7 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Быел Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар саны арткан
Татар яшьләре көннәре 14-18 сентябрьдә узачак.
-
Казанда халык язучысы Гәрәй Рәхимне соңгы юлга озаттылар
«Ул гомере буе татар әдәбияты, милләт өчен эшләде», — диде язучының улы Давыт Родионов.
-
10 меңгә якын казанлы балалар лагерьларына юлламаның яртысы өчен кешбэк алган
Шәһәр читендәге лагерьларда бушлай 669 бала ял итте.
-
Мин карак белән яшим?
Алдан кисәтәм, исемнәрне үзгәртеп бирәм. Хурлык бит бу, кешедән оят... Ленар белән өйләнешкәнгә ике ел. Ышанасым килмәсә дә, ул карак дигән фикергә килдем. Мондый хәлгә калган кеше язу түгел, бөтенләй укымыйдыр да. Сездә дә шулай булдымы дип соравым түгел. Татар гаиләсендә сирәк күренештер бу. Шулай да, бүлешәсем килә. Читтән генә булса да үзегезне минем хәлгә куеп, киңәш бирегезче...
-
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны Омск шәһәре аэропортында Омск өлкәсенең Хөкүмәт рәисе урынбасары, төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Михаил Каракоз, Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов каршы алды.
-
Илсур Метшин: "Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтлебез!"
Куларбаларны майларга, капчык-букчаларның зурракларын барларга ашыгыгыз. Казанда 11 сентябрьдән традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Мэр Илсур Метшин казанлыларга капчыкларының зурракларын әзерләргә кушты. Ярминкәләр кайчанга кадәр дәвам итәчәк?
-
Мөселман киносы төрки дөньяны тетрәндерә
XVII Казан Халыкара мөселман кинофестивале бәйге программасындагы уен фильмнарын күрсәтүне дәвам итә. Кичә Россия, Пакистан, Әзербайжан, Франция-Испания, Кыргызстанның кыска метражлы фильмнарын карадык.
-
Түбән Камада барлык башлангыч сыйныфларны биш көнлек уку атнасына күчерү ниятләнә
1 сентябрьдән Түбән Каманың 17 гомуми белем бирү учреждениесендә башлангыч сыйныфлар биш көнлек уку атнасына күчте.