Тинчурин театры «Золотой Трезини-2024» халыкара премиясенең «Алтын диплом» иясе булды
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Җилкәнсезләр» спектакле «Золотой Трезини-2024» VII халыкара архитектура-дизайн премиясенең дипломанты булды һәм «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә җиңү яулады.