Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

31 март (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.15 сәгатьтә калка, 3.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.03 сәгать. Яңаны торгызу, берләшү көне. Озакка сузылган мөһим эшләр башлау яхшы. Үзегез яраткан һәм үзегезне яраткан кешеләр белән генә очрашыгыз. Туганнар белән...

31 март (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.15 сәгатьтә калка, 3.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.03 сәгать.

Яңаны торгызу, берләшү көне. Озакка сузылган мөһим эшләр башлау яхшы. Үзегез яраткан һәм үзегезне яраткан кешеләр белән генә очрашыгыз. Туганнар белән бер табында җыелу, рәхәтләнеп сөйләшеп утыру көч өсти. Якыннарыгыз белән ызгышмау зарур. Томат, рәйхан чәчү өчен яхшы көн.

Шикәрне киметеп була

Шикәр авыруыннан интеккән кешеләргә озак вакыт буе менә болай дәвалану файдалы. Иртән 1 аш кашыгы бодай көрпәсен кайнар суда яки сөттә җебетәләр, әледән-әле болгаткалап, бүрттерәләр. Бу - 1 көнлек порция, аны, ашаганда, 1әр аш кашыгы кабалар. Шикәрне киметүдән тыш, көрпә эчәклек эшен дә җайга сала, организмнан шлакны чыгара, ябыктыра. Тора-бара дозаны арттырырга да ярый. Яисә киптереп вакланган 1 аш кашыгы фасоль кузагын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашарга 20 минут кала өчтән берешәр стакан эчәләр. Шул ук ысул белән фасоль кузагына яртылаш караҗиләк яфрагы кушып та дәваланырга була, бу очракта шикәр азрак кими, әмма ашказаны асты бизе эшчәнлеге яхшыра.

1 апрель (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 12.28 сәгатьтә калка, 3.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.08 сәгать.

Үзгәрү, чисталык, катгыйлык көне. Һәрнәрсәдә игътибарлы булу сорала. Башлаган эшне ахырына җиткерү мәслихәт. Бик куәтле энергиягә ия көн, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Кисә, чәнчи, кадый торган кораллар белән сак булыгыз. Хәлдән тайганчы эшләмәгез. Ризык туклыклы, файдалы булырга тиеш. Арка, умыртка баганасы зәгыйфь. Шалфей, мелисса төнәтмәләре тынычландыра.

Глаукомадан - томат согы

Табиб кушкан дарулар белән беррәттән, көн саен 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 стакан яңа сыгылган томат согына 1 аш кашыгы бал кушып эчү дә файдалы.

2 апрель (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 13.46 сәгатьтә калка, 4.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.13 сәгать.

Шәфкать, мәхәббәт, сабырлык энергиясе тантана иткән бик куәтле көн. Сәдака бирегез, бүләк, яхшы кәеф өләшегез. Бүген нерв системасы бик сизгер. Ай Арысланда чакта йөрәккә киеренкелек китермәү яхшы, алтынбаш кайнатмасы, соклар эчү файдалы. Роза, нарат, ваниль исе кәеф күтәренкелеген саклый. Ызгышырга, зарланырга, үзеңне кызганырга ярамый, һәркемгә мәхәббәт өләшү хуплана.

Тоз утырудан - дәфнә яфрагы

300 г суга 5 г дәфнә яфрагы салып, нәкъ 5 минут кайнаталар, 3-4 сәгать төнәтәләр, 3 көн буе һәр сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр (иртәнге 8дән кичке 6га кадәр). Аннары 2 атна ял итәләр дә, кабат 3 көн шулай дәваланалар.

3 апрель (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.07 сәгатьтә калка, 4.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.17 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Күптәнге элемтәләр яңару ихтималы зур. Нинди дә булса һөнәргә өйрәнү яхшы. Ач торырга ярамый. Нерв системасына һәм йөрәккә игътибарлырак булу сорала. Хәлиткеч карарлар кабул итү өчен уңышлы көн. Ай Кызда чакта күкрәк читлеге, кояш үрелмәсе, эчәклек зәгыйфь, шунлыктан аларда бернинди процедуралар үткәрергә дә ярамый. Майлы ризык, исерткечтән организм бик каты агуланырга мөмкин. Балтыр буыннарына, аяк табаннарына массаж ясау файдалы.

Чөгендер согы

Башта чистартылган чөгендерне, нитратлары чыгып бетсен өчен, 8-10 сәгать салкын суда тоталар. Аннары согын сыгып, аны 2-3 сәгатькә суыткычка куялар. Дәвалау үзлеген арттыру өчен, чөгендер согына шулкадәр үк кишер яки алма согы кушып эчү яхшы. Организмны чистарту өчен, чөгендер-кишер согын көн саен 200 мл эчәргә киңәш ителә.

4 апрель (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.32 сәгатьтә калка, 4.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.22 сәгать.

Иң әһәмиятле эшләрне башлау көне. Бүген башланган һәр эш уңышлы булачак. Күзләрне арытмагыз. Ач тору өчен иң яхшы көннәрнең берсе. Эрбет, нарат, әфлисун исе тынычландыра. 4-5 апрельдә томат, рәйхан чәчәргә була.

Сарымсак мае

1 баш сарымсакны чистартып, уып, согын чыгаралар, шуңа 1 стакан чистартылмаган көнбагыш мае кушып, 1 тәүлеккә суыткычның аскы киштәсенә куялар. 1 чәй кашыгы сарымсак маена 1 чәй кашыгы лимон согы кушып, көненә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы 1-3 ай. Сарымсак мае баш миендәге тамырларны кысылудан саклый, тын кысуны бетерә.

5 апрель (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.59 сәгатьтә калка, 5.01 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.27 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Төрле вәсвәсәләрдән, ялкаулыктан, хайвани инстинктларның җиңүеннән сакланыгыз. Хисләрегезне контрольдә тотыгыз. Эчәклек, талак, ашказаны асты бизе зәгыйфь. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый. Балан, мүк җиләге, сөт файдалы. Әрем, рәйхан, ясмин исләре эч пошуны баса. Үсемлекләрне күчереп утырту өчен яхшы көн.

Балан төше

Әгәр көн саен балан төше ашасаң, үт һәм бәвел куыгындагы, бөерләрдәге ком һәм ташлардан котылып була. Моның өчен көн дәвамында 10-15 төшне, берәм-берәм, йотарга кирәк. Бу шулай ук эч кибүне бетерә, артык холестеринны чыгара.

6 апрель (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.30 сәгатьтә калка, 5.21 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 13.31 сәгать.

Күңел тынычлыгын саклау мөһим. Кычкырырга, усалланырга ярамый. Беркемгә дә начарлык эшләмәгез. Сәнгать белән шөгыльләнү уңышлы. Фикер туплау, фәнни хезмәт язу өчен иң кулай вакыт. Кан әйләнеше системасы, тез буыннары зәгыйфь. Кан авырулары кискенләшергә мөмкин.

Американча арахис мае

300 г арахис, 2-3 аш кашыгы зәйтүн мае, ярты чәй кашыгы имбир кирәк. Арахисны кыздыралар (газ өстендә дә, микродулкынлы мичтә дә ярый), суытып, элпәсеннән чистарталар. Комбайнга салып, май сибәләр, имбир кушалар һәм башта ваклаталар, аннары издерәләр. Күбрәк издергән саен, май йомшаграк була бара. Ак икмәккә сылап ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев