Үзем турында
Күзләремнең нурын,
Йөрәгемнең моңын
Кураема салып җыр итәм,
Йөзем аклыгы да,
Күңелем шатлыгы да
Минем өчен шаян җыр икән.
Бәхет балкыр заман,
Ә мин ятып язам...
Күпме сагыш килде өелеп!
Үзем сүнеп ятам,
Үзем көлеп ятам,
Кеше бәхете өчен сөенеп.
Дөнья матур, дөнья киң!
Күктә кояш, җирдә гөлләр,...
Үзем турында
Күзләремнең нурын,
Йөрәгемнең моңын
Кураема салып җыр итәм,
Йөзем аклыгы да,
Күңелем шатлыгы да
Минем өчен шаян җыр икән.
Бәхет балкыр заман,
Ә мин ятып язам...
Күпме сагыш килде өелеп!
Үзем сүнеп ятам,
Үзем көлеп ятам,
Кеше бәхете өчен сөенеп.
Дөнья матур, дөнья киң!
Күктә кояш, җирдә гөлләр,
Алда юллар, юлда мин.
Күктә йолдыз, җирдә ярым,
Сөйгән ярым гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң!
Күктә нурлар, җирдә дуслар,
Дус янында кем ятим?!
Күктә нурлар, җирдә шатлык,
Җирдә бәхет гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң!
Елгалардай еллар ага,
Елгалар елларга тиң.
Нинди чор бар, нинди ел бар
Без яшәгән елга тиң?!
Дөнья матур, дөнья киң!
Юллар үтәм, юллар үтәм,
Юллар чиге кайда, дим.
Нинди ил бар, нинди җир бар
Туганүскән җиргә тиң?!
Дөнья матур, дөнья киң!
Шәрип урманы
Нәфисәгә
Тирәягың яшел куак була,
Шау урманнар үскән як була;
Урман шавы төшләреңә кереп,
Уйландыра торган чак була...
Әллә нәрсә булды бу күңелгә,
Гомергә юк алай булганы.
Сагындыра мине айлы төндә
Шаулап торган Шәрип урманы.
Диңгез төбе кебек куе зәңгәр,
Әкият кебек урман эчендә
Серле моңнар табар идем мәгәр,
Барып чыксам июль кичендә.
Томан төшкән инде үзәннәргә,
Чык суына чумган үләннәр.
Ботакларын түбән игәннәр дә,
Ямансулый кебек имәннәр.
Карагайлы урман култыгында
Карлыганнар җыйган җирем бар.
Кузгалаклар үскән болыннарда
Синең өчен язган җырым бар.
Тирбәлешеп торган чыршыларга
Куна иде кунак җырчылар.
Шулар моңын тыңлап күңелләрдә
Таралдылар күпме борчулар!
Шигырь уйлап йөргән сукмакларда
Биттән сөйде нәни ботаклар.
Кайтып килсәм, каршы алыр кебек,
Таныр кебек таныш усаклар.
Урман, урман, аланнарың ачык.
Ярдәм көтеп яшел агачтан,
Үги ана каһәреннән качып,
Ятим кызлар кереп адашкан.
Бабайларның,
Печән чапкан чакта,
Егет чагын күргән чаганның
Төпләрендә генә посып ята
Әкиятләре үткән заманның.
Анда гына көләч яз кебек тә,
Анда гына мәкер аз кебек;
Анда гына айлар аяз кебек,
Анда гына һава саф кебек.
Сандугачлар килә, җир яшәрә,
Яз гөлләре керә әсәргә.
Менә килдек инде таш шәһәргә,
Шул урманны сагынып яшәргә.
* * *
Шау чәчәкле болыннарга китәм,
Гөлләр исен иснәп йөрермен;
Чык суына манып, көн дә иртән
Янып торган такыя үрермен.
Диңгез кебек басу түренә китәм,
Башак исе белән тын алам;
Аккош муены кебек сыгылып үскән
Арышларга кереп югалам.
Мин рәшәле сахраларга китәм,
Нурга чумып, үргә омтылам;
Самолётлар шавы яңгырап үткән
Офыкларга кереп онытылам.
Саф көмештәй таулар иленә китәм,
Күк ташларга басып йөрермен.
Мин адашсам, ялгыз егылырмын,
Җәүһәр тапсам, сезгә бирермен.
Матурлык эзлим
Юк, кирәкми миңа мәрмәр сарай,
Төкермим дә алтынкөмешкә;
Миңа ипи белән катык ярый,
Миңа рәхәт шушы килеш тә.
Миңа кирәк шәфәкъ алсулыгы,
Кояш чыгыш, кояш баешы;
Миңа кирәк гөлнең иң сылуы,
Тыныч күлнең уйчан камышы.
Миңа кирәк тирән диңгез сере,
Күк читендә болыт аклыгы;
Миңа кирәк дусның эчкерсезе,
Уйнап йөргән бала шатлыгы.
Тирәякны күзләп, атлап йөрим,
Таптап йөрим елга буйларын;
Йөрәгемә салып ятлап йөрим
Кешеләрнең якты уйларын.
Болыннарга чыгам, тау буена,
Уҗым басуларын күрергә.
Мин чәчәкләр җыям ил туена,
Мин матурлык эзлим гомергә.
Үзем булып калдым
Гувернантлар карап үстермәде,
Француз телен өйрәтмәделәр.
Дугаларга кыңгыраулар тагып,
Ярминкәгә ияртмәделәр.
Бәхет юк ул, диеп торган чакта,
Ярминкәдән кайткан җирән атта
Прәннекләр кайтты бер кесә -
Бәхет бар икән югыйсә.
Хыял булып төшләремә керде
Кепка белән ялтыр күн итек.
Постау чалбар өмет иткән җирне
Киндер ыштан белән хур иттек.
Чабатага салам олтырак салып,
Арыш урып йөргән басулар
Күңел түрләрендә калды янып,
Ә таңнары нинди алсулар!
Даһи уйлар килмәделәр агып
Күнегү һәм үсү чорында.
Ярты гомер үтте хыялланып
Бәрәңге һәм ипи турында.
Ватан миңа йолдыз юрамады,
Тугрылык һәм бурыч хакында.
Стенага терәп сорамады,
Күп эшләргә кушты вакытында.
Кызыл нурга манылып шәфәкъ янды,
Сары диңгез булды басулар.
Ак тастымал булып юлым калды,
Ә таңнары нинди алсулар!
Күңелем сезнең белән
Дәһшәт тулы фронт юлларында
Эзем калмаса да,
Туган илнең изге ташларына
Каным таммаса да,
Корал чүкедем мин ул дәвердә,
Корал кирәк чакта.
Һәр билгесез солдат каберендә
Минем йөрәк ята.
Кай җирләрне сагынып килсәм дә мин,
Башым ялгыз, димәм.
Үреләүрелә үргә менсәм дә мин,
Җырлар эзләп менәм.
Ят шәһәрдә ялгыз йөрсәм дә мин,
Якын дуслар күрәм.
Ялгыз икәнемне белсәм дә мин,
Күңелем сезнең белән.
Хыялланып йөрим бик еракта -
Нарат урманында.
Әмма күңелем минем алгы сафта -
Галәм юлларында.
Миңа якты, аяз көннәр кирәк,
Җиләс җилләр кирәк;
Җыр язарга хисле, ялкынлы дәрт,
Айлы төннәр кирәк.
Чәчәкләр бирегез!
Көн үтә, яктыракичегә,
Чәчәктәй гомерләр кечкенә.
Таралсын хәвефле болытлар,
Якты көн карасын кешегә.
Менә ул апак биләүдә,
Менә ул таякта - терәүдә...
Ике кат яшәмәс берәү дә,
Чәчәкләр бирегез кешегә!
Минем 100 яшь тулгач язачак җырым
Күз алдымда шаулап 100 ел үтте,
Тел зиначылары үлеп бетте, -
Ялганчыга дөнья тар икән.
Күңелем һәр көн илгә бәхет көтте,
Бәхет көтеп, уй киләбен сүтте;
Эшчәннәргә бәхет бар икән,
Кичләр зәңгәр, таңнар ал икән.
Ничаклы даһилар дөньяга килде,
Ничаклы нәбиләр дөньядан китте, -
Мин һаман да эшлим, мин исән.
Көнгә карап көлеп йөргән өчен,
Кешеләргә шатлык биргән өчен,
Йөрәгем яшь, күңелем шук икән.
Әллә миңа үлем юк микән?
Сүз
Сүз әйтергә тәвәккәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;
Сүз киптерә, төп башына терәп,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,
Сүз сафларны ипли корычтай;
Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,
Сүз дошманны кисә кылычтай.
Моң
Урман буйларында сары юрган,
Галиябану монда арыш урган.
Чәчәк исе килә тирәяктан,
Зөлхәбирә монда печән чапкан.
Ачык зәңгәр һаваларга карап,
Тау битендә утыра ялгыз нарат.
Дастан серен сөйли җилләр килеп,
ТаһирЗөһрә йөргән җирләр кебек.
Көтү үткән тугайларга тулып,
Минем моңым агыла томан булып.
Нет комментариев