10 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Улыбыз өч балалы хатын алган...
Минем улым бик бәхетле, тулы гаиләдә үсте.
-
Күршем хатынын гафу итәргә тиеш идеме, юкмы?
Минем исемем Алия. Казан үзәгендә яңа йортларның берсендә ирем, ике балам белән яшибез. 3 бүлмәле зур фатирыбызга ярты ел элек кенә күчтек. Ипотека түләп торабыз. Күршеләр белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, Аллага шөкер. Сезгә язуымның сәбәбе дә күрше хатынына бәйле. Аның белән булган хәл башыма сыймый, шуңа эчемне бушатасым килде.
-
Укытучыларга бәйле чикләүләр гамәлдән чыкты
65 яшьтән өлкәнрәк укытучыларга вузда укытырга рөхсәт ителде Роспотребнадзорда методик рекомендацияләргә үзгәрешләр кертелде. Роспотребнадзор методик рекомендацияләргә үзгәрешләр кертте, анда 65 яшьтән өлкәнрәк укытучыларга югары уку йортларында гадәти режимда эшләргә рөхсәт ителә, диелгән. Искә төшерик, элегрәк риск төркеменә кергән яки хроник авырулары булган хезмәткәрләргә эш урынына барып эшләмәскә киңәш иткәннәр иде.
-
Мәктәпләрдә аерым класслар ябылырга мөмкин
Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.
-
Бал да Аллаһ биргән нигъмәт: гошер сәдакасы турында сорауларга җаваплар
Көзге муллык чоры җитте. Күпләр бәрәңгеләрен дә алып бетерде. Кишер, чөгендер, кабаклар әле түтәлдә. Алмалар да өзелеп төшеп, бакчага ямь биреп тора. Ә күңелдә канәгатьлек хисе, ашарга ризыгыбыз бар, тырышлыгыбызның да нәтиҗәсе күренә. Әмма ничек кенә көч куеп үстерсәк тә, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән башка ул булмас иде.
-
Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкының шатлыгын уртаклашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Ул эш сәфәре барышында «Энергетик» мәдәният сараена ясалган капремонтны бәяләде. Шулай ук ул биредә Аяз Гыйләҗев исемендәге татар театры бинасын ачуда катнашты.
-
Илһам Шакировка туган авылында бюст ачтылар
Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Илһам Шакировның туган ягын зурлап күрсәтергә кирәк дигән фикердә.