Иртәгә Казан Кремлендә татарча концерт була
6 гыйнварда Казан Кремлендә Yummy Music лейблыннан заманча татар музыкасы концерты узачак. Программада «Оммаж» төркеме, Ilgiz һәм Malsi Music, АлияНур чыгышы каралган. Бу хакта музей-тыюлык матбугат хезмәте хәбәр итә.