Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фоат Уразай: Белем чишмәбез саекмасмы?

Әмма милли мәгарифнең бүгенге аяныч хәлендә аны саклап калу һәм үстерү өчен болар гына җитәрлекме?

Мәктәпләрдә яңа уку елы башланды. Белем көне ил тормышында мөһим вакыйга санала, чөнки, гамәли яктан ул балаларга күбрәк кагылса да, асылы һәм мәшәкатьләре белән җәмгыятьнең барлык катламнарын, шул исәптән җитәкчеләрне дә колачлый. Шуңа күрә яңа уку елына әзерлек тә системалы төстә һәм ил күләмендә бара. Бу чорда, инде урнашкан гадәт буенча, һәртөрле семинарлар, утырышлар вә киңәшмәләр дә үткәрелә.

Татарстанда август киңәшмәсе быел Актанышта, анда яңа полилингваль комплекс ачылу тантанасына туры китереп үткәрелде. «Татарстанда заманча мәгариф – һәркем өчен мөмкинлекләр» дигән ул чарада республика җитәкчелеге дә катнашты. Татарстанда бу инде дүртенче полилингваль комплекс һәм якындагы елларда әле тагын ике шундыйны гамәлгә кертү планлаштырыла икән. «Адымнар – Актаныш» дип аталган бу белем учагы 462 укучыга исәп тотып төзелгән. Укыту анда рус, татар һәм инглиз телләрендә барачак, 5-11 нче классларда гарәп һәм төрек телләрен дә өйрәнү мөмкинлеге бар. Мәктәп заманча җиһазландырылган, заман таләпләре югарылыгында укыту һәм тәрбия кылу өчен күп мөмкинлекләр дә бар икән. Мәгариф һәм фән министры И.Һадиуллин әйтүенчә, «Демография» дигән илкүләм проект кысаларында республикада инде 12 мең урынга 58 балалар бакчасы төзелгән. Куанычлы башка адымнар да ясалган.

Иң мөһиме – туган телләрне укыту буенча да җитди генә үзгәрешләр бар кебек: гомуми белем бирүнең 2022 елның 1 сентябреннән кертеләчәк яңа стандартларында өйрәнү өчен мәҗбүри булган «Родной язык и родная литература» дигән предмет өлкәсенә РФ республикаларының дәүләт телләре дә өстәлгән, димәк, татар дәүләт телен укыту да мәҗбүри булачак; татар теле һәм татар әдәбияты буенча программалар федераль реестрга кертелгән; министрлык тарафыннан татар теле һәм татар әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр эшләнгән; татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эше дә җайга салынган. Ә полилингваль мохиттә эшләү өчен мөгаллимнәр әзерләү КФУ базасында алып барылачак. Күрүебезчә, алга китеш бар. Әмма милли мәгарифнең бүгенге аяныч хәлендә аны саклап калу һәм үстерү өчен болар гына җитәрлекме? Ай-һай!

Яңа уку елы алдыннан утырыш-киңәшмәләр Мәскәүдә дә үтте. РФ Дәүләт Советы президиумының мәгариф мәсьәләләренә багышланган утырышында Россия Президенты В.Путин гамәлдәге мәгариф системасын укытучының һөнәри осталыгына куела торган яңа таләпләрне исәпкә алып модернизацияләргә чакыр­ды, моны ул җәмгыятьтә укытучы хезмәтенең абруен күтәрү дип тә саный. Президиум алдыннан В.Путин җәмәгатьчелек вәкилләре белән дә очрашкан һәм анда укытучыларның хезмәт хакын аларның һөнәри квалификациясенә лаек итү мәсьәләсен күтәргән. Хактан да, әйтик, полилингваль мохиттә эшләргә сәләтле мөгаллимнәрнең хезмәт хакы алар куйган хезмәткә лаек булсын өчен, аны ким дигәндә 1,5 мәртәбәгә күтәрү кирәктер. Ә бу инде, аларның гына түгел, андый төр белем бирү системаларының да абруен күтәрер иде. В.Путин исә 2023 елны Россиядә «Педагог елы» дип игълан итү тәкъдиме белән дә чыкты.

Танырга кирәктер, мәгариф системасында БДИ кертелүе белем алу дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясады һәм җәмгыятьтә канәгатьсезлек тә китереп чыгарды. Ә БДИне милли мәктәпләрдә дә рус телендә тапшыру тәртибе кертелүе инде, ризасызлыкның артуына гына түгел, милли мәгариф системаларының җимерелүенә дә китерде. Гомумән алганда, мондый гамәлләр белем алу дәрәҗәсенең саегуына гына илтергә мөмкин. Моңа юл куймау һәм хаталарны төзәтү өчен, хактыр ки, милли мәктәпләрдә имтиханнарны туган телдә тапшыруга кире кайту, ә туган телдә белем бирү системасын тулы урта һәм югары уку йортларына да җәелдерү таләп ителә. Әлбәттә инде, үз һөнәренә бирелгән, югары квалификацияле милли мөгаллимнәрнең дә хезмәт хаклары аларның хезмәтенә лаек булырга тиеш. Ә бу мәсьәләләрне күтәрү һәм хәл итү – милли республикаларның һәм алардан сайланган депутатларның мәгариф өлкәсендәге иң мөһим бурычы. Бары шул чакта гына 2023 елны чын мәгънәсендә «Педагог елы» дип санарга мөмкин булачак.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев