Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Гәүһәрия ШӘЙМӘРДАНОВА: Телне саклау - шөһрәттер

Соңгы елларда туган телебез тирәсендә барган аяныч вәзгыять милли җанлы милләттәшләребезне борчуга салды. Татар телен юк итүгә юнәлтелгән прокурор тикшерүләренә карата матбугатта да кискен фикерләр әйтелде. 

Кемнәрдер мәктәпне, конкрет укытучыларны гаепләде, кайберәүләр гаиләдә милли тәрбия җитмәүне сәбәп итте. Тел укытуны үзгәрешсез хәлдә  саклап калу өчен авыр көрәш барды. Инде нокта куелды шикелле: татар теле ике-өч сәгать укытуга калды. Бик күп мәктәпләрдә рус телен 8 сәгатькә кадәр җиткерделәр. Думада утыручы “даһи” депутатлар компромисска бардык дип күкрәк сукты, Дәүләт Советында утыручылар да канәгатьлек хисе белән тынычланды. 

Әмма байтак мәктәпләрдә татар теле бөтенләй укытылмый башлады, маңкортлашкан ничәмә мең татар туган теле итеп рус телен сайлады. Киләсе халык санын алу вакытында татарларның саны кимиячәгенә дә һичбер шик юк. Рус булуның дәрәҗәлерәк икәнен аңлый шул татар: ата-анасы да, баласы да. Ә телебезне инкыйразга илтүче юллар яки сәбәпләрнең тамырлары  - Россия хөкүмәте алып бара торган сәясәттә. Биш гасыр буе үткәрелгән көчләп чукындырулардан һәм тоташ геноцидтан соң да татар милләтенең сакланып калуы – үзе үк зур могҗиза әле. 

Инде телебезне, милләтебезне сакларга тиешле мәгариф системасы, мәктәпләребез ни хәлдә соң?  Кызганычка, мәктәпләребез дә – сәясәт колы шул. Бүген дә телгә – милләтнең йөрәгенә карата астыртын эш алып барыла. Бу моннан 10-15 ел элек башланды. Мәктәпләрдә имтихан буларак БДИ кертелде, соңрак аны рус телендә бирү мөмкинлеге генә калдырылды.  9 һәм 11 нче сыйныфлардан соң татар теле буенча имтиханнар бөтенләй бетерелде. Шулай итеп, бөтен фәннәрне русча укытуга күчереп бетерделәр. Инде, ниһаять, «яңа адым ясалды», татар теленең кирәклеге шик астына алынды, хәтта башка фәннәрне, бигрәк тә рус телен өйрәнүгә комачаулавы “ачыкланды”. Карагруһчылар тарафыннан татар теленә каршы оештырылган һөҗүм үз максатына иреште. Без шамакай итеп кабул иткән ЛДПР җитәкчесе Жириновскийның, “Россия – руслар өчен, Россиядә бер генә тел булырга тиеш” шикелле фикерләренә колак салдылар, ахры. Россия Конституциясенең телләр турындагы маддәләрен дә таптап, тагын бер тапкыр татар баласының рус баласы белән, ягъни телләренең дә тигез була алмавын аңларга “ярдәм иттеләр”. Мәктәпләрдә ыгы-зыгы башланды: татар теле дәресләре кыскартылды, укытучылар икенче белгечлек сайларга, яки китәргә мәҗбүр булды. Үзебезнең татар прокурорлары тикшерүләреннән куркып калган мәктәп җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре боерык­ларны 150 процентка үтәргә тырышты. Бары законнарны әйбәт белүче бер директор табылды. «СОЛНЦЕ» мәктәбе директоры А.Шмаков, рус милләтеннән булса да, дәресләрне кыскартудан баш тартты. Әлбәттә, суд юлында күп йөрергә туры килде аңа. Бу процессны телгә каршы суд дип атарга да була.

Татар теленә каршы кампания­нең башлануына татар телен укытуда кимчелекләрнең күплеге дә сәбәп булгандыр. Татарстан суверенитет алып, үзгәртүләр башлангач, башка милләт балаларына бу фәнне география, биология һ.б. фән укытучылары, кыска вакытлы курслар үтеп, укыта башлады. Алар арасында  укыту методикасын гына түгел, татар телендә юньләп сөйләшә белмәүчеләр дә бар иде. Үз балаларын да татарча сөйләшергә өйрәтә, милли тәрбия бирә алмаган укытучылар чит балаларга татар телен өйрәтергә тиеш булды. Өстәвенә, шактый авыр альтернатив дәреслекләр, аларга кушымта буларак, шактый катлаулы басма дәфтәрләр барлыкка килде. Кем иренми, шул дәреслек әвәли башлады. Ф.С.Сафиуллина төзегән, күп еллар укыту нәтиҗәсендә сыналган дәреслекләр юкка чыгарылды. Мондый шартларда татар телен укытуның сыйфаты канәгатьләнерлек була алмый иде. Менә шулай итеп, шовинистик рухлы берничә кешенең татар теленә каршы кампания оештыруына юл ачылды. Акылга сыймый торган хәл: Зыятдинова дигән ханым хәтта судка бирде, янәсе татар теле дәресләре рус телен үзләштерүгә комачаулый. Татар телен өйрәнүне ирекле сайлауга кадәр барып җиттеләр. Ирекле сайлауга калса, балалар  физика, география шикелле фәннәр укудан да баш тартыр иде.

Туган телне белмәүдә иң күп гаепләнгән өлкә - гаилә тәрбиясе булуына шикләнәсе түгел. Күп гаиләләрдә туган телне өйрәнүгә, гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләүгә бөтенләй игътибар итмиләр, хәтта кирәк дип тә санамыйлар инде. Элек-электән авылны туган тел сакчысы дип санау гадәткә кергән. Бу фикер асылда югалып бара. Хөрмәтле Әлфирә ханым Низамова бер мәкаләсендә “татар авылында балалар русча сөйләшә”, дип борчылып язган иде. Бу яңалык түгел: бөтен авылларда да шушы хәл. Сәбәпләре дә күп: шәһәрдән кайткан татар баласы русча гына сөйләшә, әти-әнисе шушы авылныкы булса да, ул аның татарча сөйләшүен таләп тә итми, кирәк дип тә санамый. Дөресен әйткәндә, алар балаларының русча гына сөйләшүе өчен горурлык хисләре кичерә. Кайчандыр авылдан шәһәргә киткәч, алар рус телен начар белү аркасында кыенлык кичергәннәрдер.  Баласының рус телен белеп, кеше арасына керүен, кеше булуын телиләрдер. 

Авылдашлар, яшьтәшләр белән очрашканда, еш кына тел, гореф-гадәтләр турында сөйләшергә туры килә. Ни кызганыч, авыл кешеләре арасында да, нигә кирәк инде татар теле, дигән уйсызлар бар.

Катнаш никахтан туган балалар да күп. Күбесенең әти-әнисе бу мәсьәләгә игътибар итми. Мин үзем һәр милләткә хөрмәт белән карыйм. Атның аласы да, коласы да була дигән шикелле, русның да, татарның да әллә кемнәре бар. Ләкин бит һәркайсының үз теле, гасырлар буе әхлакый сыйфатлар тәрбияләгән гореф-гадәтләре, йолалары исән. Соңгы вакытта тел белән бергә менә шул тәрбия чаралары да югала.  Рус кызына өйләнгән егетнең гаиләсендә, әлбәттә, татарча сөйләшмәячәкләр, чөнки баланы әни кеше тәрбияли, аңа үз теле, үз йолалары якын.

Җәй көне бер танышым белән сөйләшү авыр хисләр калдырды. Чаллыда яши, оныгы русча сөйләшә, килене марҗа икән. Туган тел турында сөйләшеп киттек, мин үз фикеремне әйттем. Мәктәптә татар телен укыту мәсьәләсенә җиткәч, ул “миңа татар теленең кирәге булмады, кирәк тә түгел”, дип, минем башыма суккандай итте. Болай уйлаучылар аз түгел шул. Хәтта, әти-әниләрен “анда әйбәтрәк булыр” дип, картлар йортына урнаштыручылар да бар бит! Инде авыл балалары да, без “кемнән ким” дип,  русча сөйләшергә тырыша.  

Мәктәпкә дә кермәгән балаларны күзәтә башладым. Чаллыда яши торган сеңлемнең оныгы бик матур итеп татарча сөйләшә иде, бакчага йөри башлагач, русчага күчте. Бервакыт минем кисәтүгә “На татарском разговаривают только старые”, - дигәч, авызымны ачтым да калдым. Димәк, бакча тәрбиячеләре шундый юнәлеш бирә. Икенче сеңлемнең оныгына өч кенә яшь әле. Бакчага да йөрми, үзара татарча гына сөйләшәләр, милли тәрбия бирергә тырышалар, ә ул күбрәк русча пупаларга маташа, русча сүз запасы да шактый. Сәбәбен тиз аңладым: ул мультфильмнар карый, шуннан өйрәнә бит. Татарчаларын табып, аларны күрсәтеп карыйбыз. Юк, алар аңа кызык түгел, чөнки алар күбрәк соры, караңгы төсләрдә, ә русча мульт­фильмнар балаларны үзенә тарта торган ачык төсләрдә, сүзләре дә аңлаешлы. Безгә, “Ну, погоди!”ны карап үскән буынга, хәзерге мультиклар мәгънәсез тоела иде. Алай түгел икән. Заман, яшь үзенчәлекләре исәпкә алынып эшләнергә тиешле икән мультиклар да. Менә телгә карата үткәрелә торган сәясәтнең тагын бер очы шунда.

Хәзер телевизорларда 100-150 канал, шунда балалар өчен русча көн-төн эшли торган 15ләп канал бар. Бакчада рус теле дәресләре булмаса да, балалар мәктәпкә русча сөйләшә белеп керәчәк. Руслаштыру сәясәте, астыртын алып барыла торган сәясәт менә шушы инде ул. Ә безнең татар телевидениесендә туйдырган “Күчтәнәч” тапшыруы гына. Шушы көннәрдә генә безне сөендергән вакыйга булды: ниһаять, көн-төн эшли торган татарча “ШАЯН-ТВ” каналы пәйда булды. Инде гомере озын булып,  балаларны үзенә җәлеп итә, телебезне саклауга ярдәм итә торган канал булсын иде. 

“Таяну ноктасы”, “Ком сәгате” тапшыруларында бу турыда да сүз күп булды. Әлеге тапшыруларда катнашып, тел турында сөйләүче күпләрнең балалары татарча сөйләшми. Татарча җыр­лап, моңга сусаган татарның акчасын җыеп йөрүче җырчыларның яртысы татарча сөйләшми дип беләм, чөнки социаль челтәрләрдә дә алар фикерләрен русча гына яза, үзләренә русча реклама ясый. Аллага шөкер, телебез, милләт язмышы өчен борчылып яшәүче фидакярләребез дә бар. Марат Лотфуллин, Кадрия Идрисова, Руслан Айсин, Тәбрис Яруллин шикелле милләтпәрвәрләребез күбрәк булсын, Туфан абыйдай көрәшчеләр мәйданга килсен иде, дип телим. Әлбәттә, татарның үзенең уянуы, зомбилык, маңкортлык шикелле авырулардан котылуы кирәк. 

Һәр татар кешесе: “Миндә милли хис, милли горурлык хисе бармы? Балаларым, оныкларым туган телләрен – әби-бабаларының телен, гореф-гадәтләрен белерләрме, киләчәк буынга илтә алырлармы?” дип, битарафлыктан котылырга тиеш. 

Халкыбызның дингә тартылуы, балаларына да дини тәрбия бирер­гә тырышуы уңай күренеш. Мәчет-мәдрәсәләрдә Коръән сүрәләрен белү буенча конкурслар үткәрелә башлады, намаз укый белгән балалар да күп. Тик мине бер нәрсә бик борчый: Коръән сүрәләрен яттан укый белүчеләр арасында үз ана телен белмәүче, татарча сөйләшә белмәүче балалар да шактый. Моны аңлый алмыйм. Баласын җитәкләп, мәчеткә алып килгән ана баласына шактый авыр гарәп сүзләрен ятлауның кирәклеген төшендерә, ә шактый җиңел саналган татар телен белүнең әһәмиятен аңлата алмый, димәк, үзе дә аңламый. Минем бу фикерләрем миллилектән ерак торган, туган телен югалткан милләттәшләребезгә барып җитә алмас, шулай да милли хисе булган милләттәшләребез күбрәктер, дип уйлыйм. Милләтебез язмышы ул – һәркайсыбызның язмышы, менә шуны аңлап, балаларыбызга, оныкларыбызга телебезнең матурлыгын җырлар, әкиятләр аша күрсәтеп, аның бөеклеген, милләт тарихының нигезе икәнлеген төшендерә алсак иде.

Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X