Мәдәни җомга

Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкының шатлыгын уртаклашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Ул эш сәфәре барышында «Энергетик» мәдәният сараена ясалган капремонтны бәяләде. Шулай ук ул биредә Аяз Гыйләҗев исемендәге татар театры бинасын ачуда катнашты.

Шәһәрнең иң иске мәдәният сараена ремонт үткән елның язында башланып киткән иде. Төзүчеләр түбәне яңадан япканнар, искергән инженер коммуникацияләрен алмаштырганнар, концерт залын ремонтлаганнар. Шулай ук бинаны яңа сәхнә белән җиһазландырганнар.

Рөстәм Миңнеханов ремонт эшләре нәтиҗәләре белән танышты, яңартылган мәдәният сараен карап чыкты һәм учреждение хезмәткәләре белән аралашты. Мәдәният сарае директоры Гөлзадә Рзаева «Энергетик»та уздырылучы шәһәр һәм республика чаралары турында сөйләде: фестивальләр, күргәзмәләр, концертлар. Тамашачылар залы 634 урынлык, тантаналар өчен кече зал да бар.

Аннары кече залда ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы узды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, гаилә дәүләтебезнең таянычы булып тора. «Барыгызны да котлыйсым килә. Балалар – безнең киләчәгебез. Бүген яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Шуларның бер формасы – ана капиталы сертификатлары. Хәзер сертификатны беренче бала тугач та алып була. Балаларыгызның шатлык кына китерүләрен телим», - диде ТР Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрын ачу тантанасында катнашты. Республика җитәкчесе театрны Чаллының барлык әдәби-мәдәни йөзен билгеләүче үзәк дип атады. Чаллы театры - Татарстанның иң яшь театр коллективларының берсе. Театрның иҗади юлы 1990 елда Рабит Батулланың «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектакле белән башланып китте. Коллективта 79 кеше, театр труппасын 29 артист тәшкил итә.

Театрның 30 еллык юбилеена коллектив яңартылган бина гына түгел, ә яңа исем дә алды. Чаллы татар дәүләт драма театрына күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗев исеме бирелде.

Тантанага Аяз Гыйләҗевның гаиләсе - хатыны Нәкыя апа, уллары да килгән иде.

 

 

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: