Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Акварельгә гашыйк рәссам

Киндерләргә майлы буяулар белән портретлар ясаган чорым да булды. Сәяси лидерларны, төрле шәхесләрне дисеңме, заказлар вакыты... Аннары пейзажлар да, натюрмортлар, хәтта абстракцияләр дә иҗат иттем. Әмма акварель буяулар белән иҗат һәрчак күңелем түрендә.

Рәссам Илдар Сафин 1965 елда Әлмәттә туган. «Әти-әнием рәссамнар түгел, гади хезмәттә иде. Әтием Фоат югары разрядлы газ-электр белән эретеп ябыштыручы булды,  әнием Гөлсинә – товаровед  һөнәрен иярләде. Апам Гөлчәчәк рәсемнәрне бик яхшы ясый белсә дә, музыка өлкәсен сайлады, ул музыка укыта. Ә мин 4-5 яшемнән үк рәсем ясадым. Әтиемнең ир туганы машинасы килеп туктавы була, мин аның бар килеш-килбәтен кәгазь битенә күчерә башлыйм... Әти-әни әлеге сәләтемне үстерергә теләп, мине балалар сынлы сәнгать мәктәбенә бирде, – дип искә алды рәссам. – Сигезенче сыйныфтан соң Казан сынлы сәнгать училищесында укый башладым. 1984 елда аны тәмамлагач, Казан төзелеш-инженерлык институтына кердем, тик бу уку йортында укымаячагымны тиз аңладым. Бер елдан соң Ленинградтагы В.И.Мухина исемендәге Югары сәнәгать-сәнгать училищесы студенты идем инде. Анда интерьер проектлау белгечлегенә укыдым. Гыйлем туплау өчен гел китапханәбезгә йөрдем. Борынгы шәһәр дә, аның катлаулы архитектурасы да күңелемә хуш килде. Ленинград мине рәссам буларак та, шәхес буларак та формалаштырды. Анда матурлыкка сиземлерәк була бардым, холкым да шунда ныгыды. Каникулга кайткач, кичкырын портретлар ясадым, бу хезмәтем көндәлек чыгымнарны каплады».

Илдар студент чорында ук гаиләле булган. Ә бу 1990 еллар башы. «Тормышны алып бару өчен укудан соң калган буш вакытымда картиналар ясап сата башладым. Нигездә, акварель буяулар белән ясалганнарын... Гаҗәеп хәлләр дә килеп чыккалады. Әнием 1989 елда вафат булды... Ул миңа болай дип әйтә иде: «Улым, сәдака бирәсең килсә, урамдагы кошларны ашат». Әниемнең туган көне җитте, ул инде бер ел дөньяда юк иде... Сатарга куелган картиналарны дусларыма калдырып тордым да,  ике зур ләвәш күтәреп, Грибоедов каналына төштем, күгәрченнәрне ашаттым. Бераздан янә сату урыныбызга килсәм... ни күрим, шул вакыт эчендә бар картиналарым да сатылып беткән, ә бит моңа кадәр алар ике ай буе сатылмаган иде...»

Югары уку йортыннан соң  Илдар Сафин башта Санкт-Петербургта эшләп калган. Дуслары белән яңа картина галереясын ачкан. Алар анда үз әсәрләрен дә һәм студент рәссамнарның эшләрен дә саткан. Сәүдә барса да, бу – әлеге каладагы мохитнең куркынычрак була барган еллары. Галерея да үз вакыты белән ябылган. Каланың климаты сәламәтлеге өчен килешмәвен төшенгәч, рәссам гаиләсе белән Казанга кайткан. 1998 елда Татарстан Рәссамнар берлегенә кабул ителгән, күп кенә күргәзмәләрдә, шул исәптән 1986, 2014 елда төбәкара «Зур Идел» күргәзмәсендә дә катнашкан. Шәхси күргәзмәләрен дә теләп ачкан: 1995 елда – Казанда, 1996 елда – Түбән Камада, Чаллыда. 2005 елда Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда күргәзмәсе оештырыла. 2016 елда исә Татарстан Рәссамнар берлегенең 80 еллык юбилеена багышланган күмәк күргәзмәдә  аның хезмәтләре дә экспозицияләнгән. 

Илдар бу елларда Казан тамашачыларын берничә тапкыр куандырды: 2017 елда «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «В атласной тапочке, на пробке» дип аталган шәхси күргәзмәсен ачты, ә 2019 елда шул ук галерея залларында  Л.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан дәүләт сынлы сәнгать музее белән берлектәге «Лев Толстой. Казан хронологиясе. 1841-1847 еллар» дип аталган күмәк проектны тормышка ашырды.  Әлеге язучының Казанда укыган чоры сурәтләнгән берничә дистә әсәрен соңрак  Татарстан Мәдәният министрлыгы музейлар өчен сатып та алды. Илдар 2016 елда, С.Насекин һәм А.Мещеряков белән берлектә, «ТР тарихи һәйкәлләрен һәм мәдәниятен торгызу фонды»  заказын үтәп, иллюстрацияле календарь да нәшер итте. 

Рәссам балет темасын күп еллар элек үк сайлап алган. Аның дус рәссамы Казан опера һәм балет театрында эшләгәнгә һәм  балет артистлары арасында да дуслары булганга күрә, әлеге сәнгатьне ул якыннан белә. «Бу тема һәрчак янәшәмдә була килде, – дип сөйләде Илдар. – Балет сәнгате ул акварельгә хас җиңеллек, хисчәнлек, нәфислек белән  аваздаш та бит әле». Әлеге сериягә оста Рудольф Нуриевның ике портретын да керткән, аларның беренчесендә – Р.Нуриев скрипкада уйный, бу сурәт –  балет артисты катнашкан бер кинофильм күренешеннән. Ә икенчесендә биюче күнекмәләр ясау мәлендә тасвирланган. Әйе, Р.Нуриевның чиксез уңышлы да, фаҗигале дә язмышына Ги де Мопассан аңлатмасы аеруча туры килә шул: «Даһи – ул Парижда үләр өчен провинциядә туган кеше»... 

 «Киндерләргә майлы буяулар белән портретлар ясаган чорым да булды. Сәяси лидерларны, төрле шәхесләрне дисеңме, заказлар вакыты... Аннары пейзажлар да, натюрмортлар, хәтта абстракцияләр дә иҗат иттем. Әмма акварель буяулар белән иҗат һәрчак күңелем түрендә. Үземне югары профессионализмга ия рәссам дип саныйм, әгәр дә нинди дә булса әсәр бу көнне тиешенчә килеп чыкмый икән, димәк, иртәгә бу мәсьәләне барыбер хәл итәчәкмен. Оста бары үсештә булырга тиеш», – дип ассызыклады ул. 

Рәссам, акварелист 2019 елда Акварелистларның Бөтендөнья ассоциациясенә дә кабул ителгән. Аның хезмәтләре Гонконг һәм Пакыстан дәүләтләрендә, пандемия чорында онлайн форматта узган зур халыкара күргәзмәләрдә дә катнашкан. 

Рәссамның Истанбулда гомер итүче кызы Лия дә рәсемнәрне бик яхшы ясый. Илдардан иҗатчыга мөһим хисләр, истәлекләр туплау өчен кайларга сәфәр кылуын да сорашам. «Парижны, Праганы ошаттым, – дип  җавап­лый ул. – Таиландны да күрдем. Моннан 15 еллар элек Һиндстан ашрамнарында булдым, үзем өчен рухи азык җыйдым. Йога һәм медитация күнегүләренә төптән төшенәм. Бу белемнәр үз-­үземне яхшырак аңларга, күңел төшенкелегенә бирешмәскә булышлык итте. Казанга әйләнеп кайткач, күпмедер вакыт шушы гыйлемнәремне башкаларга да җиткердем. Дөнья шулхәтле ямьле, шулхәтле матур булса да, кешегә шушы якты Җирдә гомер итү бүләккә бирелсә дә, кайберәүләрнең моның өчен сәламәтлекләре җитми, аларның күңеле тынычлык таба алмый, үзләре белән канәгать булмау­чылар күп. Бу – гомуми гыйлем җитмәүдән. Кешеләр бәхетне тышкы факторлар аша эзли, ә аны үз җанын төгәл баланска китергәч кенә таба. Тормыш сынауларсыз бармый, әмма алар кешенең теләкләрен истә тотып та бирелә, баш миендә туган һәрбер уйга бары тик хуҗа була белергә кирәк. Уйларны тәртипкә салырга, ә тискәреләрен үзеңә хуҗа итмәскә. Бәхет – ул кешенең үз эчендә. Ул үз-үзең белән гармониядә булу. Моны аңлаганнарның гына йөзендә һәрчак елмаю балкый... Сәяхәтләр исә илһам өстәү өчен кирәк, билгеле. Әмма рәссамның уңышы – практикада, ул һәр көн даими рәвештә рәсем ясауда, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә  ирешкәнче иҗат итүдә булырга тиеш. Үз хыялларыңа тугры калу, Аллаһы Тәгаләнең сиңа тапшырылган йөкләмәсен үтәп чыгу да –  чын рәссамлык».

И.Сафинның тагын бер үзенчәлекле акварель сериясе мактауга лаек. Аны рәссам ярты ел эчендә иҗат иткән, ул Казан тамашачылары, Татарстан кунаклары күңелендә быел «Дом ART» музей-галереясында ачылган «Минем кинематограф» шәхси күргәзмәсе аша истә калды. «Сынлы сәнгатьтә минем өчен алынмас биеклекләр, текә үрләр юктыр. Техникаларны беләм, камилләштерәм. Яраткан техникама өстенлек биреп, акварель сурәтләрне даими ясыйм. Мин – гомерем буе ирекле рәссам. Чын әсәрләр арзан тормый. Алар бит тупланма хуҗалары өчен генә кадерле... Менә әлеге серия хакында мондый аңлатма бирә алам: һәркем гомере буе нинди дә булса кинофильмнар карый, мин дә карыйм һәм алардагы кайбер мизгелләр аңыма озакка сеңеп кала. Кино сәнгатенә багышланган акварель әсәрләрем «Крёстный отец» фильмыннан башланды, аннары башка шедевр киноәсәрләргә дә тукталдым. Гомумән, кино минем өчен тормыш аналогиясенә тиң. Кино, безнең тормышыбыз кебек үк, башланып китә, дәвам итә һәм тәмамлана. Без киноны тәэсирләнеп карыйбыз, хәтердә дә калдырабыз. Кеше рухы, җаны да күккә ашканда, нәкъ экранга карагандай, барысын да күзәтә булыр... Энергия бит каядыр китә, әмма бөтенләйгә юкка чыкмый, ул трансформацияләнә генә. Һәр кешенең бер өлеше, җаны, рухы Галәмдә кала. Бу инде фән аша да расланды. Минем өчен кино менә шундый өстәмә аналогия булып тора, – ди иҗатчы. –  Ничек ясыйм? Әйтик, фильмдагы сюжет сүтелә бара һәм бер мәлдәге кадр аеруча җәлеп итә һәм ул, гадәттә, төп сюжет линиясе, төп персонажларның гамәлләре белән бәйле дә түгел. Ул - шушы фильмда тасвирланган вакытны, нәкъ шушы чор мохитен, шул гасыр атмосферасын сурәтләп бирүемә килеп тоташачак мәл. Гасыр атмосферасын сурәтләп аны үз тамашачыларыма җиткерү идеясе белән бәйле булган теләк. Чагыштыру өчен: әйтик, берәр көй яңгырый, без аны көй арасындагы туктап торулар, тынлык белән бергә, тулаем кабул итәбез. Шул тынлык та безнең өчен бик мөһим... Бу да кинодагы шундый мәлләр хакына туган сериям. Мин тормыш тулылыгы булган, уйланырга мәҗбүр итүче драма, триллер жанрындагы фильмнарны сайладым. Әйе, көлкеле комедияләрне дә карыйлар, рәхәтләнеп көләләр дә, әмма алар тиз онытыла. Игътибарымны фильм­да күрсәтелгән табигать күренешенә яисә шәһәр пейзажына яки төп сюжетка кагылышы булмаган кала кешеләренә юнәлттем. Камил баланста яшәргә өйрәнгән иҗатчы буларак, шушы шартлы рәвештә әйткән тынлыкларны кинофильмнар барышында, аларны беренче тапкыр караганда ук үз аңыма кертеп кала идем инде... Аларның кайберләрендә чагылдырылган хисләр яшьлегемдәге хисләрем белән дә тәңгәл, алар бүген дә якын. Әмма мин сайлаган кинокадр төсләр купшылыгында булмаска, монохром булырга мөмкин әле». 

– Илдар, сез әлеге сериягездәге чибәркәйләр арасына Мерлин Монроны да керткәнсез. Аны су ерып баручы зат итеп сурәтләгәнсез. Ул рәссамнар өчен бары тик матурлык символы гынамы? 

– Монро – үзенең белем дәрәҗәсен арттырырга, яхшы рольләр уйнарга омтылган ханым, тик ул, башкалар ия булмаган матурлык белән мактана алса да, төс-бите җетелеге җуелганчы юкка чыккан трагик язмышка ия...

Яңа экспозицияләргә килгәндә, быел 1 октябрьдә Мәскәүдә ачылачак «Бер сулышта» дип аталган Бөтенроссия рәссам-акварелистлар конкурсы өчен дә Илдарның бер әсәре сайлап алынган. Шунысы да бар: дөньякүләм танылган Россия рәссам-акварелистларыннан тупланган, составына Мәскәүнең баш архитекторы да кергән эксперт советы Россиянең бар төбәкләреннән килгән 800 эштән нибары 180 картинаны гына конкурс кысаларына туры килерлек дип тапкан. Бу нисбәттән, талант иясен дәвамлы уңышы белән янә тәбриклисе килә!  

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев