Алдынгы карашлы мөселман яшьләре Форумына 50 гә якын социаль стартап кабул ителде
2024 елның 20-27 июлендә борынгы Болгар шәһәрендә узачак Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында катнашу өчен социаль, мәгариф һәм мәдәни юнәлештәге 50 гә якын проект сайлап алынды. Стартаплар арасында интернет-, кино- һәм видеопроектлар, мәгърифәтчелек, инфраструктура, хәйриячелек белән бәйле, мөмкинлекләре чикле кешеләрне үсендерә торган, шулай ук өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр, шәхси үсеш өчен атап эшләнгән проектлар бар. Аларның барысы да Россия өммәтенең көнүзәк мәсьәләләрен хәл итү өчен оештырыла. Гаризалар 2024 елның 10 июленә кадәр кабул ителә.