15 август 2022 яңалыклары
-
Татарстан методистлары: «Уч төбенә генә карап утырсак, файдабыз аз булыр»
Республикабызның мәгариф системасында хезмәт куючы биш йөз методист беренче тапкыр бер мәйданда җыелды. «Методистлар форумыннан мәгариф хезмәткәрләре нәрсә өмет итә? Заманча методист нинди булырга тиеш?» дигән сорауларны форумда катнашучыларның үзләренә юлладык.
-
Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 400 гә якын бала спорт потенциалына диагностика узды
Тест күрсәткәнчә, балаларның 15,1% ы үзләре өчен туры килми торган спорт төре белән шөгыльләнә.
-
Тина Кузнецова һәм АИГЕЛ Казанда узачак «Итил» фестивалендә чыгыш ясаячак
Бәйрәм мәйданчыгы үзәгендә зур төшке аш өстәле булачак, ул Идел буе халыкларының дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштырачак.
-
«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк
Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.
-
Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчетен ремонтлау эшләре дәвам итә
Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетенең «Мәчет бинасы» архитектура һәйкәле бинасының 3нче катында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә. Ул 1910-1914 елларда төзелгән булган.
-
«Безнең ишегалды тавышы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады
Казанда «Безнең ишегалды тавышы. Безнең команда тавышы» халык караокесы конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Шәһәр халкы башкаланың барлык районнарында 19 мәйданчыкта чыгыш ясаячак, теләгән һәркем җыр башкара һәм финалга чыгу өчен көрәшә алачак.
-
Кояшлы Резеда
Резеда Галимова – Илһам Шакиров исемендәге олы бүләкне беренчеләрдән булып алган җырчы. Аңа бөек җырчы белән озак еллар бер коллективта эшләү бәхете насыйп була, бу бүләк шуңа да аеруча кадерле.