Татарстанда гошер җыю кампаниясе башланды
Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, мөфтият 2024 елның 21 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.