Асылыбызга кайтып барышлый рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мөһаҗирлектәге татар юлбашчысы
Исмәгыйль Гаспралы, Фуад Туктаров, Садри Максуди, Гаяз Исхакыйларны без XX гасыр башында татар милли хәрәкәтен кабызып, аның идеологларына, лидерларына әверелгән һәм үзләренең гомерләрен бары тик татар халкының бәйсезлеген һәм югалткан дәүләтчелеген кайтару өчен көрәшкә багышлаган шәхесләребез дип саный алабыз.
-
Лондонның Үзәк мәчетендә татарларда мөселманча мәгариф системасы тарихы турында лекция укыдылар
Бөтендөнья татар конгрессы, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Бөекбританиядәге «Заман» татар-башкорт оешмасы белән берлектә, Лондон шәһәренең Үзәк мәчетендә лекция оештырдылар.
-
Мәчет – тарих сакчысы
Шәһәрдә мөселманнарга мәчетләр төзү тыелган. Шуңа да карамастан халкыбыз аң-белемгә омтылудан, рухи үсештән тукталмаган.
-
Удмуртия «Татар кызы-2019» төбәк бәйгесенең финалистлары билгеле
Удмуртиядә 10 кыз «Татар кызы-2019 » төбәк бәйгесе финалына чыкты. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, җиңүчене 5 апрельдә билгеләячәкләр. Катнашучыларга милли костюм элементларын булдыру осталыгын күрсәтергә, иҗади номер әзерләргә һәм интеллектуаль бәйгедә катнашырга туры киләчәк.
-
Французлар Татарстанның Биектау районындагы Алан-Бәскәр авылына килеп, татарлар тормышы белән танышты
Биектау районы Алан-Бәксәр авылы «Ак калфак»бүлекчәсе кызлары Казанга стажировка узарга килгән француз студентларын кунакка кабул иттеләр. Аларны татар авылы тормышы, татарларның көнкүреше белән таныштырдылар.
-
Татар Каргалысы – мөфтиләр ватаны
Каргалы – Россиядә танылган татар авылларының берсе. Аны Сәгыйт бистәсе, Оренбург Каргалысы исемнәре белән дә беләләр. Ул – күп кенә мөселман мәгърифәтчеләре, сәүдәгәрләр, дин әһелләрен биргән төбәк.
-
“Чирмешән районы авылларында гореф –гадәтләрне барлау”
Бүген бик сирәк хуҗабикә юрган сырып утырадыр. Әнә, кибет киштәләрендә аның ниндие генә юк! Ләкин сарык йоныннан нәзек кенә сырган юрганга бернәрсә дә җитми – үзе җылы, үзе җиңел. Бәлки шуңадыр да Чирмешән районының Әмир авылында узган районның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы бүлеге утырышында әмирлеләр күрсәткән мастер-классны башка авыллардан килгән кунаклар хәтта видеога да төшереп бардылар.
-
Троицк дарелмөгаллиматы
Дарелмөгаллимат, ягъни хатын-кыз мөгаллимәләр мәктәбе хакында сүз әйткәнче тарихыбызга күз салсак, мәгърифәткә, китапка мәхәббәт татар халкында бик борынгыдан килгәнен күрәбез. Бу хакта халык авыз иҗаты әсәрләрендә, риваятьләрдә, җырларда, бәетләрдә бихисап мәгълүмат бар.
-
Милләтебез остазы
Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел
-
Бизәкләргә җан өргән
Әңгәмәдәшем – дизайнер Ренат Сәфәров кайчан да булса үз китабын бик сыйфатлы кәгазьдә нәшер итәчәгенә өметләнә. Хәзергә исә аның “Татарский орнамент глазами дизайнера” дип аталган хезмәте символик бәягә, Android системалы смартфоннарга кушымта-программа буларак тәкъдим ителә.
-
Һади Максудины искә алу
Казанда күренекле мәгърифәтчебез, татарларга гарәп телен укыту методикасын нигезләгән бөек педагог, журналист, язучы Әхмәтһади Максуди исемен йөртүче мәгариф үзәге бар. Анда 9, 11 нче сыйныфны тәмамлаган шәкертләр дини белем һәм тәрбия ала. 17 октябрьдә мәдрәсәдә мәшһүр галимнең 150 еллыгын билгеләп үтү тантанасы булды.
-
“Зөләйха” фаҗигасе
Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы Мәскәүдә әдипнең үз наширлегендә «Шәрекъ» матбагасында 1918 елда аерым китап булып басылып чыккан. Титул биттә: «Беренче мәртәбә языла башлады 1907 елда Чистай төрмәсендә, икенче мәртәбә Истанбулда Кандилледә 1911 елда. Язылып бетте Петроградта 1912 елда, гыйнвар башында» дип язылган. «Вакыйга алтмышынчы елларда» дип куелган.
-
Зыялы зат, игелекле галим
Исемнәре тарихка кереп калган мәшһүр шәхесләр белән беррәттән, гап-гади хезмәт башкарып, халкыбыз яшәешенә, тарихына, әдәбиятына лаеклы өлеш кертүчеләр дә аз түгел. Күп еллар дәвамында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында (ИЯЛИ) фәнни хезмәткәр, текстолог булып эшләгән Лена Гайнанова - әнә шундыйларның берсе.
-
“Болгари” күнчеләре
Чын күннән, милли бизәкләребез белән каеп-нәкышләп эшләнгән букча-сумкалар, акча янчыклары беренче күрүдән үзенә гашыйк итә. Төсләрнең үзара ярашуын, нәкыш-бизәкләрнең төгәллеген күреп, боларны килде-китте генә көнлекчеләр эшләмәгәнен чамалыйсың. Шулай булып чыкты да.
-
Арча әсәрләрен өлге итеп
“Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының 40 чит илдә, Россиянең 67 төбәгендә 500 дән артыграк бүлекчәсе теркәлгән. Барлык төбәкләрдә дә гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, татар халкының әдәп-әхлагын яңарту максатында үткәргән чаралар тынып тормый.