Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

“Болгари” күнчеләре

Чын күннән, милли бизәкләребез белән каеп-нәкышләп  эшләнгән букча-сумкалар, акча янчыклары беренче күрүдән үзенә гашыйк итә. Төсләрнең үзара ярашуын, нәкыш-бизәкләрнең төгәллеген күреп, боларны килде-китте генә көнлекчеләр эшләмәгәнен чамалыйсың. Шулай булып чыкты да.

“Болгари” маркасы астында сатылучы күн эшләнмәләрне чын осталар – Расих, Рада һәм Айгөл Сәләховлар дөньяга чыгара. Расих әфәнде белән Рада ханым – озак еллар сәнгать мәктәбендә балалар укыткан, аннары югары уку йортларында яшьләргә белем биргән кешеләр. Расих әфәнде – Казан дәүләт мәдәният институтының дизайн һәм музеология кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган укытучысы. Рада ханым исә КФУда дизайн һәм милли сәнгатьләр кафедрасында доцент, Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре. Икесе дә педагогика фәннәре кандидаты, Россия дизайнерлар берлеге әгъзасы. Кыскасы, икесе дә милли сәнгать тарихын, аның проблемаларын яхшы белгән, шул өлкәдә азу ярган инсаннар. Ә дизайн буенча укытасың икән, шул сәнгать төрләрен теориядә генә түгел, гамәлдә дә башкара белергә тиешсең. Әйтик, милли сәнгать төрләре турында сөйләп кенә эш бетми, үзең моны башкарасың да, ягъни итек басасың, читек тегәсең дигәндәй... Тик шул һөнәрләрне үзләштереп, яшьләргә өйрәтеп тә, бүген аларның кулланышсыз ятуы галимнәрнең эчләрен пошыра. Эч пошарлык та: милли сәнгатьнең күн тармагында эшләгән осталарыбыз, галимнәребез - нигездә өлкән яшьтә, 80 нең аргы ягына чыккан шәхесләр, ә яшьләр бармак белән  санарлык. Аларның да эшчәнлеге дип­лом өчен эшләнмәләр ясаудан ары китми...

Сәләховларга белемнәрен, тәҗ­рибәләрен эшкә җигеп, күнне бүгенге көнебезгә кайтарырга кызлары Айгөл сәбәпче була. Дизайнер-рәссамнар гаиләсендә үскән кыз бала, әлбәттә инде, сәнгать училищесына керергә тели. Әти-әнисе аның сурәт ясавын гына түгел, ә кулы белән эшләп каравын, һөнәрләрнең нигезенә төшенүен дә тели. Олылар киңәшенә колак сала кыз – декоратив-гамәли сәнгать бүлегенә укырга керә. Ә училищены тәмам иткәч, ата-ана кызларына белемнәрен тормышта кулланып, “икмәк табарлык” үз эшен ачып бирергә була. Шулай итеп, Казаныбыз­да күн эшләнмәләр җитештерүче “Bulgari” остаханәсе барлыкка килә. Җитештерүче дигәч тә, монда һәр эшләнмә кул хезмәте белән тегелә, күн бизәкләр данлык­лы “Казан җөе” белән каела. Сумка-букчалар үзебездә җитештерелә торган күннән тегелә, ә инде туй өчен аксессуарлар кебек нәзакәтле әйберләр өчен итальян күне кулланыла.

Остаханәдә Сәләховлар өчәү эшли,  әйберләрнең дизайныннан башлап, саласы тартмасына кадәр үзләре ясыйлар. Айгөл исә белемен күтәрүне дәвам итә, КФУда укып йөри. “Болгари”чылар, исемнәренә тугры булып, бары тик милли бизәлеш традицияләренә таянып эшли. Монда әйтик, клиент тели дип кенә сумкага страза ябыштырып куймаячаклар. “Әлбәттә, бу һөнәр икмәклек керем бирә, ләкин безнең өчен акчадан бигрәк, сәнгать ягы мөһим. Халкыбызның күн сәнгатендәге хәзинәсе тарих тузаны белән күмелеп калуын теләмибез”, - ди Расих әфәнде. Эшләнмәләргә каела торган нәкыш-бизәкләрне, образ-төсләрдәге милли традицияләрне бозмыйча,  үзләре уйлап табалар. “Болгари”дагы һәр эшләнмә бер-берсен кабатламас, бердәнбер, алар йә бизәкләре, яки төсләр ярашуы белән аерылып тора. 

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев