әсирлеккә алынган. Алар тик булыр-булмас такмаклар гына. Җырчылар заманындагы кебек чын талантлар арасыннан берәмтекләп түгел, массакүләм рәвештә “фабрикалардан” чыга. Алар күп һәм бергәләшеп, ярыша-ярыша, ата-бабаларыбыздан калган хәзинәбезне телгәли. Ә чын мәгънәсендәге милли җанлы җырчыларга татар эстрадасында урын юк. Алар бар. Аллага шөкер, әле Зөһрә Сәхабиева, Флера Сөләйманова, Искәндәр Биктаһиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Шамил Әхмәтҗанов, Рафаил Ильясов кебек затлы җырчыларыбыз, моң сакчылары бар. Алар яшьләр арасында да күренә, тик тиешле игътибар гына җитми. Аларның тавышлары радио һәм телевидение аша бик сирәк яңгырый. Ярый әле, ГТРК татар радиосында аларны ишетергә була.

Миллилек, милли моңнар сагында тору эшен уңышлы алып барган “Тәртип FM” радиосы халкыбызның куанычы иде. Ләкин ул да шактый вакыт эшләми торды. Моны кайберәүләр, яшьләргә андый иске җырлар кирәкми дип аңлатмакчы булды. Бәлки, бу изге сөтебезнең ачый башлавыдыр? Алла сакласын!

Ә бит бүгенгеләрнең бурычы буыннан-буынга күчеп, баетыла килгән җыр-моңыбызны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерүдән гыйбарәт. Татар моңын гаҗәеп сәләтләре белән камилләштереп милләтебезнең үзенә кайтарып бирүче Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Заһит Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова һ.б. милли моң белән сугарылган композиторларыбыз кебек. Бүген андыйлар бармы? Кемнәр һәм кайда аларның дәвамчылары? Алар бар, юк түгел, тик аларга да мәйдан бирелми.

“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен”.

Тукайның бу шигъри юлларын халык җәүһәрләрен саклап калуга өндәү итеп кабул итәргә кирәк. Тормышта уен-көлкегә дә, халык иҗатындагы кебек үк, урын булмый тормый. Ләкин Тукай һәрвакыт диярлек халык күңелләрен кузгата, аның нечкә кылларын тибрәтә торган көйләргә өстенлек биргән.

Телебезгә карата да шундый ук мөнә­сәбәт булырга тиеш. Татар теле бүген бик авыр чорын кичерә. Ул дәүләти тормыштан гына түгел, хәтта гаиләләрдән дә китеп бара. Ана телләрен белмәгән балаларның саны арта. Шәһәрләрдә генә түгел, авыл урамнарында да рус авазлары күпләп яңгырый. Элегрәк әбиләре шәһәрдән кайткан оныкларын татарчага өйрәтә торган булса, хәзер, киресенчә, – оныклары әбиләрен русча сөйләргә өйрәтә. 

Без кайвакыт телебез дәүләт теле булды, дип юанабыз. Ләкин чынбарлык бөтенләй башкача. Гәрчә телләр турындагы закон һәм аны гамәлләштерү турында матур итеп язылган программалар булса да, барысы да күз буяу гына. Алар хәрәкәтсез, үле туган документлар.

Дәүләт теле ул дәүләтнең үз халкы белән аралашу теле була. Ләкин андый тел  бездә бер генә, ул да булса рус теле. Эш кәгазьләре тик шушы телдә генә төзелә, Дәүләт Советы да сессияләрен тик рус телендә генә алып бара. Бер-ике депутатның мөнбәргә менеп татарча чыгыш ясавы тик экзотика рәвешендә генә кабул ителә. Чиновниклар, аның хәтта татар исемен йөрткәннәре дә, үз телләрендә сөйләшә алмый. Кайберләренең русчалары да чамалы гына, кем әйтмешли, ташка үлчим. 

Ә бит үткән гасырның егерменче елларында хөкүмәт башында Кашшаф Мохтаров утырган заманда татар телен дәүләтләштерү шактый уңышлы башкарыла. Документлар, өстән төшкән кәгазьләр ике телдә төзелә. Русларны татарча өйрәтү системасы җәелдерелә. Ике телне дә белергә тиешле чиновникларның исемлеге төзелә. Ләкин, бу гамәл бик кыска гомерле була. Партия органнары аңа сикереп чыга алмастай киртә куя. Мохтаров хөкүмәте сөрелә. 

Без бүген руслар татар телен өйрәнергә теләми дип лаф орабыз. Ә алар бездән көлә. Ничек инде, сез үзегез үз телегезне белмәстән, башкаларны аңа күндерергә тырышасыз, башта аны үзегез өйрәнегез, диләр. Монысы да дөрес, ләкин бүгенге авырлыкларның төп сәбәбе – телебезне өйрәнүгә хаҗәт юклыкта. Күпләргә ул гомумән кирәкми. Хаҗәтлек исә ул – шушы телне белми яшәү кыенлыгы. Татар теленә ихтыяҗ булса, әгәр дә ул чын дәүләт теленә әверелсә, башкалар да татарчаны үзләштерергә мәҗбүр булыр, үзебез дә аның язмышына бүгенгедәй битараф булмас идек. Гомумән, телебезне белми яшәү һич кенә дә җиңел булмас иде. Әнә бит, ихтыяҗ булгач, яшьләр ныклап инглиз телен үзләштерә. Ә безнең ана телебез, аңа хаҗәтлек булмагач, ятим, кирәк түгел дәрәҗәсендә. 

Заманында телебезгә хаҗәтлек булганлыктан, 1303 елда Рим шәһәрендә көнбатыш сәяхәтчеләре өчен махсус рәвештә “Кодекс Куманикус” дигән сүзлек булдырыла. Сәүдәгәрләргә сәфәргә чыкканда  татар телен белгән тәрҗемәчеләр алырга тәкъдим ителә. Шушы сүзлектәге җөмләләр, әйтемнәр нәкъ бүгенгечә яңгырый.  

Инде күпләргә мәгълүм сәүдәгәр Афанасий Никитин, әгәр дә татар телен белмәгән, сәяхәтен Йосыф исеме белән кылмаган булса, төрки династия Газневидлар идарә иткән Һиндстанга кадәр барып та җитә алмас иде, барып җитсә дә исән-имин рәвешендә иленә кайтып җитә алуы бик тә шикле булыр иде. Һәм үзенең “Хождение за три моря” әсәрен күпләгән “рус җиреннән дә гүзәлрәк җир юктыр” кебек татар җөмләләре белән бизәмәгән булыр иде. Монысы да юкка түгел, аның рус укучылары да татар телен  яхшы белгән. Менә бу – телгә ихтыяҗлык мисалы.

Телебез  – дөньяның  14 теле арасында бердәнбер һәммә төркигә дә аңлашыла торган тел. Бу аның заманында татарның бөеклек чорында дөньяда тоткан урынының чагылышы. Ул XIX гасырга кадәр Россиянең Көнчыгыш белән аралашу теле, яки дипломатик кулланыштагы тел булган. Нигә бүген дә аны шушы рәвештә файдаланмаска? СССР таркалгач, аннан чыккан Көнчыгыш республикаларда рус теленә ихтыяҗлык әллә ни булмагач, аны белүчеләрнең саны кими.  Киләчәктә һәммә үзбәк, кыр­гызны, төркмән һәм казахны русчага өйрәтеп булмаячак. Ә татар теле аларга якын һәм аңлаешлы.

1992 елны миңа Бишкәктә кыргыз корылтаенда катнашырга туры килде. Президиумда Джахар Дудаев белән бергә утырдык. Анда чыгышымны татар телендә ясадым. Сүземнең ахырында корылтайны алып баручы ул замандагы Кыргызстан президенты Акаевка татар конгрессы эмблемасы төшкән сәгатьне тапшырганда болай дидем: “Бу сәгатькә су үтми, ул утта янмый. Дуслыгыбызга да су үтмәсен, ул утта да янмасын! Бу сәгатьне кулыгызга такканда, аны дуслык вакытына куегыз!” Залда утыручылар чыгышымны алкышларга күмде. Чөнки телебез аларга аңлаеш­лы, һич кенә ят түгел.

Ике ел рәттән Ашхабадта Халык хуҗалыгы институтында төркмән балаларыннан үз телләрендә имтихан алырга туры килде. Алар миңа төркмәнчә сөйли, ә мин алар белән татарча аралашам. Бик яхшы аңлаша идек.

Телебезне гамәлләштерү өчен шартлар юк түгел. Аларны хәрәкәткә китерү өчен тик масатчылык һәм сәяси ихтыяр гына кирәк.

Динебезнең яшәешебездәге урыны хакында әйтеп үтү урынлы булыр. Чөнки ул һәрвакыт, бигрәк тә коллык чорына күчкәч, милләт сакчысы була килгән. Әгәр дә 1552 елдан соң татарлар исән-имин калган икән, моңа бабаларыбызның канына сеңгән ислам дине сәбәпче. Ул, дәүләтебез беткәч, ханнарыбыз юкка чыккач, күп морзаларыбыз сатылгач, халкыбызның бердәнбер терәге, таянычы булып кала. Ул безне чукындыру, руслаштыру афәтеннән коткара. Динебез бүген дә, һич кенә дә гади булмаган шартларда, миллилегебез сагында  булса иде! 

Аллага шөкер, яшьләребез күпләп дингә тартыла, мәчетләргә йөри, намаз укый. Тик шунысы күңелне тырный: мәчетләребездә, бигрәк тә шәһәрләрдә, рус теле хөкем сөрә, кайбер муллалар вәгазьләрен русча алып бара иде. Имештер, монда башка милләт вәкилләре дә бар. Булса бит, булсын, бик яхшы. Ләкин алар безнең тәртипләребезгә буйсынырга тиеш. Мәчеткә йөриселәре килә икән, татарча өйрәнсеннәр. Рус әйтмешли, в чужой монастырь со своим уставом не ходят. 

Мөфтиебез Камил хәзрәткә зур рәхмәт. Ул мәчетләрдә вәгазьләрне тик үз телебездә генә алып барырга тиеш дигән әмер бирде. Аллага шөкер, бу әмер тормышка ашты. Гомумән, мөфтият телебезне саклау-яклауга җиң сызганып тотынды. Казанның 22 мәчетендә татар теле курслары эшли. 2020 елның көзеннән аларның саны 100 гә җитәчәк. Авылларыбызда да мәчетләрнең саны арта. Казанда кыз һәм ир балалар өчен аерым мәдрәсәләр эшли башлавы күздә тотыла. Журналистлар өчен “Динем Ислам, милләтем татар” исемендәге конкурс игълан ителде. Саратов, Самара, Төмән, Ульяновск шәһәрләренең имамнарының эшчәнлекләре шушы юнәлештә. Ульян шәһәренең “Нур” мәчетендә күптәннән олылар һәм балалар өчен аерым курслар эшләп килә. Пенза өлкәсенең Урта Илүзән авылында 11 мәчет эшләрен шул рәвештә алып бара. Шушы өлкәдәге Белозерье һәм тагын берничә авылларында да телебезне өйрәнү курслары эшләп килә. 

Чуашстандагы Тукай авылындагы милли яшәешне дин әһелләре урнаштырган. Колхоз беткәч, җирле халык үзләренең пай җирләрен ниндидер бер вакыф рәвешендә мәчеткә тапшыра. Мәчет каршында иҗтимагый Совет барлыкка килә һәм ул авылдагы бөтен эшләрне җитәкли. Шунысы да кызык, Совет сайлаулы рәвештә төзелми, анда кем тели, шул керә. Составында җирле идарә рәисе дә, мәктәп директоры да һәм абруйлы яшьләр дә бар.  

Балалар беренче класска барыр алдыннан, мәдрәсәдә әзерлек үтә, гарәп хәрефләрен танырга, догалар һәм намаз укырга өйрәнә. Авылда бала саны арта барганлыктан, мәктәптә урын җитми. Шунлыктан мәдрәсә аларга үз бинасындагы компьютер һәм башка техник чаралар белән җиһазланган классларны файдалану мөмкинлекләрен бирә. Монда бик уңышлы һәм файдалы эш алып барыла. 

Моңа охшаш мисаллар юк түгел. Әйтик, Лениногорск районының Кирлегәч һәм Керкәлесендә, Балтач районының кайбер авылларында эш шушы рәвештәрәк бара. Тик болар әле калкып килә торган шытымнар гына. Имамнарыбыз­ әле бу эшкә ныклап тотынсын, динебез миллилегебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юлында булсын иде. Тел һәм моң кавемнең күңелендәге, яки эчке дөнья­сындагы, иң мөкаддәс һәм иң нечкә кыллары икәнлегендә бернинди шик юк. 

Дин әһелләребезнең шушы рәвештә эшләүләре телебезгә каршы кылына торган гамәлләргә җавап рәвешендә алып барыла. Алар формаль рәвештә генә түгел, ә адәм баласының эчке дөньясына, күңеленә үтеп керердәй рәвештә башкарыла.

Күңел – аның үзе белән генә яши торган дөнья. Монда әйтергә теләгән сүзләр дә, үпкә һәм рәнҗешләр дә, төрле рәвештәге кичерешләр дә – барысы да бар. Ул, хәтта, сер капчыгы да.  Боларның барысын да әйтеп бетерү дә мөмкин түгел. Ләкин анда тел һәм моң игезәкләр рәвешендә саклана. Болар күп вакыт тел һәм моңның камертонын хәтерләтә. Эчке кичерешләр моңыбызның теге яки бу төрлесен адәми затның кәефенә туры китереп дәшә сыман. Әгәр ул ниндидер шатлык хисләре кичерә икән, аның эчке дөньясыннан шуңа тәңгәл көй барлыкка килә. Әгәр дә инде аны ниндидер нәрсә борчый икән, үзеннән-үзе шуңа хас моң туа. Яхшы кәефле вакытта кайбер вакыт кешене көне буе диярлек бер моң озатып бара. Болар кычкырып көйләү түгел, алар күп вакыт кешенең үзе генә ишетә торган эчке көйләү, җырлау. Аның эчке дөньясы тик үзе өчен генә моңлана. “Моңлы бала түгел идем, миңа ниләр булды икән!” 

Ләкин кешенең эчке дөньясы үз кичерешләре белән генә яшәми. Бу дөнья һәрвакыт аның тышкысы белән хәбәрдар, гармониядә яши. Алар бергә  аның күңелендә халык язмышы хакындагы борчылуга әверелә. 

Дәрдемәнд, гамәли тормышта Закир Рәмиев, гомере буе халкы турында, аның язмышы турында борчылып яшәгән. Рәмиевләр тапкан малларыннан аның яшәешенә өлешләрен кертә торган булган. Милли-азатлык хәрәкәтенә дә шактый күп алтыннарын сарыф иткәннәр. Революция­дән соң бу байлыклар юкка чыга. Шагыйрь соңгы көннәрен кысынкылыкта үткәрә, авырый. Аның хәлен белергә килгән Зәки Вәлидигә, “мине капиталларымның юкка чыгуы түгел, милләтем язмышы борчый”, ди. Вәлиди истәлекләрендә, “миңа аның белән саубуллашканда, башы астында йомшак мендәр түгел, ә каты таш кебек тоелды”,  дип язган.

Шагыйрь кавеменең яшәү көчен, миллилиге сагындагы изге сөте өчен борчылып киткән фани дөньядан. Әчемәсме ул, сыйфатларын югалтмасмы, ил зәхмәтләре аңа кагылмасмы? Аңа ватанга караганда туган кавеме газизрәк булган. Ул рус империясен да мәңгелек түгел икәнлеген күзаллаган. Үзе исән чагында ук “бу ватанның” китә башлавын күргән. Ә сөт?  Ул калырмы? Аның иң зур теләге шушы булса да, заман зил-зиләләре аны читләтеп үтүенә, күрәсең, тулы ышанычы булмаган. Чыннан да, бер вакыт динсез калдык, телебезгә, милли яшәешебезгә куркыныч туды. Сөтебез, әчемәсә дә, шактый сыегайды.

Татарстанның ниндидер рәвештә җөмһүрият буларак аякка баса башлавы, кавемебездә ватаны кайтуына өмет тудырды. Шушы ил корабыбыз, бата-чума булса да алга баруын дәвам итә. Бәйсезлек декларациясен кабул итү, референдум үткәреп, аның нигезен ныгыту сөтебезнең шактый куәттә икәнлеген күрсәтте. Республикабызны галәмгә горур респуб­лика сурәтендә танытты. Аның бүгенге көнне башкалар өчен мисали рәвештә яшәве, илдәге федератив хәрәкәтне әйдәп баручы булуы – шулай ук моңа көчле дәлил. Башкалар егылганда, сыгылганда да, республикабыз бирешмәде. Татарстанның Үзәк белән шартнамәле рәвешендә яшәвенә дә нокта куелды. Шулай булуга да карамастан, Татарстан башкалар өчен яшәү үрнәге булып тора. Монда ислам һәм православие бер-бере белән аңлашып яши, республикада милләтара дуслык хөкем сөрә.

Хәтәр җилләр исә. Кырым, Украинадагы хәлләр нәкъ шул хакта сөйли. Явыз көчләр татар җанын сорап, аны упкынга “тарта”.

Чыкты җилләр,
Купты дулкын, –
Ил корабын җил сөрә!..

Әмма татар корабы, бернигә дә карамастан “җилкәнен киргән”, “төн вә көндез” “юл ярып”  алга бара. 

Татар кавеме ватанын кайтару юнәлешендә, аның изге сөте хәрәкәттә. Аңа тупланган сыйфатлар татарга юлдаш, милләткә һәрвакыт көч, куәт, дәрт һәм дәрман биреп тора. Изге сөткә ни җитә!..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев