Бал да Аллаһ биргән нигъмәт: гошер сәдакасы турында сорауларга җаваплар
Көзге муллык чоры җитте. Күпләр бәрәңгеләрен дә алып бетерде. Кишер, чөгендер, кабаклар әле түтәлдә. Алмалар да өзелеп төшеп, бакчага ямь биреп тора. Ә күңелдә канәгатьлек хисе, ашарга ризыгыбыз бар, тырышлыгыбызның да нәтиҗәсе күренә. Әмма ничек кенә көч куеп үстерсәк тә, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән башка ул булмас иде.
Мул уңыш өчен, Аңа рәхмәт йөзеннән, гошер сәдакасын бирергә авырсынмасак иде. Аның билгеле нисабы бармы? Гошерне кемгә бирергә кирәк? «Мәрҗани» мәчете имамы Мансур хәзрәт МИФТЯХОВ шул сорауларга ачыклык кертте.
– Гошер ул зәкят сәдакасының бер төре. Аның да үз нисабы бар. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: “Су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су ташып сибеп үстерелгәннең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирергә тиешбез”, – ди. Ягъни ун чиләк бәрәңгенең бер чиләге булып чыга. Үзем су сиптем, үзем карап үстердем диючеләр дә очрый. Бар нәрсә дә Аллаһы Тәгалә кулында. Ул теләмәсә, су сибүеңә карап кына уңышың булмаска да мөмкин. Һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе – Аллаһының рәхмәте.
– Киләсе ел уңышы да шул гошер бирүебездән торадыр?
– Аллаһы Тәгалә "Ибраһим" сүрәсенең 7нче аятендә: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем газабым каты», – булыр ди. Рәхмәтеңне әйтсәң, әй бәндә, әле синең минем биргән нигъмәтләремне күргәнең юк дип, тагын да күбрәк бирер. Ризыгым юк дип зарланып яшәсә, юклык заманында яшәгәнең юк әле дип, бәла-каза җибәрергә дә мөмкин. Ризыгыбыз күп һәм бәрәкәтле булсын өчен барыннан канәгать булып, шөкер кылырга өйрәник. Гошер сәдакасын киләсе елда мул уңыш алу өчен дә бирергә кирәк.
– Гошерне кемгә бирергә тиешбез?
– Фәкыйрь-мескеннәргә, ятимнәргә, авыру сәбәпле, үзе яшелчә үстереп ризыклана алмаучыларга бирә аласыз. Электән үк мәдрәсәләргә, дини гыйлем алучы шәкертләргә бирү гадәте дә бар. Авыл җирләрендә гошер сәдакасын җыюны мәчетләр оештыра һәм алар мәдрәсәләргә китереп тапшыра. Гомәр радыйаллаһу ганһү үзенең бер вәгазендә, бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче бер шәкернең авызына салыр, ягъни ризыкландырыр идем, ди. Димәк, гошерне мәдрәсәләргә бирү дә зур саваплы гамәл булып тора.
– Бездә нишәптер гошерне бәрәңге белән генә бәйләп карыйлар.
– Бәрәңге күп утыртылгангадыр инде бу. Аннары элек яшелчә, җиләк-җимеш бик утыртылмаган да бит. Гошер фәкать бәрәңгедән генә булырга тиеш дигән нәрсә юк. Шул ук кишер дә, чөгендер дә, суган да сәдака була ала.
– Аны бирүнең аерым вакыты бармы? Күп кенә җиләк-җимеш җәй көне үк өлгерә бит.
– Кайчан өлгерә, шул вакытта сәдака итеп бирә аласыз. Үз вакытында бирсәгез, тагын да хәерлерәк. Җиләк-җимеш чорында алып китереп җиткерә алмаучылар, вакытлары тар булганда, мәдрәсәгә кайнатмасын да алып килгәннәре бар.
– Балдан да гошер бирәләр икән?
– Бал да Аллаһ биргән нигъмәт. Аны бирүнең дә әҗере зур.
– Яңгырлар булмауны, корылыкны кайберәүләр тиешле гошерне бирмәвебез сәбәпле дип аңлата.
– Яңгыры, да җиле, кояшы да – Аллаһныкы һәм ул Аның эше. Гошергә килгәндә, ул өлешне мохтаҗларга бирмәсәк, аларның өлешенә кереп, хәрәм ашаган булабыз. Хәтта Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: “Балаларыгызның тәннәрен хәрәм ризык белән җыйсагыз, үскәч, алар сезнең белән идарә итәр, каршы чыгарлар”, – ди. Хәрәм ризык ул Аллаһтан да ерагайта.
– Алма күп булганда, укроп, кыярлар түтәлләрдә әрәм булып ятканда, күршеңә, хезмәттәшләреңә алып килеп бирү гадәте бар. Бу да гошер саналамы?
– Әлеге очракта күчтәнәч булып санала. Гошерне мохтаҗларга бирергә кирәк.
– Гошер сәдакасын бирмәү гөнаһмы?
– Мөмкинлеге булган кеше гошерне бирергә тиеш, бирмәсә – гөнаһ. Башка төр сәдака кебек, аны бирүдән куркырга кирәкми. Ике чиләк бәрәңге бирүдән беркем дә ач калмый. Һәр нәрсә Аллаһы Тәгаләдән. Ихластан бирелгән сәдаканы ул арттырып кына бирәчәк. Кеше күңелен иман белән ныгыта, тәнен ураза белән чистарта, аңа хәләл көче белән тапкан малын да пакьлау фарыз ителде. Гошер сәдакасын бирү – өстебездә торган бурыч.
Дилбәр Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев