Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

22 яшьлек кыз үзенә кул салган: “Ниләр булды икән балама?!”

Бүген Балтач районының Көшкәт авылында яшәүче Сибагатуллиннар гаиләсенә зур кайгы килгән. Казан дәүләт энергетика университетының соңгы курсында белем алган 22 яшьлек кызлары Сөмбел асылынып үлгән.

Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин без шок хәлендә, ди.
– Мин Казанда идем. Әлеге хәбәрне ишетүгә үк, кайтырга чыктым. Туры Гөлназ апайларга бардым. Алар барысы да аптырашта. Бу гаиләнең бар тормышы җиткән, алар бик тырыш. Бөтен эшне кешедән алдан эшләп куялар. Гөлназ апайның хәле бик авыр. “Шушы балалар өчен дип тырыштык бит без. Ниләр булды икән, балама?”, – дип өзгәләнә. Рәдиф абый белән сөйләшә алмадым. Ул читтәрәк йөри, – диде ул.
Сөмбелнең социаль челтәрдәге фотоларын без дә карап чыктык. Йөзеннән елмаю китмәгән. Әтисенең абыйсы Бөрбаш мәктәбе директоры Мәлик Сибагатуллин да, Сөмбелне гел ачык йөзле, кешелекле итеп искә ала.
– Бу хәл төш вакытында булган. Миңа көндезге берләрдә шалтыраттылар. Сөмбел өйдә бишенче сыйныфта укучы энесе белән кала. Әтисе Рәдиф кайтып кергәч тә, Сөмбелне эзли башлый. Кычкырып та карый. Таба алмагач, печәнлеккә менә. Күңеле сизенгәнме, билгесез. Шунда кызының гәүдәсен таба. Безгә бик авыр. Ниләр булгандыр?.. Бөтенебез шушы сорауга җавап эзли. Сөмбелнең ни сәбәпле бауга менгәнен берәү дә белми, – ди абыйсы.
Кыз Казаннан авылга карантинга кайткан була.
– Быел бит укып бетерә торган елы иде. Сеңлебез диплом эшләре белән мәш килә иде. Бик актив булды. Гел беренче иде укуда  да. Җырлады да, чит илләргә дә барды. Соңгы елларда күп җирдә булды. Күрәчәк булгандыр инде. Язмыштан узмыш юк, – ди Мәлик Сибагатуллин.
Бу гаилә хакында кемнән сорасаң да мактап кына сөйлиләр. Аларның ачы хәсрәтләрне күп кичергәнен дә әйтәләр.Әле күптән түгел Рәдифнең әтисе вафат була. Өч ел элек Гөлназның сеңлесенең җиде яшьлек кызы мәңгелеккә күзләрен йомган. Инде менә шул яралар өстенә яңасы өстәлә. Әлеге гаиләнең кайгысын уртаклашып, аларга сабырлык телибез.
Сүз уңаеннан, әле берничә көн элек кенә Балтач районыныд Көшкәт, Шепшеңәр авылында ике яшь егет, Балтачның үзендә 50 яше дә тулмаган ике кеше асылынган.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев