Мөфти доктор Мөхәммәд Нух әл-Куда белән очрашты
Кичә, җөмәдәл-әүвәл аеның 20нче көнендә (4нче декабрьдә), Татарстан мөфтиятендә Мөхәммәд бин Зәид исемендәге Гуманитар университет (Әбү Даби) профессоры, доктор Мөхәммәд Нух әл-Куда булып китте. Аны үзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.