Галиябанулар бармы бүген?
Уфа «Нур» татар дәүләт театры өчен үткән ел тынгысыз, мәшәкатьле һәм шул ук вакытта, нәтиҗәле булды. Елныӊ соӊгы ае гына да зур ике вакыйга белән хәтердә калды. Беренчесе – театрныӊ 30 еллык юбилее булса, икенчесе – драматург Мирхәйдәр Фәйзинеӊ «Галиябану» музыкаль драмасын сәхнәгә чыгару иде.
Театр коллективыныӊ алтмыштан артык хезмәткәренә, шул исәптән егермеләп актёрга мактаулы исемнәр, төрле дәрәҗәле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылган кичәдән соӊ, спектакль театрныӊ данын тагын да күтәрергә, алган бүләкләрне дә акларга тиешле иде!«Галиябану» спектакле «Нур» сәхнәсендә соӊгы тапкыр 18 ел элек, 2004 елда Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әбелхәер Сафиуллин тарафыннан куелган булса, бүген ул Башкортстанныӊ халык артисты Азат Җиһаншин тарафыннан сәхнәләштерелде.
Премьерага мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Россия, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов һ.б. мәртәбәле кунакларныӊ килүе – спектакльгә игътибарныӊ зур булуын күрсәтә. «Галиябану»ныӊ сәхнәгә кайтуы – Башкортстанныӊ мәдәни тормышында әһәмиятле бер вакыйга булып бәяләнергә хаклы.
Спектакльнеӊ режиссеры классик әсәрне яӊа укылышта, заман театр сәнгатенеӊ таләпләренә туры китереп әзерләгән. Бу пәрдә ачылуныӊ беренче минутларыннан ук сизелә: спектакльдә катнашучы персонажлар музыкаль шкатулка эчендә яшәүче геройлар кыяфәтендә сәхнәдә пәйда була. Хәрәкәттә катып калучы геройларныӊ сәхнә күчәрендә салмак кына көй уӊаена әйләнүе үткәндәге бер тарихны сөйләргә әзерләнү кебек кабул ителә. Драманыӊ язылу вакытын, андагы күренешләрнеӊ бер гасырдан артык элек булганлыгын искә төшерсәк, вакыйга әкияти-символик мәгънә ала башлый. Ягъни, вакыйгаларныӊ бүгенге көндә шул рәвешле булуы шикле, тик сез аӊардан фәһем алырга, эчке мәгънәсен төшенергә тиешсез, диелә сыман.
Әдәбияттан азмы-күпме хәбәрдар кеше өчен «Галиябану»ныӊ эчтәлеге таныш. 25 яшьлек М.Фәйзигә 1916 елда «Сәгадәтбану» исемле пьеса язу уе килә. Ул Казан ягы авылларындагы туганнарында кунак булганда, халыкныӊ яшәү рәвешенә, уен-такмакларына, җыр-биюләренә, гадәт-йолаларына аерым игътибар итә һәм тупланган материалны яӊа пьесасына нигез итеп ала. Әсәр «Галиябану» исеме белән 1917 елныӊ 19 мартында Оренбургта «Ширкәт» труппасы тарафыннан сәхнәгә чыгарыла һәм уӊыш казана.
Бәдри ролен башкаручылар – Башкортстанныӊ халык артисты Мәхмүт Фатыйхов (беренче көн) һәм Эльмир Хәйретдинов (икенче көн) баласын бәхетле итәр өчен бар көчен, мөмкинлекләрен кулланучы ата образын төрле яклап ачарга тырышты. М.Фатыйхов тарафыннан геройныӊ характерын даими үзгәрештә бирү югары осталык белән башкарылды. Э. Хәйретдиновныӊ Бәдрие басынкырак, олпатрак кебек күренде:тавыш-интонация, мимика, хәрәкәтләр барысы да урынлы, уйланылган иде. Бәдри характерын ачуда хатыны Галимәбануныӊ да – Башкортстанныӊ атказанган артисты Резида Зарипова (беренче көн), Башкортстанныӊ халык артисты, Татарстанныӊ атказанган артисты Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина (икенче көн) – тәэсире көчле булды.
Ә шулай да пьесаныӊ йөзек кашы – Хәлил белән Галиябану. Талантлы актер Вилдан Мисбаховныӊ оста итеп гармунда уйнавы, моӊлы җырлавы да, килеш-килбәтендәге сөйкемлелек, тыйнаклык драматург күзаллаган Хәлилгә тәӊгәл килгән, күрәсеӊ. Үз сүзендә торучы, саф мәхәббәтнеӊ хисләрендә янучы егет язмышы спектакльдә фаҗигале тәмамлана. Премьераныӊ ике көнендә дә алыштыргысыз булып калган, ике очракта да бертигез уйнаган актерныӊ киләчәге өметле.
Пьесада Галиябану үзенеӊ матур эчке дөньясы, җыр иҗат итәргә сәләтле, шигъри телле булуы белән аерылып тора, аӊа «...төсен, буен, акылын, фигылен, белемен, җитезлеген, үткерлеген Ходай «мә сиӊа!» дип биргән». Әти-әнисе, кичке уенга җыелучы яшьләр, ахирәтләре тарафыннан бирелгән бәя Галиябануны бар яктан камил кеше итеп күрсәтә. Мәхәббәте хакына әти-әнисенеӊ теләгенә каршы чыгарлык тәвәккәл, Исмәгыйль белән бәйле вакыйгаларда туры сүзле, Хәлилгә мөнәсәбәттә намуслы һәм эчкерсез булуы ачыклана. Галиябану– драманыӊ иӊ хисле, иӊ моӊлы, иӊ романтик герое. Әлеге рольдә уйнаучы артистлар Гөлназ Биктимерова һәм Чулпан Раянова, берсе – җырлау осталыгы, ихласлыгы, икенчесе драматик характер тудыруы маһирлыгы белән аерылып тора.
Ике яшь йөрәкнеӊ арасына кара козгын булып, мин-минлеге ташып торган бай егет Исмәгыйль килеп керә. Исмәгыйльнеӊ дорфа, көнчел, гарьчел, үчле икәнлеге Бәдри, Галимәбану, Галиябану, Хәлил белән булган сөйләшүләрендә, геройныӊ монологларында, эш-гамәлләрендә дә ачык күренә.
Ике көндәге Исмәгыйль дә шәп килеп чыккан! Башкортстанныӊ атказанган артисты А.Шәрәфетдинов башкаруындагы Исмәгыйль образы үзенеӊ кырыслыгы, йөз-карашы, хәрәкәтләре тамашачыны сискәндерерлек салкынлык сирпеп торуы белән аерылса, М.Хәсәнов башкаруындагы Исмәгыйльнеӊ хәйләкәрлек, мәкерлелек кебек сыйфатлары өскә чыкты.
Исмәгыйль образын режиссер А.Җиһаншин тулыландырып, яӊача, кинаяле фикер белән өртелдереп тәкъдим итә. М.Фәйзи пьесасыныӊ һәр күренешендә дә ул бер ялгызы булса, бу спектакльдә Исмәгыйль һәрвакыт диярлек үзенеӊ ике иптәше (Башкортстанныӊ атказанган артисты А.Фатыйхов һәм А.Баянов), куштаннары белән йөри. Бу – режиссерныӊ әсәрне яӊа укылышта тәкъдим итүдәге табышы. Ирексездән, бүре үз өерендә көчле, дигән аллегория күз алдына килә. Явызлык, кешелексезлек, нәфесне тыя алмау – әсәр иҗат ителгән чорда сирәк күренеш булса (ялгыз Исмәгыйль рәвешендә), хәзер инде ул җәмгыятьтә тирән тамыр җәйгән яман чир буларак яши (Исмәгыйль һәм аныӊ куштаннар образында).
Пьесада Исмәгыйль вакыйгалар ахырында үз гаебен танып, кылган гамәленә үкенеп, суд хөкеменә бирелүен әйтсә, тәкъдим ителгән спектакльдә гаеплене билгеләү ачык мәсьәлә булып кала (спектакльгә старшина образы кертелмәгән). Режиссер тәкъдим иткән вариантта Исмәгыйль җинаять урыныннан үз яраннары белән җиӊүче кыяфәтендә чыгып китә. Кеше фикерләвенеӊ катлаулануы, заман тамашачысыныӊ әзер җаваптан бигрәк үз фантазиясен җигәргә сәләтле булуы, аңардан тәм табуы режиссерны бу адымга этәргәндер, күрәсеӊ. Бу уӊайдан, алга китеп, шуны да әйтик, спектакльдә драматург тәкъдим иткән беренче бүлектәге бирнә сайлау вакыйгасын кыскарту, икенче бүлектәге өченче күренешне (хатын һәм көтүче арасындагы диалог), старшина белән бәйле бишенче күренешне төшереп калдыру тамашаныӊ эчтәлегенә, төп идеясенә һич тә хилафлык китерми. Пьесадагы материалны кыскарту-яӊарту классик язучы стилен тулысынча саклаган рәвештә, кайбер мизансценаларныӊ яӊгырашын көчәйтү максатыннан, спектакльнеӊ темпо-ритмик корылышын көйләү җәһәтеннән чыгып башкарылган.
Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираеваныӊ спектакльдә катнашуы үзе бер вакыйга! Аӊа 60 еллык сәхнә тормышында ничәмә тапкыр яучы карчык ролен уйнарга туры килде икән? Бу очракта да актриса үз амплуасында калды, бераз хәйләкәр, бераз кешелекле димче Бәдига карчык образы тормышчан, ышандыргыч килеп чыкты.
Спектакльнеӊ беренче көнендә Башкортстанныӊ атказанган артисты Айсылу Гомәрова башкаруындагы Бәдига карчык образы үзенеӊ чаялыгы, үткерлеге белән аерыла. Бәдига карчык, Бәдри һәм Галимәбану катнашлыгындагы сәхнә күренеше бу көнне тамашачыны бертуктаусыз көләргә мәҗбүр итте. Гомумән, спектакль драматург М.Фәйзи тарафыннан да халыкчан юморга бай әсәр буларак тәкъдим ителә. «Галиябану»дагы юмор, эчке ирония драматик хәлләрне, чарасызлыкны, көчле эмоциональ тәэсирне, фаҗигалелекне һәм ахырдагы трагик пафосны оештырырга ярдәм итә.
Авыл яшьләрен уйнаган бер төркем актерлар арасында да үз характеры, харизмасы белән аерылып торган тәҗрибәле артистлар белән янәшә яшьләрнеӊ булу да шатлыклы күренеш. Алардан Башкортстанныӊ халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, актерлар Р.Хисаметдинов, Л. Таҗетдинова, Ф.Гайзетдинов, А.Хөснетдинов исемнәрен телгә алу белән генә чикләнәбез. Егермедән артык персонаж катнашкан спектакльдәге һәр образга тукталып китү урынлы да булмас.
Вакыт һәм урын аралыгын бирү максатыннан куелган декорацияләрнеӊ сәхнәдә артык күп булмавы хәзерге театр сәнгатенеӊ минимализмга омтылуыннан килә, күрәсеӊ. Сәхнәдә вакыйгалар барган урын буларак су буе, йорт, өй каршындагы бакча кебек шартлы бүленешләр соӊгы техник казанышлар ярдәмендә, кирәк чакта гына сәхнәгә чыгарылган биек басма, кое, атынгыч, тәрәзә, мендәрләр куелган сандык, келәм белән чикләнгән. Гомумән, ярымтүгәрәк рәвешендәге биек басма сәхнәдәге вертикаль топосны (проекцияне) тулыландыра, бер яктан, ул Хәлил белән Галиябану хисләренеӊ югарылыгына ишарә кебек кабул ителсә (яшьләр күп очракта шул басмада очраша, серләшә, бер-берсенә хисләрен аӊлата), Исмәгыйльнеӊ басманыӊ югары ноктасында туктап торуы үзен башкалардан өстен кую белән тәӊгәлләшә. Шуны аерым билгеләргә кирәк, сәхнәнеӊ гомум бизәлеше заманча һәм милли бизәкләр белән чуарланган. Сәхнә киемендәге яшел-сары төсләр киселеше, милли колористикага хас булган чагу төсләрнеӊ мендәр-япмаларда гына күренеп китүе, арткы фондагы бизәкләр белән тыгызланган түгәрәк рәвешендәге сурәт мәңгелек яшәеш хәрәкәтенә ишарә ясаган хәлдә дә, ятрак булып күренә.
«Нур» театры тарихында тагын бер истәлекле вакыйга –театрныӊ үз инструменталь оркестры булдырылу. Тамаша буена сәхнәдәге күренешләрне Башкортстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев җитәкчелегендә уйнаучы оркестрныӊ тере тавышы бизәде. Оркестрга беренче профессиональ актриса, Уфада беренче татар труппасы төзүче Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исеме бирелү дә аерым бер мәгънәгә ия. Болар барысы да театр директоры Башкортстанныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре Ф.Габидуллинныӊ тырышлыгы дип бәяләнергә хаклы. Соӊгы елларда репертуар сайлау да театр житәкчелегенеӊ игътибарлы уйланылган иҗат сәясәте дип кабул ителә, шул ук вакытта бербөтен тукыма булып үрелгән классик әсәрләр янына яӊа авторларны да җәлеп итү, заманча проблемаларны күтәрү театр офыкларын тагын да киӊәйтергә мөмкинлек тудырыр иде. Шулай ук сәхнә бизәлеше кебек мәсьәләләргә аерым игътибар юнәлтелә башлады. Бу уӊайдан да төс-балкышларга саграк килү, миллилекнеӊ асылын саклап калу өстенлек алсын иде. Сәхнәдән тыш та актёрларны халык арасында таныту («Җомга очрашулары» проекты, алып баручысы – Башкортстанныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнур Усманова-Заһидуллина), киләчәктә театр өчен яшь актерларны әзерләү, төрле яшьтәге тамашачыларны җәлеп итү буенча да эшләр алып барыла.
Йөз елдан артык язылган драманыӊ тарту көче нәрсәдә соӊ, дип сорарсыз. Беренчедән, үз вакытында беренче музыкаль драма булган әсәр бүген дә эмоциональ яӊгырашын югалтмаган. Галиябану үзе иҗат иткән дип тәкъдим ителгән җыр пьесага романтик пафос бирә. Күп очракта Хәлил белән Галиябану бер-берсенә хисләрен җыр аша аӊлата, яшьләрнеӊ кичке уеннары да җырсыз үтми. Хәтта Исмәгыйль образы да, үз характерына туры китерелеп, мәгънәсез һәм тупас яӊгыраган җыр белән тулыландыра. Финалда Галиябану тарафыннан башкарылган җыр фаҗигалелекне тагын да көчәйтә. Җыр – вакыйгаларны бер җепкә җыеп торган үзәк.
Икенчедән, драманыӊ мәӊгелек темаларныӊ берсенә – мәхәббәткә багышлануы. Кешелек дөньясы нинди генә чорларны үтсә дә, һәрвакыт саф мәхәббәткә дан җырлаган, аныӊ барлыгына ышанган. Мәхәббәт – Илаһи көч тарафыннан бирелгән олы бүләк итеп кабул ителгән. Шәрыкъ әдәбиятында Йосыф-Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә мәхәббәтләрен тасвирлаган әсәрләр традициясен дәвам итеп, драматург үз заманы өчен актуаль булган социаль тигезсезлек, кеше иреге, иҗтимагый каршылыклар кебек сыйфатларны калкытып куя, сентименталь, трагик пафосларныӊ синтезына омтыла.
Заман тамашачысы өчен әсәр үткәндә калган фаҗигале вакыйга, гыйбрәтле бер тарих кебек кабул ителә. Тик күӊелдә сорау арты сорау туа: хәзерге көндә мәхәббәт һәм явызлык, намус һәм кешелексезлек бәрелешендә кем җиӊәр иде икән? Бүгенге шартларда геройлар үз принципларына тугры калыр идеме икән? Кызларына бәхетле тормыш теләгән Бәдри белән Галимәбану байлыкка кызыгып, кемгә биргәннәрен дә абайламастан, никахка риза булыр иде микән, әллә бу мәсьәләне кыз иркендә калдырыр идеме? Мәхәббәте юлында котылгысыз киртә ятканын күргән Хәлил, шулкадәр үк үҗәт, үз сүзен үтәүче булып калыр идеме, авылда «дөнья тоткасы» булган Исмәгыйль Галиябануга байлыгын, вакытын әрәм итеп торыр идеме икән? Ә иӊ борчыганы, Галиябану үз мәхәббәте өчен, ХХ гасыр башындагы Галиябану кебек көрәшер идеме? Әллә саф, самими мәхәббәт артындагы очны очка ялгап яшәгән киләчәктән куркып, җитеш һәм тук тормышны сайлар идеме? Һич югы, заман хатын-кызына хас булганча, акчаны үзем дә эшләп таба алам, дип, гаилә мәшәкатьләренә батмыйча, үзе өчен генә яшәүне кулай күрер идеме?.. Кыскасы, бу заман тамашачысын борчырга тиеш сораулардыр. Театр, югары сәнгать чарасы буларак, тамашачыны рухи биеклеккә күтәрергә, этик-мораль нормалар кысаларында тәрбияләргә, матурлыкны кабул итәргә өйрәтергә тиеш! Хәлил-Галиябану-Исмәгыйль мәхәббәт өчпочмагыныӊ чишелеше фаҗигале тәмамланса да, тамашачы җирдә мәхәббәтнеӊ, гаделлек, кешелеклелек сыйфатларыныӊ барлыгына инанып, күӊелен чистартып театр залыннан чыккандыр, рухын сафландырып, тормышка карашларын аныклап, яӊа көнен яши башлагандыр, дип инанасы килә. Безнеӊ чорда да Галиябанулар бардыр бит әле?!!
Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
Ф.Кәрим премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев