Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Балагызны үзем карап торам!

Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер.

Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп, битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә. 
Подъезд ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп, «смс» килеп җитә. Ә ул телефонын алып, «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.


 Аида, торып, иртәнге чәен эчкәнче кызлары Әминә көйсезләнеп уянды. Беренче теше чыгып килә сабыйның. Шуңа төннәрен дә көйсезләнә, көндезләрен дә әнисенең кулыннан төшми. Бүген әле балалар табибына күренергә поликлиникага барасы бар аларның. Ә кич белән оныкларына алты ай тулган уңайдан дәү әниләре белән дәү әтиләре килергә тиеш. 
Аида җайлап кына баланы җыйды да поликлиникага юл тотты. Ике тукталыш арасын җәяүләп кенә узарга булды алар. Көн кояшлы, рәхәт иде. Коляскадагы җан җимеше белән сөйләшеп, кызының ыгы-ыгыларын тыңлап бару үзе бер бәхет! 
Әминәне табиб рәхәтләнеп мактады, үсендерде! «Балагыз белән бар да әйбәт, исән-сау үсүен дәвам итсен!» дигән сүз кайсы әнинең күңелен куандырмасын! Буй озынлыгы да, авырлыгы да тәртиптә иде, тешләре дә бик вакытлы чыгып килә. 


Урамга чыккач, Аида Әминәне кызыл коляскасына салды да, кайтыр юлга борылды. Көн шундый матур иде, бала йоклаганда паркта гына йөрербез дип күңеленнән план корып куйды яшь әни. Шул вакыт, поликлиника ягыннан  аларга таба бер яшь хатынның йөгереп килгәне күренде.
– Сезне яңадан регистратурага кереп чыгарга сорадылар. Ниндидер документыгызны онытып калдыргансыз бугай, – диде ул килә-килешкә.
Күңелдән регистратурадан талон гына алдым бит, нинди документ калды икән дигән уй узса да, яңадан килеп йөргәнче, дәшкәч кереп чыгарга кирәк, дип, әни кеше коляскасын яңадан кире якка борды. 
– Әйе, сезне чакырдылар, зәңгәр курткалы, ал комбинезонлы бала күтәргән хатын керсен, диделәр!
Чыннан да, Аида белән Әминәнең кием төсләре хатын әйткәннәргә туры килә иде. Әмма менә Әминә инде йокыга китеп бара. Аны хәзер күтәреп алсаң, тиз генә тынычланмаячак, елагач тирләп тә китәр... Аиданың уйларын укыгандай, хатын тизрәк ярдәмгә ашыкты. 
–  Йөгереп кенә кереп чыгыгыз, мин коляска янында калып торам, – диде. Аида рәхмәт әйтте дә, йөгереп поликлиникага кереп китте. Үч иткәндәй, регистратура янында халык күп җыелган иде. Үзенә әйткән кисәтүләргә дә игътибар итмәскә тырышып, кеше ташкынын ерып, кечкенә тәрәзә каршына килеп басты ул: 
– Мине чакыргансыз икән, ниндидер документлар... – диде.
–    Беркемне дә чакырмадым. Әле генә эшегезне бетереп киттегез бит. Барлык документлар да табиб бүлмәсендә, – диде дорфа карашлы ханым теге яктан. Менә шунда гына Аиданың күңеленә шик корты кереп, секундлап үсә башлады. Әллә соң?! Юк, юк, хәзер, тиз генә, монда, ишек төбендә, кеше йөргән җирдә генә бит... 


Ул ишеккә ташланды. Кереп килүчеләрне уздырырга да сабырлыгы җитмәде аның. Ишекне ачуга кызыл коляска күзгә чалынды. Ә янында теге хатын күренми. Аида йөгереп коляска янына килде. Ә анда алсу төстәге одеял гына эленеп калган иде. Бала юк...
Аяк астында җир убылгандай булды. Аиданың күз аллары караңгыланды. Егылмас өчен коляскага чытырдап ябышты. Узып баручы бер ханым аны күреп, «шул сәрхушләр дә бала таба бит», дип куйды. Бу сүзләрдән Аида айнып киткәндәй булды. Һәм ачыргаланып кычкырып җибәрде: 
–    Балам-а-ам! Әминә-ә-әм! Баланы урлаганнар! Урлаганнар! Зинһар, ярдәм итегез!
Аны гаепләп узып баручы теге ханымны да туктатты бу сүзләр. Ул борылып Аида янына килде: 
–  Нәрсә сөйлисең син, кем урлаган? Кайчан? Әйтәм аны, ни сәрхуш, ни аек кешегә охшамагансың. Тукта әле, хәзер генә поликлиникага борыла торган чаттан бер хатынның алсу комбинезонлы бер баланы күтәреп, ашыгып узып киткәнен күреп калдым. Балаңны ничек киендергән идең? 
Алар янына тагын бер ир кеше тукталды. Хәлне аңлаткач, ул поликлиника тирәсен әйләнеп килде, тизрәк полициягә шалтыратып хәбәр итте. 

 

Сылу Сәмигуллина

Дәвамы: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев