Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 декабрь (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.12 сәгатьтә калка, 19.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Өрек сихәте 

Өректәге калий йөрәк мускулына бик яхшы тәэсир итә, организм тукымаларындагы артык сыеклыкны чыгарырга булыша. Ул шулай ук ашкайнату барышын да көчәйтә, коры ютәлдән дә дәва бирә. Балаларга исә үсәргә ярдәм итә, сәламәтлекне ныгыта. Һиндстан һәм Пакыстан галимнәре әйтүенчә, өрек җимешен даими ашау гомерне озайта. Тибет медицинасында өрек төше ютәлгә һәм күңел болгануга каршы чара буларак кулланыла. Абрикос согы организмда тоз әйләнешен яхшырта һәм шуңа бәйле рәвештә йөрәк эшчәнлеген нормага сала. Кан басымы югары булган кешеләргә өрек ашау бигрәк тә файдалы.

17 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.28 сәгатьтә калка, 21.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Инҗир ютәлне баса

Ютәлләгәндә, тамак авыртканда, 2 ин­­җирне турап, 1 стакан сөткә салалар, кайнатып чыгарып, бик сүрән утта ярты сәгать пешерәләр. Көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, кайнар килеш 1 әр стакан эчәләр. Теш сызлаганда уртларны җылы инҗир белән ышкысаң, авырту берничә сәгатькә басыла.

18 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.39 сәгатьтә калка, 22.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Тавыш карлыкканда

Вакланган шалфей, эвкалипт, ромашка, тырнак гөл яфракларын тигез микъдарда алып, өстенә кайнар су коялар, бераз суынгач, сөзеп, тамакны чайкыйлар һәм ингаляция ясыйлар. Әгәр шул төнәтмәгә 1 аш кашыгы бал кушып, 10-15 минут кайнатсаң, сыек ширбәт барлыкка килә, аны көненә 5 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәргә була.

19 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.48 сәгатьтә калка, 0.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Тоз тешне ныгыта

Бер чеметем борыч һәм чирек чәй кашыгы аш тозы катнашмасы – менә дигән теш порошогы. Көн саен тешне шуның белән чистарту кариестан саклый, авыздан килгән тәмсез исне бетерә, урт канавын, теш сызлавын туктата. Уртларны ныгыту өчен, аларга көн саен сарымсак ышкырга кирәк. Дәва курсы – 2 атна. Аннан соң 5 көн ял итеп, тагын кабатларга мөмкин.

20 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 12.55 сәгатьтә калка, 1.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

21 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.03 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 6.59 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Кальций чыганагы

Йомырка кабыгы – җиңел үзләштерелә торган кальций, витамин һәм мик­роэлементларның табигый чыганагы. Йомырканы җылы суда сабынлап юалар, эчен бушаткач, яхшылап чайкыйлар һәм, кайнар суга салып, 5 минут кайнаталар. Кипкәч, элпәсеннән чистарталар һәм бик вак итеп төяләр. Аяк-кул сынганда, яртышар чәй кашыгы порошокны көненә 3 тапкыр кабалар, артыннан җылы су эчәләр. Озак дәваланырга туры киләчәк, тик сөякләр яхшы ялганачак. Кышкы һәм язгы витамин кытлыгы чорында ярты чәй кашыгы порошокны иртәнге ашка кушып ашау файдалы. Дәва курсы – 2-3 атна. 

22 декабрь (җомга). Җөмәдел ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 13.13 сәгатьтә калка, 3.26 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 6.59 сәгать. 

Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Кабаклы аш

250 грамм кабак, 100 грамм кишер, 125 мил­лилитр сөт, 1-2 сабак яшел укроп яки петрушка кирәк. Кабак белән кишерне шакмаклап турап, кайнап торган суга салалар, 20-25 минут пешерәләр, бераз суытып, блендер белән издерәләр. Туралган укроп яки петрушка, җылытылган сөт кушып, сүрән утта 5 минут пешерәләр. Артык куерып китсә, яшелчәләр пешкән шулпа белән сыекларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев