Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәмзия Хөсәенова: Карт тупыллар дәшеп кул изиләр, Шуннан иде безнең юл башы...

Кукмара төбәгендә Рәмзия ханымны ишетеп-күреп белмәгән инсанны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый торгандыр. Җөмһүриятебезнең мәдәни даи­рәсенә дә аның исеме яхшы ук таныш дип беләм. Ул бу мәртәбәгә 37 ел гомерен авыл, район мәдәниятенә багышлап, аңа фидакярләрчә хезмәт итеп һәм үз эшен югары һөнәри дәрәҗәдә башкарып иреште. Ике мәртәбә Бөтенрусия халык иҗаты фестивалендә җиңеп чыккан якташыбызның уңганлыгы-булганлыгы рәсми рәвештә дә танылды: 1992 елда ук аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән шәрәфле исем бирелде.

ҮКЕНМИМЕН

Үкенмимен бу дөньяга 
Килгәнемә һич кенә дә.
Туган якның якынлыгын 
Тоеп үстек кечкенәдән.

Табигатьнең олы хисен 
Яшермәде дөнья бездән. 
Колач җәеп йөзеп киттек 
Тормыш дигән зур диңгездән.

Сагынып кайтып керергә 
Җанга якын төбәгем бар. 
Шушы җирдә бөдрәләнеп 
Үскән каен-имәнем бар.

Туган ягым, һәр каеның, 
Талың якын күңелемә, 
Һич кенә дә үкенмимен 
Бу дөньяга килгәнемә.
 
ҖИРНЕ ТЫҢЛА

Сулаганын тоям кебек кайчак, 
Үләненә ятып тын калсам.
Тыны бетеп, буылып сулый Җирем, 
Тып-тын калып әгәр тыңласаң.

Иңнәрендә никадәрле авыр 
Тимер-бетон йөкләр яталар!
Физик көчләр, химик көчләр Җирне 
Үзәгеннән читкә тарталар.

Чишмәсенә салып, читкә түгә,
Агыза Җир моңын-сагышын.
Үләненә ятып тыңлап кара, 
Ишетерсең зарлы тавышын.

ЮЛДАГЫ УЙЛАР

Тагын китәм шушы юллар белән, 
Баганалар саны һаман бер. 
Ерактан ук исәнлекне сорый 
Ак челтәрле таныш зур күпер.

Челтәренә карап, әнкәемнең 
Бәйләп куйган шәлен хәтерлим. 
Җанга якын җирдән ерагаеп, 
Ашыгып кына поезд теркелди.

Тирә-яктан туган җирнең яме, 
Нуры, төсе, исе бөркелә. 
Илсез-җирсез гомер итүләрне 
Һич теләмәс идем беркемгә.
 
ТУГАН ЯК ЧАКЫРУЫ

Туган якта гына исә торган 
Йомшак җилләр сыйпар юлларны. 
Урап кайтырлар дип көтә нигез 
Ерак сәфәр чыккан улларны.

Менә-менә кайтып керер диеп 
Хәбәр көтә төп йорт юллардан. 
Кайчан кайтсаң, ишекләре ачык, 
Атттьт пешкән, чәе кайнаган.

Бакчадагы алма-чияләре 
Сыгылып төшкән кебек сагыштан. 
Ятим итмә туган нигезеңне,
Узып китеп йөрмә язмыштан.

Ялгызлык ул фарыз гамәл түгел, 
Яшәешнең кирәк дәвамы. 
Сабыйларның шавын бик юксына 
Нигез бакчасының аланы.

Яшел үзәнлектә аунап үткән 
Балачакның өлкән юлдашы –
Карт тупыллар дәшеп кул изиләр,
Шуннан иде безнең юл башы.
 
Әнкәебез кылган юл догасы 
Исән-имин йөртә юлларда. 
Ирешсен ул дога чакыру булып 
Чит җирләрдә йөргән улларга.

Әллә ниләр табар кебек булып 
Юк җирләрдән бәхет эзлибез. 
Өметләргә төренеп, сабыр гына 
Кайтыр улын көтә төп нигез.


СИҢА КАЙТСАМ

Яшьлегемнең матур хатирәсен 
Синнән эзлим, туган төбәгем.
Ямьле илләр бик күп, ләкин читтән 
Матурлыгың тарта йөрәгем.

Әллә ничә урыйм, сиңа кайтсам, 
Сукмакларым, инеш буйларым. 
Дусларым да бик сагынып кайта 
Таратырга борчу-уйларын.

Әй туган як, тулы тормышымның 
Моң шатлыкка иң бай җыры син. 
Киткән кеше генә белә микән 
Кояшыңның үзгә җылысын.

Киткән чакта, ничә борылып карыйм, 
Алып китәр әйбер бар сыман.
Чатта үскән каен кулын изи,
Яшьләй сөйгән газиз яр сыман.
 
ҖӘННӘТ

Җир өстендә җәннәт әнкәйләрнең 
Аяк асларында, дигәннәр.
Җиргә килгән затлар әнкәйләрнең 
Мең газабы белән килгәннәр.

Иләһ әмере белән җан өрелеп,
Бу дөньяга аваз салганнар.
Тик бәхетле булган әнкәйләрнең 
Догаларын алып калганнар.

* * *
Искән җилләр канатында мәңгегә
                                             кайтмас булып
Тарихка очты иске ел, әйтерсең лә 
                                                     ак болыт!
Өч йөз алтмыш биш көн торган
                             гомерне үзенә төйнәп 
Кайтмаска дип китеп барды,
                        хушлашу җырын көйләп.

Аклык-сафлык бөркеп торган
                               салкыннары бар иде, 
Күңел кылларын тибрәткән яшел
                                           язлары килде.

Җәйне, көзне үзенә алып китәм,
                                    хушлашыйк, диде... 
Бүген шушы бер ел белән
                             саубуллашырбыз инде.

Авыл күгенә бизәкләп котлау 
                                         язган ак болыт, 
Өр-яңасы килә елның ак булып,
                                             матур булып.
 
КӨЗГЕ МОҢ

Табигатьнең иңнәренә салып 
Ак болытлы йомшак беләген, 
Сап-сары көз энҗе сибә җиргә, 
Тели-тели изге теләген.

Пәрәвәзле чуак яктысында 
Җем-җем итә яңгыр тамчысы.
Ерак офыкларда соңгы тапкыр 
Ялтырады яшен камчысы.

Сыгылмалы, утлы миләшләрдән 
Гафу сорагандай, тезләнеп,
Пыр туздырып алтын яфракларны,
Җилләр йөри нидер эзләнеп.

Җан тартыла алтын яктылыкка, 
Җәйдә калган эзне эзләргә. 
Салмаклана кеше көзләрендә, 
Олыгая кеше көзләрдә.

КЫШ КҮЛМӘГЕ

Мин яраткан алтын сары төсләр 
Кар астында калды, күмелде.
Туен көткән яшь кәләштәй, дөнья 
Өр-яңа ак күлмәген киде.

Вакыт җиткән. Кыш юрганын япкан, 
Күмелгән шул көзге матурлык. 
Үткәннәрне дә каплый ул юрган, 
Юллар юк шул кире кайтырлык.
 
* * *
Сабый чакта гына казалардан 
Саклый безне, саклый фәрештә. 
Белеп-белми кылган гөнаһыбыз 
Киртә була аннан һәр эштә.

Көч-куәтле чакта, кешеләрнең 
Бик күп булса әгәр ялгышы,
«Нигә алай эшләдем икән?» – дип 
Үкенеп уза калган яртысы.

КАЕН ЕЛЫЙ

Яшел яфрагыннан җылы тамчы 
Шуып төшеп, җиргә сыена.
Каен елый. Энҗе күз яшьләре 
Тама җирнең җылы куенына.

Табигатькә серен сөйли каен, 
Тып-тын гына түгә моң-зарын. 
Яшен ташы кара күмер иткән 
Бер тамырдан үскән яшь парын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев