Укы да уйла! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Фәрит Уразаев: Бакчачылык — Татарстанда иң зәгыйфь юнәлеш
«Бүген татар авылларында авыл җирләренең 75 проценты эшкәртелми. Авыл эчендәге җир бүген — органика, бөтен коммуникацияләре кергән иң кыйммәт җир», — дип искәртте Фәрит Уразаев.
-
Чаллыдан 91 яшьлек Сәлмә Әхмәтгәрәевадан озак яшәү серләре (ВИДЕО)
Чаллыда яшәүче Сәлмә Әхмәтгәрәевага 91 яшь. Тормышның ачысын да төчесен дә күргән Сәлмә әби тумышы белән Әлмәт районы Бишмунча авылыннан.
-
Роза бүләк итсәләр, аны затлы куакка әйләндереп була
Бүләк ителгән чәчәк бәйләмендәге роза иртәме-соңмы шиңәчәк. Әмма уңган бакчачылар аларны затлы куакка әйләндерә белә. Бу эшне дөрес башкару өчен берничә киңәшкә колак салырга кирәк.
-
«Бер исән җирем дә юк иде бит минем», - ди спортчы Гөлназ Гыйльметдинова
56 яшьлек Гөлназ Гыйльметдинова 2004 елда коточкыч юл һәлакәтенә эләгә. Автомобильдә аның белән бергә тормыш иптәше, апасы белән җизнәсе, танышы да була. Алар барысы да һәлак булалар.
-
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Имам-хатыйбларга кытлык бик зур
«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы «Гадел әңгәмә» тапшыруында авылларда, ким дигәндә, 500 хәзрәт кирәк булуын әйтте.
-
Мәрхүм булган кардәшләребезгә догалар, сәдакалар һ.б. ирешәме?
Әнәстән (р.г.) тапшырыла, ул Аллаһының илчесеннән ﷺ болай сораган: “Әй Аллаһының илчесе ﷺ, без мәрхүм булган кардәшләребез өчен сәдака бирәбез, алар исеменнән хаҗ кылабыз һәм алар өчен дога укыйбыз. Барып ирешәме икән бу аларга?”
-
Кунак булып килгән кеше сәдака таратырга тиешме?
Коръән ашларында сәдака таратуның мәгънәсе нидә? Ашка кунак булып килгән кешегә дә сәдака таратырга ярыймы? Әллә аны хуҗа кеше генә таратырга тиешме?
-
Тәрбиячеләрне хөрмәт итәргә өйрәник
Танылган блогер 1 ел элек, балалар бакчасы тәрбиячесенең балаларга кул күтәрүе турында сюжет төшереп, үз битенә урнаштырган иде. Аның буенча төрле фикерләр булды.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин хәдисләргә ышанмауны тарихка ышанмау белән чагыштырды
«Сөннәткә ышанмаучылар тарихка да ышанмаска тиеш», — дип белдерде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.
-
Юл эшчесе Александр Мигунов: «Күпләр, көрәкне алып, 15 минуттан арыйлар, ә безнең арырга вакыт юк – кешеләргә йөрергә кирәк»
«Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесендә берничә ел дәвамында тулы бер гаилә эшли: әтиләре уллары белән шәһәр урамнарын җыештыра.
-
Суррогат әни булып фатир алган Розалия Мәмәтова: "Баланы нибары ике генә сәгать күреп калдым"
Узган ел Чаллыда өч гаилә суррогат ана ярдәме белән балалы булган. Әйтергә кирәк, Россиядә түләү хисабына суррогат ана булу закон белән тыелмый. Соңгы елларда ул хәтта бик популяр. Ил буйлап бер-бер артлы чит кешеләргә бала табып бирергә риза хатын-кызларны эзләүче яңа агентлыклар ачыла. Чаллыда да шәхси игъланнар күп. Кемдер донор, кемдер суррогат әни булырга тели, хәтта гонорар суммасын да яшерми язалар. Ел саен статистика буенча 20 меңнән артык суррогат ана бала таба. Без шундыйларның берсе белән сөйләштек.
-
Хиджама ясату файдалымы?
Хиджама, ягъни кан чыгарып сихәтләнү, пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында ук кулланылган дәвалау ысулы. Әлеге процедура ярдәмендә организм зарарлы матдәләрдән чистарына, агу белән туенган каннан арына. Соңгы вакытларда аны ясатучылар саны артты. Моның сәбәпләре нидә? Бу хакта без хиджама ясаучы тәҗрибәле шәфкать туташы Луиза Зиннурова белән сөйләшеп алдык.
-
Чирне үзебез чакырып китермик!
Республикада билгеле диетолог һәм нутрициолог Анна Евгенова безнең көн саен нинди хаталар ясавыбыз һәм моның нәрсә белән янавы турында кисәтә.
-
Уразага алдан әзерләнү мөһим
Рамазанга кереп киткәнче, берничә көн алдан, кулланыла торган ризык күләмен киметү мөһим. Шулай ук, табиблар каты чәй һәм кофе эчүне дә чикләргә тәкъдим итәләр. Шулай эшләгәндә уразаның иң авыр саналган беренче өч көне җиңелрәк узар.
-
Эч авыртса нишләргә?
Берничә атна инде уң як кабырга астыннан эчем авырта. Табибка бару өчен эштән сорарга кирәк. Ә эштә чирләгән кешене өнәмиләр. Шуңа күрә үтәр әле дип, үзем белгән даруларны эчеп, авыртуны киметеп йөрим әле. Бу куркыныч түгелме икән? Сәрия Шиһапова.