Мәдәни җомга

Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариев каберенә чәчәкләр салды һәм рухына дога кылды

«Габдулла Кариев искиткеч зирәк бала була, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә», - дип искә алдылар артистны.

Яңа Бистә зиратында бер төркем татар зыялылары татар театрына нигез салучыларның берсе, артист, режиccер Габдулла Кариевны искә алды. Алар артистның каберенә чәчәкләр салды һәм рухына дога кылды.

«Габдулла Кариев тормышын татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлый. Ул 1886 елның 8 маенда Татарстанның хәзерге Нурлат районы Күлбай Мораса авылында Хәйрулла абый гаиләсендә туа. Күренекле авылдашымның исемен хәтердә гел яңартып, хөрмәтләп тору – минем бурычым», - диде «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов.

 

 

Аның фикеренчә, Габдулла Кариевның исеме татар халкы тарихында калды. «Габдулла Кариев исемендәге театр, музей, урамнар бар. Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә без аның юбилее уңаеннан кичәләр оештыруда катнаштык. Аның 125 еллыгына «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә чыгып килә торган Габдулла Кариевка багышланган китабын бастыруда булыштым», - диде ул.

 

 

Фәрит Мифтахов быел май-июнь аенда Күлбай Мораса авылына кайтып, спектакльләр куеп, музейда матур очрашулар уздырырга ниятләүләрен әйтте. «1988 елның 22 апрелендә Кариевның туган авылы Күлбай Морасада ачылган музее да якташларына кадерле бүләк булып тора. Музей каршындагы бюстына һәрчак чәчәкләр куела», - ди ул.

Чарада катнашкан Гөлнур Айзат әйтүенчә, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар чыгышын Һади Такташның «Кари кичәсенә багышлап» дип язылган «Карт артист» шигыреннән юллар белән башлады. «Сүзләр артык кебек, тын торасы килә. Бу тынлыкта – сагыну да, ярату да, хәтер дә. Ни кызганыч, исән чакта еш кына бер-беребезнең кадерен белмибез, соңыннан гына ваемлыйбыз», - диде ул.

 

 

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгышында Габдулла Кариев белән Габдулла Тукайның каберләрен янәшә булуын искәртте. «Тукай мәйданчыгы дигән урында басып торабыз икән, бер дә юкка гына түгел. Бу ике Габдулланың дуслыгына тагын бер дәлил булып тора», - диде ул.

 

 

Татарстанның атказанган укытучысы, язучы, шагыйрә Гөлнур Айзат әйтүенчә, Габдулла Кариев башлангыч белемне туган авылында ала. Кизләү мәдрәсәсендә укый. «Ул искиткеч зирәк бала була, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә. Авыл мулласы Зариф үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме бирә Һәм Миңлебай халык арасында «Габдулла карый» дип йөртелә башлый», - диде ул.

Соңрак мәдрәсә шәкертләре шигырьләр укыды. Габдулла Кариевны искә алу катнашучыларның бергәләп әрвахлар рухына дога кылуы һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.

  • Габдулла Кариевны искә алуда Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының әдәби бүлек җитәкчесе Ләйсән Фәизова, директор урынбасары Лилия Гәрәева, сәхнәләштерү бүлеге мөдире Расих Солтанов, труппа мөдире Эльвира Карпухина, актерлар Диләрә Зиннәтова, Альбина Ногманова да катнашты.

 

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: