11 август 2021 яңалыклары
-
Горький исемендәге паркта «Агачлар ни турында җырлый» спектакленең премьерасы була
Уникаль куелышка килергә теләүче казанлыларны һәм шәһәр кунакларын бүген яшел кырда 18:30 сәгатьтә көтеп калалар.
-
«Слэм» заманча шигърият фестивале продюсеры Регина Әхмәтова: «Без Казанда әдәби-шигъри тусовка булдырырга телибез»
Шимбә көнне узачак фестиваль кунакларын әдәби лекторий, китап җыентыгы, ачык микрофон һәм танылган шагыйрә Ах Астахова чыгышы көтә.
-
Балаларыбызга һөнәр сайларга ярдәм итик
Һәркемнең кечкенә вакытында “Киләчәктә үскәч кем булырмын, нинди һөнәр үзләштерермен икән?” – дип уйланган вакытлары булгандыр. Бу гадәти кебек.
-
Татарстан халыкларының «UenFest» II төбәкара традицион уеннар фестиваленең зона этабы фестивале Олы Кайбыч авылында үтәчәк
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның «UenFest» II Төбәкара традицион уеннары фестиваленең зона этабы 13 августта Олы Кайбыч авылындагы «Дубрава» паркында узачак. Фестивальне ачу һәм катнашучы командаларның чыгышы мәйдан территориясендә 13:30 сәгатьтә була. Аннары фестиваль кунаклары «Кичке уен» дип аталган күңел ачуларда катнашачак.
-
Татарстанда Кызыл китапка кертелгән агулы тарантул табылган
Көньяк рус тарантулы гадәттә ярымчүл, дала һәм урман-дала зоналарында очрый.
-
1938 елда татар телендә чыккан «Кызыл десант» китабын электрон форматта укып була
Афзал Шамов тәрҗемә иткән китапта 1920 елның көзендәге вакыйгалар, Кырымнан Кубаньга Врангель гаскәрләре керү турында сүз бара.
-
Арча имамы Илдар хәзрәт Шәймәрдановның йорты янып беткән
Янгын сүндерүчеләр һәм авыл халкының тырышлыгына карамастан, хәзрәтнең йорты көлгә әйләнгән.