31 июль 2015 яңалыклары
-
“Мәдәни җомга” № 29 (2015)
"Мәдәни җомга" № 29 (2015)
-
Илгизәр ЗӘКИЕВ: СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНДА ШИКАЯТЬ
Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында сәхнәләштерелгән "Җәлил" операсында фашизмга хөрмәт белән карау күренешләрен табып, Татарстан Коммунистлар партиясе җитәкчелеге прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Бу исә Рихард Вагнерның Новосибирск театрында куелган "Тангейзер" операсына бәйле гауганың икенче сериясе буларак кабул ителде. Андагы җирле руханилар бу операда христиан диненә тел тидерү, дин...
-
СУВЕРЕНЛЫК ЮЛЫ СИКӘЛТӘЛЕ
Чирек гасыр элек беренче тапкыр буларак альтернатив нигездә XII чакырылыш Татарстан Югары Советы сайланган иде. Аннан соңгы вакыт эчендә Татарстанның яңа дәүләтчелеге формалашты. Хәзерге законнарны иҗат итү системасы шуңа нигезләнеп оештырыла. Бу истәлекле датага багышлап "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Аның эшендә Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин, Разил Вәлиев, Азат Зыятдинов, Равил Фәйзуллин...
-
КАЗАН БҮГЕН – БАР ДӨНЬЯГА ҮРНӘК
Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты башкалабызның "Татнефть-Арена" сараенда гаҗәеп матур су тамашасы белән ачылып китте. Тантанада Россия Президенты Владимир Путин, Бөтендөнья халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, Россия Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев...
-
АҺӘҢСАЗГА ТУГРЫЛЫК ҮРНӘГЕ
Җитмешне тутыру кешенең шактый олы яшькә җитүен күрсәтә. Ә менә мин язарга теләгән кешенең килеш-килбәте дә, ургылып торган тормыш энергиясе дә әлеге дата белән һич ярашып бетми. Сүзем Россия һәм Татарстанның халык артисты, сценарийлар язучы һәм режиссер Лима Кустабаева турында булачак. Аның юбилее республикабызда лаеклы билгеләнеп үтәр, дип өметләнәм. Атаклы...
-
АЙГА КЫРЫН КАРАМА
1 август (шимбә). Шәүвәл аеның 16нчы көне. 17нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.54 сәгатьтә калка, 5.05 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 16.04 сәгать. Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр...