Сәнгать рубрикасы буенча яңалыклар
-
Морза кызы Хәлимә
“Татар кызы” (“Мәхкүм кәләш”) портреты (120х100 см) бүгенге көндә Ташкентта, Үзбәкстан сәнгатенең дәүләт музеенда саклана. П.Беньковка әлеге портрет өчен Хәлимә Терегулова модель була.
-
«Сугыш һәм тынычлык»
Академик А.К.Быстровның күргәзмә уңаеннан әйтелгән сүзләре: «Әлеге рәссамнар үз картиналарында караңгылык белән яктылык арасындагы көрәш темасын яктыртырга тырышты».
-
Нәфис бизәкле шәмаилләр
Күңелемә хуш килгән татар, төрек, фарсы орнаментларын ясау миңа аеруча илһам бирә.
-
Казанның нурлы мизгелләре
Башкаланы кем генә сурәткә төшерми, ә менә Луизаның фотолары аны шулкадәр дә матур итеп күз алдына китерергә булыша!
-
Милли код – минем иҗатымда!
Сүзгә ханбикә өчен туры килүче образны Мәскәү метрополитены поездында очраттым. Метро вагонындагы бер кызга игътибар иттем. Ул скрипкачы һәм төрки милләтле кыз иде кебек... Сүзгә ханбикә шушындый йөзле дә булгандыр дип уйладым.
-
Тальянга җан өрүче
Җидеяр останың шәкерте бүген Татарстан белән Башкортстанда гармун ясаучы бердәнбер оста диярлек.
-
Милли төсмерле сәнгать
Милләттәшебез Алена Әскәрова үз иҗатында җете төсләргә бай татар милли колоритына таянуын ассызыклый. Милли традицияләребезне, ана телен яхшы белүенә дә чын күңеленнән шат.
-
Ана һәйкәле үз сәгатен көтә
2020 елда аның милли колоритлы хезмәте – «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясендәге эпизод сурәтләнгән скульптура композициясе театр алдындагы мәйданга куелды.
-
«Филантроп» бүләге иясе
Картиналар авторының балачактан церебраль паралич авыруы, инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнүе, куллары да йөрмәве турында ишеткәч, тагын да гаҗәпләнеп куйдым. Мәчеттә миңа Ринатның картиналарны махсус җайланма ярдәмендә пумаланы авызына кабып ясавы турында сөйләделәр.
-
Мавыктыргыч кайнар эмаль
Рәсемнәрне дөньяга кечкенә балалар күзлегеннән карап ясау мөһим дип саныйм. Алардагы фантазия, дөньяга карата шатлыклы, самими караш һәрвакыт сокландыра
-
Чаллыда – талантлар ноктасы
Мәскәүдә яшәгән дәвердә татарлыгым алга чыкты. Үземне елга буйлап агып барган бер бөртек итеп күзаллый башладым. Башкалада халык күп, акча – беренче планда
-
Мәхмүт Ваһапов: “Рәссамнарга киңрәк мәйдан кирәк!”
Мине дә, башка рәссамнарны да Заманча сынлы сәнгать галереясында уздырырга мөмкин булган күмәк күргәзмәләр булмау бик борчый.
-
Бакыйны Бакый иткән сурәтләр
Бакый аганың эшен яртысын да белмибез икән! Балхашта мәдәният йорты һәм бакыр эретү заводының бизәлешләре, Ташкенттагы Әбугалисина һәйкәле эскизы, Алма-Атада Абай монументы эскизы турында, йә кайсыбыз белә? 1956-1958 елларда Үзбәкстанда яшәгәндә иҗат иткән рәсемнәре шулай ук безгә нәмәгълүм.
-
Биеп тора күлмәге дә...
Килешле милли күлмәктәге бу ханым – үзе бизәүче, үзе биюче! Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүче Гөлнара Мәҗитова башкаруындагы татар биюенә сокланмаган кеше юк!
-
Кояш баешы да кабатланмый
Р.Хуҗин күргәзмәсендә исә эчтәлектә генә түгел, бизәлеш ягыннан да затлылык күзгә ташлана.