Мәдәни җомга

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны Омск шәһәре аэропортында Омск өлкәсенең Хөкүмәт рәисе урынбасары, төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Михаил Каракоз, Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов каршы алды.

Милли Шура рәисе бүген 360 еллык тарихы булган татар авылы – Каракүлгә барачак. Биредә шул уңайдан тантаналы чара оештырыла. Исегезгә төшерәбез, әлеге авылда быелның 6 нчы маенда зур янгын чыгып, йортлар янды. Йорт-җирсез калган милләттәшләребезгә дөньяның төрле почмакларыннан ярдәм иттеләр. Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтүе турында да язган идек. Омск өлкәсе губернаторы тарафыннан да татар авылына матди ярдәм бирелә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән берлектә, авылның тарихи датасы уңаеннан оештырылган чарада катнашып, агачлар утыртачак.

 

Татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: