АКВАРЕЛЬ ТӨГӘЛЛЕККӘ ӨЙРӘТӘ
Татарстан Сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгате галереясендә II республика акварель күргәзмәсе ачылды.
Акварель - иң катлаулы рәсем техникаларыннан берсе. Шуңа да карамастан, рәссамнар аны бик ярата, чөнки ул күңел халәтен, хисләрне мөмкин кадәр төгәлрәк чагылдырырга мөмкинлек бирә, төсләр сайларга, буяу ягымын төгәл салырга, төсләр закончалыгын тирән аңларга, тиз эшләргә,...