Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Балага исем кушу

Исемнәр һәм аларны кушу турында сорауларга Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.

Хәзер яңа туган балаларга нинди генә исемнәр кушмыйлар. Кайчандыр аңлаешлы татар исемнәрен заманча яңгырашлы ят исемнәр алыштыра. Ә бит исем – кешенең гомерлек юлдашы. Бала кечкенәдән үк исеме аркасында яшьтәшләре тарафыннан кимсетүгә дучар булырга мөмкин. Исемнәр һәм аларны кушу турында сорауларга Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.


– Булат хәзрәт, исемне бер тапкыр гына кушалармы, әллә яңартырга да мөмкинме?

– Исламда исемне яңарту юк, кешене бер кушкан исем белән атыйлар. Ләкин исем ислам диненә туры килмәсә, начар мәгънәдә булса, алмаштырырга мөмкин, монда проблема юк. Мисалга, Мөхәммәд (с.г.в.) бер сәхабәгә үзенең исемен алмаштырырга киңәш иткән. Сәхабәнең исеме «моңсу» мәгънәсенә туры килгән. Ул сәхабә алмаштырмаган һәм, риваять буенча, тормышын да моңсу яшәгән. 

Тормышта исемнең кеше тормышына тәэсире бар, дип әйтәләр, бу тәҗрибәдән чыгып ясалган нәтиҗә. Мәсәлән, кешегә гел «тиле» дигән вакытта, ул үзенең тиле икәнлегенә ышана башлый. Әгәр дә кешенең исеме матур мәгънәле, начар җисемгә туры килми икән, ул вакытта алмаштырырга кирәк түгел. Ләкин начар мәгънәле икән – мәсәлән, Люцифер дип кушалар ди, яисә мәгънәсез исем, мәсәлән, заманында Трактор исеме куша башладылар. Ул вакытта динебез исемне киңәш, нәслихәт формасында алыштырырга куша.

– Исем озын булырга тиеш, 3 иҗектән торырга тиеш дигән инану дөресме?

– Юк, мәсәлән, ике иҗектән торган исем – Әхмәт, бик матур. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) исеме ике иҗектән тора.

– Татарларда да яшерен исем булырга тиешме? Ул татар халкына хасмы?

– Хәзерге вакытта татар халкында андый нәрсә юк, ләкин кайбер мөселман илләрендә, мөселман халыкларында икенче исем кую бар. Мәсәлән, Мөхәммәд Әмин.

– Аны Мөхәммәд дип кенә әйтәләрме?

– Мөхәммәд дип әйтсәләр дә була, Әмин дип әйтсәләр дә була.

– Икенче исеме яшерен буламы?

– Аллаһ Тәгалә өчен яшерен дигән нәрсә юк. Кешеләргә яшерен булырга мөмкин, мәсәлән, 1-2 кеше бер исем белән дәшә, ә 3 нче кеше өчен ул билгесез булырга мөмкин. Яисә бу динсезлек чорында килеп чыккан гадәт булырга мөмкин. Мәсәлән, татарлар һәрвакыт мөселман булып яшәгән, ләкин аларга коммунистлар заманында мөселман исемнәре кушуны тыйганнар. Сез Трактор, яисә Ленар – «ленинская армия» дип кушыгыз, дигәннәр. Ул вакытта татарлар бер исемне паспортта Ленар дип язган, икенчесе буларак яшерен, мөселманча мәгънәле исем кушканнар. Андый хәл булырга мөмкин.

– Псевдоним ни өчен кирәк? Хәзерге заманда Әбу Хөрәйрә кебек псевдонимнар очрыймы? Ул мәҗбүриме?

– Мәҗбүри түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында гарәпләрдә псевдоним түгел, ул күния дип атала. Шәрәфле (хөрмәтле) нәселле кешеләргә андый исемнәрне куша торган булганнар. Хәзерге вакытта гади кешеләр дә кушса була, күпчелек вакытта галимнәргә кушалар. Мәсәлән, Әбү Әхмәд, Әбү Исмәгыйль, Үммү Мәрьям дип кушалар.

– Исем куштыру йоласы ничек була?

– Азан әйтәләр, икамәт әйтәләр. «Син фәлән улы, фәлән» яисә «Фәлән кызы, фәлән» дип әйтәләр. Әтисе кушса, тагын да әйбәтрәк.

– Хәзерге вакытта Диния нәзарәтендә исем кушу буенча стандартлар бармы? Имамнар моның белән шөгыльләнергә тиешме?

– Әйе. Бөтенләй бернәрсә белмәгән әти-әни булырга мөмкин, алар имамнарга куштыра. Белсәләр, әтисеннән куштыралар. Кайберәүләре белсәләр дә, барыбер имамны чакыралар. Мин, мәсәлән, баргач нинди исем кушуларын сорыйм, матур исем булса, ризалашам, әтисенә куштыртам. Үзем азан, икамәт әйтәм, Коръән Кәрим укыйм, дога кылам.

– Исемне куштырган кеше Коръәнне укый белмәсә, укымаса да буламы?

– Коръән укымаса да була түгел, барыбер укытырга тырышабыз. Аның исем кушуга тәэсире юк. Исемнең кушылуы дөрес түгел дип әйтә алмыйбыз. Коръән Кәрим укылса, саваплырак була.

– Балага исемне кайчан кушалар? Ничә көн исемсез була ала?

– Тугач та кушсалар, яхшырак.

– Еракта яшәгән әби-бабасы, исем кушу мәҗлесендә булырга теләсә, аларны озак көтәсе булса?

– Аларны гакыйка корбанына чакырырга мөмкин. Исем кушу өчен әби-бабайны көтәргә шарт түгел. Исемне тиз генә мәҗлессез кушарга, аннары мәҗлес үткәрәргә була. Ул аерым гакыйка мәҗлесе булса да, исем кушу мәҗлесе булса да ярый, аны берләштерергә дә ярый.

– Француз исемнәре кебекләр, мәсәлән, Эльвира, Фердинанд, кушарга ярыймы?

– Аның мәгънәсе юк. Андый исемнәрне кушарга киңәш итмим.

– Ислам төрки исемнәргә ничек карый?

– Без дә бит төркиләр. Мәсәлән, Булат ул төрекләрдә дә бар. Ул бит Пәйгамбәребез (с. г.в.) заманында сәхабәнең исеме дә, пәйгамбәр исеме дә түгел, Коръәни Кәримдә дә юк, ләкин кушалар, чөнки аның мәгънәсе начар түгел. Ә менә Роза исемен кушкан вакытта ул матур түгел. Роза – ул рус сүзе. Чынбарлыкта, Рауза – җәннәт бакчасының исеме. Соңыннан, большевизм килгәннән соң, Роза дип куша башлаганнар. Татар телендә ул Роза түгел, Гөлчәчәк булырга тиеш.

– Кайбер кешеләр «нар» дигән кушымча булганга исемнәрен алыштыра.

– Күпчелек вакытта, ул гарәп теленнән түгел, фарсы теленнән алынган. Үзләре хәл итә. Нар – ул чәчәк исеме яисә гранат агачының чәчәкләре исеме. Әгәр дә аны җәмгыятьтә күпчелек халык начар мәгънәле дип саный икән, алмаштырырга кирәк. Гореф-гадәткә буйсынып яшәү яхшы.

– Аида кебек исемнәрне кайбер муллалар куюдан баш тарта...

– Мин үзем дә баш тартыр идем. Кайбер вакытта баланың әти-әнисе хәйлә таба. Мәсәлән, Җәннәт исеме кушасы килә, дип куштыралар, ә чынлыкта Жанет була. Аны Аллаһы Тәгалә күреп тора.

– Исем кешенең холкына йогынты ясый аламы?

– Хәзер балаларга Америка җырчыларының исемнәрен кушу модага керде. Әйтик, Рианна дип кушалар. Беренчедән, ул Рәйханә дигәннән үзгәртелгән. Икенчедән, Рианна дип әйткән вакытта, әлбәттә, ул бала исеме кем хөрмәтенә кушылган икәнлеген караячак. Әлбәттә, ул аңарга начар йогынты ясаячак. Чөнки Рианна исемле җырчы аның өчен үрнәк булачак. Ә ул сәхнәдә чишенеп йөри. Аның яхшы үрнәк булырлык бер ягы да юк. Холкына шундый тәэсир ясаячак. Мондый мисаллар күп.

– Фаҗигале язмышлы кешенең исемен кушарга буламы?

– Аерым кеше хөрмәтенә түгел, яхшы мәгънәле исем кушу хәерлерәк.

– Бала аның фаҗигале язмышын кабатлавы мөмкин, дигән сүз түгел, димәк?

– Һәр кешенең үз язмышы бар, Аллаһ аны тәкъдир итеп куйган. Аллаһ Тәгаләгә ышанып, хәсрәтле тормыштан сыенырга кирәк. Ахирәткә күчкәннән соң, мондагы тормыш бер секунд кебек кенә күренәчәк. Әйтерсең, без яшәмәгән кебек булып. Асыл тормыш мәңгелек ахирәттә. Аның өчен монда әһәмиятле булган нәрсә, ул – матур исем кушу. Әгәр дә куркалар икән, башка исем кушсыннар.

– Туганнары шул исемне куярга басым ясаса?

– Әти-әни кешеләр үзләре сайлый, туганнары басым ясарга тиеш түгел, исем матур мәгънәле булырга тиеш. Баласына исем кушу – әти-әни хакы. Кайбер исемнәр матур мәгънәле булса да, безнең телдә матур яңгырашлы түгел. Сак булырга кирәк, чөнки баланың балалар бакчасына, мәктәпкә барасы бар. Исем матур яңгырашлы булмаса, мәктәптәге сыйныфташлары баланы кимсетәчәк. Мәсәлән, Нәсрулла – Аллаһ Тәгаләнең ярдәме дигәнне аңлаткан исем. Минем киңәшем: наданлык, җинаять таралган җәмгыятьтә мондый исем кушмау хәерле.

Айгөл  ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА.

intertat.tatar.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев