Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда быел җиде мәдәният йорты төзеләчәк һәм капиталь төзекләндереләчәк

«Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча, узган елда Минзәлә һәм Кукмара районнарында 100 урынга өч мәдәният йорты төзелгән.

Татарстанда быел җиде мәдәният йорты төзеләчәк һәм капиталь төзекләндереләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.

«2022 елда беренче тапкыр федераль финанслау кысаларында мәдәният йортларына капиталь ремонт ясалачак», – диде ул.

Юлия Әдһәмова 2021 елда «Мәдәният» илкүләм проекты күрсәткечләренә тулысынча ирешелгәнен әйтте. Проектны гамәлгә ашыруга былтыр 451 млн сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән, Татарстан казнасыннан 130 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән.

«Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча, узган елда Минзәлә районы Коноваловка авылында һәм Кукмара районының Аш-Буҗи, Чишмәбаш авылларында 100 урынга өч мәдәният йорты төзелгән. Казанда ике балалар музыка мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелгән, Яшел Үзән һәм Алабугада ике мәдәни үсеш үзәге төзелә башлаган.

Республика программалары буенча 341 клуб төзелгән һәм 233е төзекләндерелгән, шулай ук 26 сәнгать мәктәбенә ремонт ясалган.  

Шулай ук, Юлия Әдһәмова «Пушкин картасы» программасы буенча сатылган билетлар саны буенча Татарстан илдә беренче урын алганын әйтте.

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев