Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Туймазы – татар иле

«Татар үзәге» дигән сүзне яки Фәнир Галимов исемен ишетүгә үк, Туймазының һәр урамында диярлек ориентирны дөрес күрсәттеләр.

Безнең узган елдан бирле Башкортстанның төрле төбәкләренә сәяхәт кылуыбыз турында ишетеп алгач та, Туймазы һәм шаранлылар да, аеруча Октябрьский каласыннан Адилә ханым, кат-кат шалтыратып, үзәкләргә үтте:

– «Мәдәни җомга» газетасына гына да егермедән артык кеше язылдык бит, сез кайчан безнең якка да килеп чыгасыз соң?

Ниһаять, август аеның соңгы көннәрендә, тәвәккәлләп, бу төбәккә дип тә юлга чыктык. Иллә мәгәр аңа кадәр Лениногорск, Азнакай, Ютазы районнары, Урыссу, Октябрьский калалары аша да үтеп китәсе бар. Мин фәкыйрегез Туймазыны 40 ел чамасы элек күргән идем. Телисеңме-юкмы, юлда бутала-бутала, урый-урый интегергә дә туры килә икән.

Әмма барып җиттек. «Татар үзәге» дигән сүзне яки Фәнир Галимов исемен ишетүгә үк, Туймазының һәр урамында диярлек ориентирны дөрес күрсәттеләр. Ульяновлар урамы чатында алдына Тукай бюсты куелган үтә затлы йортны шәйләп алгач, килеп җиткән булуыбызны чамаладык. Урамның бер ягында – бөек шагыйрь бюсты, аның артында Былтыр белән Шүрәленең агачтан юнып ясаган һәйкәлләре. Икенче якта – бер Туймазыга гына түгел, ярты Рәсәйгә мәгълүм «Илфа» берләшмәсенең төп базасы. Фәнир Галимов белән 25-30 ел элек үк танышкан булсак та, аны электр челтәрләрен яңарту һәм төзекләндерү буенча илкүләм әһәмияткә ия берләшмәнең генераль директоры дип күз алдына китергән юк иде. Бактың исә элекке ил генә түгел, ә андагы барча сәнәгать челтәре һәм элемтәләр таркала башлагач, Фәнир әфәнде үзенең дусты Илшат белән Туймазыдагы электр белән тәэмин итү оешмасын үз кулларына алган да «Илфа» атлы предприятие төзеп куйган икән. Хәзер, әнә, аларның белгечләре Норильск, Наманган, Сургут, Төмән төбәкләрендә линия яңарта, иртәгә Курган өлкәсенә күчүләре мөмкин. Уйлап куям: әле ярый Фәнир «Башэнерго» идарәсенә яки Башкортстан хөкүмәтенә буйсынмыйча яши, киресенчә булса, аны татарлыгы өчен әллә кайчан кәнәфиеннән бушатырлар иде.

Нәкъ производство идарәсе каршындагы буш урынга йөзен Тукай бюсты бизәгән, ә үзе өч катлы үтә затлы татар иҗтимагый үзәген төзеп куй әле! Подвалында «Тәртип-FM» радиостанциясе, өске ике катта иҗтимагый үзәк, китапханә, балалар һәм өлкәннәр җыелу өчен аерым, шәп бүлмәләр, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, музыкаль үзәк, музей, киңәшмәләр залы... Йә, әйтегез, безнең Татарстанда моның белән чагыштыра алырдай иҗтимагый үзәк калдымы да, бездә Фәнирдәй татар җанлы эшмәкәр бармыни?!.

Янәшәмдә сәяхәткә чыккан Марсель Галиев, Рәдиф Сәгъди белән безне Фәнир бүлмәсендә чәй белән сыйлый башлаганнар иде инде, ниндидер производство эшләреннән бушап, хуҗа үзе дә кайтып керде. Бераздан Тукай бюсты янына Туймазы гына түгел, ә күршедәге Шаран, Бәләбәй, Октябрьский, Ярмәкәй районнарыннан да иҗтимагый үзәк һәм әдәби берләшмә җитәкчеләре җыела башлады. Бигрәк тә Уфа каласыннан Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшинны һич көтмәгән идек, ул да килеп җитте. Иҗтимагый үзәк залында Башкортстанның бу төбәгендәге татар проблемалары турында озаклап сөйләштек. 

Бер уйласаң, безнең өчен көтелмәгән яңалык юк шикелле. Туймазы районында – 90 меңнән, Бәләбәй янында 30 меңнән артык татар яшәсә дә, Башкортстан мәгариф министрлыгы уку программаларына башкорт телен кертмәүче мәктәп коллективларын «үтүкли», татар телен – дәүләт теле буларак һәм Татарстан юллаган дәреслек белән методик кулланмаларны бусагадан кертмәскә тырыша. Шул ук вакытта, әнә, Бәләбәйдә 1930 елларда ук ачылган һәм анда Фатыйх Кәрим, Мәгубә Сыртланова... кебек күренекле шәхесләр белем алган педагогика техникумын, бинасына ремонт кирәк дигән сылтау табып, ниндидер механика техникумы белән кушып куярга җыена. Ремонт дигән сылтау янына балалар укырга килми, студентлар җитми, дигәнен дә өстәп куярга мөмкин. Чөнки Башкортстан мәктәпләрендә татар телен укыту сәгатьләре коточкыч дәрәҗәдә кысылганга күрә, бүген хәтта авылларда да татар телен фән югарылыгында белүче балалар бик санаулы гына. Аннары башкорт телендә укымау өчен мәктәпләрен урысныкына әйләндереп бетергән татар авыллары да йөзәрләгән инде. Милләт вәкилләре ул Бәләбәй педагогика техникумына Татарстаннан килүчеләр булмасмы, анда тулай торак та, спорт заллары, ашханә, хәтта стипендия дә бар, дип кызыктырып та куя. Ләкин Бәләбәй техникумы – Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгына буйсына, ә аңа татар телендә белем бирүче техникум-гимназия һич кадерле түгел. Аңлашылып тора: әлеге педагогика техникумын саклап калу өчен Татарстан белән Башкортстан мәгариф министрлык­ларының кулга-кул тотынып эшләве таләп ителә. Тик без ике министрлык арасында дуслык күпере пәйда буласына инана алмыйча гомер кичерәбез. Үзебездә барча педагогика институтлары ябылып юкка чыкты, Әстерхан, Пермь, Курган, Төмән өлкәләре генә түгел, Мәскәүдәге М.Җәлил исемендәге гимназия дә татар укытучыларына кытлык кичерә һәм без һаман – инде Бәләбәй техникумын да читтән карап торып юк итәбез…

Туймазы – сыңар гына башкорт авылы да булмаган, чип-чиста татар төбәге. Бәләбәй белән Ярмәкәй дә шулай. Гаҗәп түгел: татар халкы гомумсаны белән 200 меңгә җиткән төбәктә әдәбият һәм милли матбугат сөючеләр дә, үзләре шигырь һәм хикәя иҗат итүчеләр дә байтак. Бу яктан аеруча Октябрьский һәм Бәләбәй районнары үрнәк күрсәтә, Бәләбәйдә әдәби түгәрәк һәм берләшмәгә йөрүчеләр саны 280 нән арта. Әмма Уфада үзен корифей санаучылар татар шигъ­риятчеләрен игътибарга элми. Әйтик, узган елда Башкортстан китап нәшрияты 29 җыентыкны башкорт телендә нәшер иткән булса, татар китаплары 5 тән артмаган. Югыйсә, халык саны буенча татарлар күбрәк булса да, Башкортстан нәшрияты өчен алар йә икенче сортлы, йә сәләтсез милләт булып чыга.

Шул ук вакытта Татарстан китап нәшрияты да Башкортстанда яшәгән, өстәвенә әле бер республиканың да иҗат союзына кабул ителмәгән «башлап язучыларга» үзенең тематик планнарында бөтенләй урын бирми. Талантлы булса да, чикнең аръягында туган татар үзенең Башкортстанда яшәгәне өчен гаепле килеп чыга. Менә шушы тышау-түгәрәкне өзеп чыга алмаганга күрә, Бәләбәй һәм Октябрьскийда яшәүче «яшь» әдипләр тәүге китапларын үз акчаларына чыгарырга мәҗбүр. Алар арасында 12-14 китап чыгарып та һаман «яшь» һәм «союзсыз» булып саналган иҗат ияләре дистәләгән. Алар күңелләре һәм иҗатлары белән Казанга тартыла, тик безнең мәркәздәгеләр кочак ачып тормый: «Сезнең Башкортстан язучылар берлегендә татар әдипләренең аерым бүлеге бар бит, шигырь һәм хикәяләрегезне тикшертергә шунда барыгыз, китапларыгызны чыгару мәсьәләсен дә шулар хәл итәр». Мондый «ясалма үгилекне» туктатмыйча булмый, чөнки алар безгә чит татарлар түгел. Татарстан Язучылар берлеге, һич тә авырлык кичермичә, Октябрьский һәм Бәләбәй калаларына 4-5 әдипле десант озата, андагы иҗатчыларның әсәрләрен «сөреп» алтын бөртек таба һәм, ахыр чиктә, Казанга чакырып әдәби семинарлар да уздыра, талантларга юлны ача ала. Үзебез дә мич башыннан мәйдан уртасына сикереп төшмәдек бит, безне дә «Идел» лагеренда, башлангыч семинарларда «үтүкләп» шомарттылар. «Без бергә!» дигән шигарьне эштә раслап күрсәтергә вакыт...

Туймазыга чаклы барып, Фәнирнең туган авылы Төмәнәк янындагы «Бабай утары»н күрми китсәк, гөнаһ булыр иде. Йә Ходаем, наратлык урманындагы аланлык буенча эчкә сузылып кергән, ясалма күл һәм биек­лекләр белән баетылган, балалар өчен 6-7 йортлы «Сәләт» лагерен да сыйдырырлык җәннәт почмагы да була икән! Кунаклар һәм балалар өчен мунча-душлары да, кичке табигать кочагында серләшеп утырырлык чатырлары, сабыйлар концертын гына түгел, зур юбилейлар үткәрер­лек матур ашханәсе, күзәтеп туймаслык һәм санап бетергесез агач сыннары – һәммәсе бар. Әмма әлеге ял йортының йөзек кашы – XVII-XX гасырдагы татар йортлары белән лапасларын, Чуашстаннан кайтарып тергезелгән 1870 елгы борынгы тегермән һәм тимер алачыкларын, элеккеге арба-чаналарны, дистәләгән эш коралларын үз эченә алган «Бабай утары» бит! Ә аның артындагы күл һәм утарларга тупланган ике аккош, болан, фазан, йорт һәм урман тавыклары!..

Фәнир әфәндегә оҗмах почмагыдай ял йорты яки туган авылы Төмәнәктә 4 манаралы, 5 айлы мәчет, кымыз һәм казылык белән сату итүче кафе, урта мәктәп ихатасында тыл каһарманнарына багышланган һәйкәл, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә обелиск төзеп куярдай сәрмая күк йөзеннән яңгыр булып яумый. Аның әле Владимир токымлы, гомумсаны белән 150 баштан артык ат көтүен утлатып йөртә торган яланнары да бар. Дөрес, Фәнир дусның мондый уңганлыгыннан бигрәк үҗәт татарлыгы Уфадагы түрәләрнең үзәгенә үткән бугай инде. Алар Фәнирнең 360 гектарлы яланын якындагы бер авыл кешеләренә пай җирләре рәвешендә бүлеп бирергә ниятли. Ул чагында Фәниргә «Бабай утары» тирәсенә кайтып кысрыклану кала. Әмма ул бер тамчы да чигенәчәк түгел, аңа татарлыгы – яшәү, һава, Кояш!

Фәнир – безнең Бөгелмә районындагы Карабаш бистәсендә гомер итүче тагын бер үзенчәлекле эшмәкәр – Фәрит Нәбиуллин белән дә искиткеч дус. Кайту юлына чыккач, билгеле, без Фәрит утарларын, аның хуҗалыгын да урап үтә алмадык. Фәритнең фермалары Лениногорск районы чигендә, Каран тау ышыгында урнашкан. Биредә суы меңнәргә мәгълүм Тархун белән игезәк чишмә һәм Фәрит үзе үк тыюлыкларга әверелдергән күлләр дә бар. Могҗиза түгелмени, Фәрит ул күлләргә форель, табан, толстолобик балыкларын җибәргән, быел тәүге тапкыр сөзү үткәрер­гә дә җыена. Ә хуҗа кеше өчен иң мөһиме: табуннар булып йөргән 500 гә якын татар аты шушы күлләргә су эчәргә, хәтта түземсезләре коенып чыгарга дип тә килә.

12 ел гомерен шушы татар атларын үрчетүгә биреп, Фәрит татар тарихы буенча да җанатарга әверелгән. Аның баскын Аксак Тимер белән ватанпәрвәр Туктамыш хан бәрелешләре, Болгар әмирлегенә 17 мең арба белән күчеп килгән Гәрәй кабиләсе, аларга ияргән кыргыз-казах, кыпчак ырулары турында сөйләве бик гыйбрәтле. 1798 елда Оренбург губернасының Уфа провинциясен кантоннарга бүлгәч, власть ияләренең кантоннарны йортларга бүлү һәм шулардан «башкорт» полклары таләп итү хәрәкәтенә дә үзенчәлекле бәя бирә. Мисалга, бүгенге Актаныш районының Байсар волосте авыллары – 11 нче кантон, ә Азнакай-Туймазы төбәгендәгеләр 12 нче кантон булып йөргән. Чип-чиста татар авылларында яшәүче ирләрдән төзелгән һәм яртысы Пруссия походларында, 1812 елгы Ватан сугышында, 1814 елның март аенда Парижны яулап алуда катнашкан шушы полкларны яки хәтта исеме белән үк типтәрнеке яисә мишәрнеке булган гаскәрләрне «башкортныкы» дип тарихка теркәп кую дөрес гамәлмени?!. Мондый хилафлык һәм мәкер тоюдан каберләрдә безнең ерак бабакайлар рухы-җаны елап ятмасмы соң?!.

Фәрит җаны-тәне белән татар булып яши, үзе башлаган эш белән дә чиксез горурлана. Аның маллары да бөтен Рәсәй буенча җирле токым атлары өчен бәйгеләрдә катнаша һәм күп очракта җиңү яулап кайта. Фәрит кайбер район сабан туйларына ат өстендә утырган килеш көрәшү бәйгеләрен кертеп җибәрә алуына да шатланып бетә алмый. «Хәтта яу походлары белән барган вакытта, юл өстендә дә татар ир-егетләре, атышмы яки көрәшме ул, беренчелек өчен бәйгедән туктап тора алмаган, шуңа күрә ияр өстендә килеш тә гайрәт ачыкламый калмаган бит алар», – дип үз бәясен ачыклап та куя.

Фәрит үзе дә искиткеч гайрәтле һәм тырыш. Аның 1920 еллар ахырында Карабаштан аерылып чыккан коммуна урынын өр-яңадан уята башлавы да, татар атлары һәм татарым дип яшәве дә сок­ландыргыч. Бирсен Ходай, ике асыл татар иренең һәм алар үстергән балаларның язмышы да бәхетле һәм җиңүле була күрсен иде! 

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев