Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тина Кузнецова һәм АИГЕЛ Казанда узачак «Итил» фестивалендә чыгыш ясаячак

Бәйрәм мәйданчыгы үзәгендә зур төшке аш өстәле булачак, ул Идел буе халыкларының дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштырачак.

Россия башкаручысы Тина Кузнецова һәм электрон хип-хоп-дуэты АИГЕЛ 20 нче августта Казанда узачак Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте «Итил» фестивалендә чыгыш ясаячак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

 

Казан Мэры Илсур Метшин «Итил» фестиваленә башка төбәкләрдән кунаклар киләчәген билгеләп үтте. «Барлык чараларда да яшьләрнең актив катнашуы куандыра. Без халыкларның гореф-гадәтләре һәм аларның мәдәниятен саклап калу турында яшьләр белән бер телдә сөйләшергә мөмкинлек бирүче заманча формалар эзләдек. Бу килеп чыкты. Яшь иҗат коллективлары «Итил» фестиваленә фолк-музыкага булган үз карашлары белән килде. Әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең яраткан җырлары заманча интерпретациядә яңгырый башлады. Димәк, яшьләр әлеге традицияләрне дәвам иткәндә, милли мәдәният яшәячәк әле», – диде шәһәр башлыгы.

«Итил» фестивале 12:00 дән 22:00 гә кадәр Горький исемендәге паркта узачак. Мәйданда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән килгән рәссамнар һәм һөнәрчеләр ярминкәсе оештырыла, Идел буе халыкларының милли ашлары белән фуд-корт, мастер-класслы балалар зонасы һәм ике сәхнә урнашачак.

Фестивальне Мәскәү, Хакасия, Чукотка, Дагыстан, Тыва һәм Карелиядән «ЭтноLife» бөтенроссия проекты финалистлары ачачак. Кече сәхнәдә тамашачыларга бию, халыкның мәдәни кодын чагылдыру турында сөйләүче бию перформанслары күрсәтеләчәк. Төп сәхнәдә милли музыканы экспериментлаучы һәм үзгә элементлар белән җиткерүче музыкантлар чыгыш ясаячак. Шулай ук Марий Элдан «УЕН», Удмуртиядән Post-dukes, Мәскәүдән Baysara, Әлмәттән ABIEM Project, Чуашстаннан Shanu, Башкортстаннан Yalfy фолк-башкаручылары чакырылган, бәйрәмдә тагы Казанның Zakaria төркеме дә чыгыш ясаячак. Тина Кузнецова һәм АИГЕЛ чараның хедлайнерлары булачак», – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.

Бәйрәм мәйданчыгы үзәгендә зур төшке аш өстәле булачак, аның артында барлык теләүчеләр дә сыйлана алачак. Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, фестивальнең бу элементы Идел буе халыкларының дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштырачак.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр Идел буе халыкларының «Итил» фестивале узган елның көзендә «Казан» гаилә үзәге территориясендә узды. Ике көн эчендә анда 9 меңгә якын кеше булды, ә төп сәхнәдә Россия башкаручысы Маниж чыгыш ясады.

Шулай ук август аенда «Черек күл» паркында «Тормыш агачы» фестивале дәвам итәчәк. Проект шәһәр халкын фин-угыр һәм төрки халыкларның мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган телләре белән таныштыра. Мари мәдәниятенә багышланган беренче чара 14 нче июльдә узды, 28 нче июльдә шәһәр халкына удмуртларның гореф-гадәтләре, ә 11 нче августта чуашларның мәдәнияте турында сөйләделәр. 25 нче августка мордва мәдәнияте бәйрәме планлаштырылган.

«Без татар халкының иҗаты белән генә чикләнмибез, мари, чуаш, удмурт мәдәниятләре кичәләрен дә уздырдык. Гомумән алганда, мәдәни программа бай, төрле мәйданчыклар кулланыла», – диде И.Метшин. Мэр шәһәр халкын һәм башкала кунакларын бу җәйдә парклардагы фестивальләргә чакырды.

 

Зилә Гайфи

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев