11 июнь 2024 яңалыклары
-
Корбан бәйрәме белән шәһәргә Казан иконасының Мәскәү исемлеген алып килү вакыты туры килә
Казан Изге Ана иконасының могҗизалы Мәскәү исемлеген Татарстан башкаласына алып киләчәкләр. Образ 14-16 июньдә шәһәрдә булачак. Бу вакытта мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Казан епархиясенең Миссионер бүлеге җитәкчесе, иерей Александр Ермолин бүген «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
-
Каюм Насыйри исемендәге туган якны өйрәнү эшләре I Республика конкурсына гаризалар кабул ителә
Татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйри туган көнне - 14 февральдә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү эшләре конкурсын башлап җибәрде. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстан Республикасында Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
-
Гөлфәгыйзә Юлышева: «Мин исән!»
(ХИКӘЯ)
-
Булат Ибраһим: «Бу заман шулкадәр тизләнде...»
(ШИГЫРЬ)
-
Казанда Сабантуйны бәйрәм итү урыннарына кадәр бушлай махсус автобуслар йөриячәк
Шәһәр халкына җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итәләр.
-
Сосо Павлиашвили Россия көнендә «Казан» гаилә үзәге янында узачак концертта чыгыш ясаячак
Бәйрәм алдыннан 500 активист 75х50 метр зурлыктагы Россия флагын җәелдерәчәк.