Асылыбызга кайтып барышлый рубрикасы буенча яңалыклар
-
ЯҢАВЫЛДАГЫ БАЙСАР
Башкортстанның Яңавыл районында безнеке шикелле үк Байсар атлы авыл булганлыгын белмәгәнмен генә. Мин фәкыйрегез мәктәпне тәмамлаган 70 нче елларда ул Яңавыл Байсарында халык бик аз калган, ә 2015 елда ул аяк шәрифләрен тәмам «сузган» икән...
-
Чүлмәк сәнгатен чүлдән чыгарыйк!
Бездә балчык сәнгатен үстерү өчен шартлар бик чикле. Бар нәрсә конкурс һәм грантларга кайтып кала. Балчык осталары тарих катламнарын актарып иҗат итсенме, әллә кирпеч калынлыгында грант кәгазьләре тутырсынмы?
-
Татар шәмаиленә урын бармы?
Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында «Шәмаил-арт» халыкара күргәзмәсе ачылды.
-
Бәбки авылы
Хәлиулла берничә үлгән иптәшләре арасында, 2 атна яраланган килеш снаряд чокырында ята. Ике атнадан соң янә һөҗүм итеп, совет гаскәрләре 301 биеклекне алгач, Хәлиулланы медсанбатка алып китәләр. Шул ике атна арасында аның һәлак булды дигән хәбәре барлык инстанцияләргә таралып өлгерә, ул һәлак булганнар исемлегенә кереп кала.
-
Зәки Вәлиди илендә
28 яшьлек Зәки Вәлиди элеккеге Россия империясе, булачак Советлар Союзы мәйданында иң беренче булып, 1919 елның февраль аенда ук мөстәкыйль Кече Башкортстан республикасын Ленин-Сталин хөкүмәте тарафыннан танытуга ирешә.
-
Саф сулы ямьле Саба
Елга агымы буйлап төшеп, 22 авылда 122 чишмә чистартыла, төзекләндерелә, авылларда «Җир ананың зәңгәр күзләре» бәйрәмнәре гөрли.
-
Безнең хәтер нурдан тукылган
Ханбикәнең вафатыннан соң да аңардан үч алу дәвам итә, исемен дә оныттырырга телиләр. Бүген Сөембикәнең кабере дә билгеле түгеллеген башкача аңлатып булмый. Әмма аның исемен гасырлар тузаны күмә алмый, халкыбыз аны онытмый.
-
Татар мәдәниятен үз итүче
Наталья Петр кызы инде берничә ел рәттән татар телен өйрәнә. Татарчага башта Ижауның Халыклар дуслыгы йортындагы курста төшенгән, ә хәзер исә каладагы җәмигъ мәчетендә оештырылган татар теле дәресләренә бик теләп йөри. Татарча яхшы белә һәм татарча текстлар укый.
-
Барда – миллилек утравы
Барда һәм Каҗмакты атамалары каян барлыкка килгән соң? Бу риваятьне безгә Барда районының туган якны өйрәнү музеенда бәян иттеләр. Бер хатын-кыз, казлар суеп чистарткач, аны елгага алып төшеп, юарга ниятләгән. Әмма агым көчле вакыт булганмы, казлар агып киткән. «Казым акты, казым акты» дип өзгәләнгән ул. «Ничә казың акты?» – дип сорауга хатын-кыз, «Бар да акты, бар да акты».
-
Тату гаилә – бәхет нигезе
Конкурсның йомгаклау этабында катнашкан гаиләләрнең һәркайсының үткәне, бүгенгесе үрнәк булырлык.
-
Галиябанулар бармы бүген?
Уфа «Нур» татар дәүләт театры өчен үткән ел тынгысыз, мәшәкатьле һәм шул ук вакытта, нәтиҗәле булды. Елныӊ соӊгы ае гына да зур ике вакыйга белән хәтердә калды. Беренчесе – театрныӊ 30 еллык юбилее булса, икенчесе – драматург Мирхәйдәр Фәйзинеӊ «Галиябану» музыкаль драмасын сәхнәгә чыгару иде.
-
Милләтебезнең мәшһүр кызлары
Зөләйханың әтисе И.Тальковский кулга алына, ире Якуп атып үтерелә. Табибәгә бик катлаулы операцияләрне үзе генә башкарып чыгарга туры килә. 1941 елда ул берүзе алты сәгать дәвамында операция ясый. Озак басып торганлыктан, аягындагы тромблары шартлый, табибә шунда ук вафат була.
-
Милли яшьләр бәйгесе
Конкурста катнашучылар беренче өлештә үзләре, буш вакытларындагы шөгыльләре, гаиләләрендәге күркәм гадәтләр, кул эшләре, шәҗәрәләре, уңышлары турында сөйләде, сорауларга җавап биреп, якташ шәхесләре белән дә таныштырды.
-
Төмән өлкәсенең Вәчир мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты кабинеты ачылды
Биредә яңа җиһазлар урнаштырылган, стендлар, төрле методик ярдәмлекләр, күрсәтмә материаллар булдырылган.
-
Өйләнү – түгел сөйләнү
Азнакай шәһәрендә «Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче татар халкының гаилә-көнкүреш йолалары, фольклоры һәм халык сәнгатенең бүгенге торышы» дигән темага узган җыены да гаилә кору йолаларына багышланган иде.