16 декабрь 2023 яңалыклары
-
Рәмзия Хөсәенова: Карт тупыллар дәшеп кул изиләр, Шуннан иде безнең юл башы...
Кукмара төбәгендә Рәмзия ханымны ишетеп-күреп белмәгән инсанны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый торгандыр. Җөмһүриятебезнең мәдәни даирәсенә дә аның исеме яхшы ук таныш дип беләм. Ул бу мәртәбәгә 37 ел гомерен авыл, район мәдәниятенә багышлап, аңа фидакярләрчә хезмәт итеп һәм үз эшен югары һөнәри дәрәҗәдә башкарып иреште. Ике мәртәбә Бөтенрусия халык иҗаты фестивалендә җиңеп чыккан якташыбызның уңганлыгы-булганлыгы рәсми рәвештә дә танылды: 1992 елда ук аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән шәрәфле исем бирелде.
-
Айга кырын карама (16-22 декабрь)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!