Укы да уйла! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Талисманнар бәла-казалардан саклыймы?
Адәм баласы муенына, кулына нинди дә булса талисман тага да шуңа тәвәккәл кыла яки бу талисман мине бәла-казалардан саклый дип ышанып яши.
-
Россиядә яңа ел каникулларын ике атнага озайтырга тәкъдим иттеләр
Киләсе елда 1-10 гыйнвардагы ял көннәренә 11-24 гыйнвар көннәрен дә өстәү мөмкинлеген өстәү тәкъдим ителгән.
-
Марсель Бәдретдинов: «Стратегиядә татар гаиләсе турында әйтелгән. Ә ул нинди булырга тиеш?»
Ростов өлкәсе “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәген гамәлгә куючы, милли Шура әгъзасы Марсель Бәдретдинов:
-
Бөердә таш кайдан барлыкка килә?
Бүген бөер авырулары белән күпләр интегә.
-
Үзгәрешләр булсын дисәң
– Марат Фәһимович, сезнең белән бик озак эшләдек. Һөнәри эшчәнлегегезгә бернинди каршылык юк, әмма ләкин илдә-көндә барган үзгәрешләр, пандемия... кыскасы, үзегез аңлыйсыз, ничек кенә күңелсез булмасын, бүген безгә эштән кыскартылучылар исемлеген төзергә туры килде...
-
Корбан белән генә сират күперен узып булса, байлар аны иң беренче үтәрләр иде...
Ул көнне үлгәннәр каберләреннән кубарылып, җаннары һәр кешенең үз тәненә кайтып утыра. Кайберәүләр кешенең җаны тәненнән чыга да бу дөньяда адашып йөри, диләр. Бу дөрес сүз түгел. Җаннар беркая да күчми, алар йә мәңгелек нигъмәттә, яки газапта була.
-
Чүпнең дә бар әмәле, яки коелган яфракларны нишләтергә?
Узган ял көнендә бакчага килүемдә, күл ярына күп итеп коелган яфраклар чыгарып түгүләрен күреп аптырашка калдым. Кем үз бакчасына зыян китерергә уйлаган? Нинди агач-куаклардан коелса да, яфрак аларның тамырларын, кышка каршы чәчеп калдырган яшел тәмләткеч орлыкларын, көздән утыртылган суган, сарымсак, лалә, нәркис бүлбеләрен зәмһәрир салкыннардан саклау өчен, бер дигән җылы юрган ролен үти алачак.
-
Кешегә килгән нигъмәт – Аллаһтан
Кайчакта теләгебезгә ирешә башласак, тәкәбберләнеп, борынны югары чөеп йөри башлыйбыз. Аллаһны истән чыгарабыз, намазны да вакытында уку кыенлаша башлый. Авыздан: “Мин барысына да үз көчем белән ирешәм” дигән сүзләр чыккалый.
-
Акчагызны аерым саклагыз, яки хезмәт хакы алуларга ни җитә...
Вакытында килсә – просто рәхәт, ай саен артып торса – бөтенләй гаҗәп! Сөенә-сөенә хезмәт хакы алуларга җитәме соң!..
-
Авыл ипотекасы программасы буенча Татарстанда 1 014 кредит бирелгән
Еллык 3% ставка белән ташламалы авыл ипотекасын алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 млн.га кадәр күләмдә каралган, шул ук вакытта беренче кертем 10%тан башлана.
-
Аллаһы Тәгалә каршында кемнәр иң сөекле?
«Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле исем - «габд» сүзе кушылган исем». «Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле йорт - ятимнәр хөрмәт ителә торган йорт». «Аллаһы Тәгалә каршында талак хәләл булса да, Ул аңа бик кату ачулы». «Үлемгә алдан әзерләнегез». «Хәлегезне белергә килгән кешегә кадер-хөрмәт күрсәтегез». «Кешеләргә рәхмәт әйтмәгән - Аллаһы Тәгаләгә...
-
Ике тапкыр бурычка акча биреп тору бер мәртәбә сәдака бирүгә тиңләшә, яки кеше үлгәннән соң аның бурычын кем түли?
Бурычсыз яшәмәгән кеше хәзер юктыр ул. Кеше кирәгенә дә, кирәкмәгәненә дә әҗәт ала. Вакытында кайтарылмаган бурыч аркасында, туганнар да үзара сүзгә керә, дуслар да дошманлашып куя. Ислам дине әҗәткә акча алуга ничек карый? «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка без шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-
Түбәтәй кидереп кенә көрәшне зур дәрәҗәгә күтәреп булырмы?..
Көрәш буенча дөнья чемпионаты гадәти булмаган шартларда узды быел. Шуңа күрә аны ошатучылар да, күңелгә якын итмәүчеләр дә табылды. Ләкин татарча көрәшнең беренче булып дөнья чемпионаты уздырырга алынуы – бөтенләй үк начар фал түгелдер.
-
Дача сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә?
Теләсә кайсы күчемсез милекне сатып алганда документларны яхшылап өйрәнергә кирәк. Дөрес рәсмиләштерелмәгән документлар аркасында җир кишәрлегенә кагылышлы проблемалар еш туа.
-
“Шәймиев мәктәбенә кул сузмагыз!”
Полилингваль мәктәптә балаларына татар телен өйрәтәсе килмәгән әти-әниләргә каршы “TatarTell” хәрәкәте активисты Ләйлә Лерон пикетка чыкты. “Кем татар телен камил белергә теләми, алар өчен бөтен ил буйлап билингваль мәктәп һәм дистәләгән мең мәктәп бар. Шәймиев мәктәбенә кул сузмагыз!” – дигән плакат иде аның кулында.