12 май 2022 яңалыклары
-
Камал театрында шагыйрь Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уза
24 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында күренекле татар шагыйре Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган «Чытырманда былбыл сайрый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.
-
Казан марафоны вакытында шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк
Җиңел атлетика ярышлары вакытында кайбер автобуслар һәм троллейбуслар маршрутларына үзгәрешләр кертеләчәк.
-
Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда салыначак
Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда салыначагын әйтте.
-
Россиядә 8-17 яшьлек балалар өчен яңа пособиеләрне түли башладылар
Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге өч миллион ярым балага хөкүмәт ярдәм күрсәтәчәк, дип белдерде премьер-министр Михаил Мишустин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
-
Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариев каберенә чәчәкләр салды һәм рухына дога кылды
«Габдулла Кариев искиткеч зирәк бала була, 12 яшендә Коръәнне яттан өйрәнә», - дип искә алдылар артистны.