Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан халыкларының «UenFest» II төбәкара традицион уеннар фестиваленең зона этабы фестивале Олы Кайбыч авылында үтәчәк

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның «UenFest» II Төбәкара традицион уеннары фестиваленең зона этабы 13 августта Олы Кайбыч авылындагы «Дубрава» паркында узачак. Фестивальне ачу һәм катнашучы командаларның чыгышы мәйдан территориясендә 13:30 сәгатьтә була. Аннары фестиваль кунаклары «Кичке уен» дип аталган күңел ачуларда катнашачак.

Бер мәйданчыкта татар, рус, чуаш, керәшен милли киемнәрендә катнашучылар чыгыш ясаячак. Программа матур прологтан башлана, аннары фестивальдә катнашучылар белән генә түгел, кунаклар белән дә уеннар һәм биюләр узачак. Программаның музыкаль өлеше төрле традицион уен коралларында җырлар, дәртле уеннар белән тулыландырылачак. Фестиваль кунаклары өчен кыр кухнясы, аттракционнар, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре куелган лавкалар планлаштырыла.

«UenFest» фестивалендә катнашучыларны бүләкләү Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында узачак.

Концерт программасында «ZAKARIA» күпмилләтле фольклор төркеме, Базарбай Бикчәнтәев, Айдар Рәкыйпов, Вадим Фәтхинуров чыгыш ясаячак.

"Уен фест" - ул балаларны халык мәдәнияте ярдәмендә виртуаль аралашуга түгел, ә тере хәлгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән масштаблы проект. Бөтен республика буенча артистлар катнашында 2000дән артык уен тамашасы һәм мастер-класслар  оештырылды. Хәзер "Уен Фест" фестиваленең яңа зона этабы башланды. Бөтен Татарстан буенча күчмә зона турлары белән традицион уеннар үткәрелә. Зона этабында Апас, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Кайбыч районнарыннан балалар командалары катнаша. Уен командаларының иң яхшылары киләсе фестивальдә катнашу өчен, киләсе этапка уза.

«Кичке уен» халык бәйрәме инде алтынчы ел Олы Кайбыч авыл җирлегендә «Дубрава» Үзәк паркында үткәрелә. «Кичке уен» бәйрәменең тамырлары борын-борыннан бара. Кич белән татар авылларының кызлары һәм егетләре елга янына җыелдылар, күңелле уеннар үткәрделәр, гармун астында җырлар җырладылар, таган аттылар. Кичке утырулар рус һәм чуаш авылларында да булды.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе, Кайбыч муниципаль районының мәдәният бүлеге, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты.

 

 

"UenFest»II Төбәкара фестиваленең зона этабы

"Кичке уен» район фестивале

ПРОГРАММАСЫ

13:30-14:30 - Татарстан халыкларының «UenFest» II төбәкара традицион уеннар фестивалендә катнашучылар чыгышы.

15:00 - төрле милләт коллективларының чыгышы. Музей хезмәткәрләре. Кайбычта Имәнлек паркына кадәр (һәр коллектив үз мәйданында коллективлар парадын каршы ала).

16:20 - Пролог. "Кичке уен"бәйрәмен ачу.

16:40 - «ZAKARIA» күпмилләтле фольклор төркеме  һәм Базарбай Бикчәнтәевнең  чыгышы.

17: 00 - Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улының котлау сүзе.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Әюпова Ирада Хафизҗан кызы.

- Район өлкәннәрен хөрмәтләү.

- «UenFest» фестивалендә катнашучыларны бүләкләү.

1 блок: Татар коллективлары чыгышы. «Зәлидә» татар халык биюе (барлык коллективларны һәм катнашучыларны җәлеп итеп).

- «Әтәч тоту» уены.

2 блок: "Земляки" рус коллективы чыгышы.

- «Воротца»рус халык уены.

3 блок: "Палан" чуаш халык ансамбле чыгышы

- Чуаш бию уены.

4 блок: Керәшен коллективларының чыгышы. «Керәшен биюе» халык бию коллективы (барлык коллективларны һәм катнашучыларны җәлеп итеп).

5 блок: Районның барлык коллективлары чыга.

- «Зәлидә» биюе башкарыла (ябылу тантанасы).

19:00-татар эстрадасы артистлары Айдар Рәкыйпов, Вадим Фәтхинуровның концерт программасы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев