Дүрт кенә сәгатьтә (Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал белән соңгы сөйләшү)
Гамил Афзалның тууына 95 ел
Татар әдәбияты искиткеч бай, безнең әдәби мирасыбыз гаять саллы. Кол Галидән алып бүгенге көнгәчә күпме шагыйрь, язучы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итеп килгән һәм килә. «Кыйссаи Йосыф»тан башлап, колач җәеп, үсеп, тармакланып, камилләшеп килгән әдәбиятыбыз, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Муса Җәлил, Xәсән...