Мәдәни җомга

Мөселман киносы төрки дөньяны тетрәндерә

XVII Казан Халыкара мөселман кинофестивале бәйге программасындагы уен фильмнарын күрсәтүне дәвам итә. Кичә Россия, Пакистан, Әзербайжан, Франция-Испания, Кыргызстанның кыска метражлы фильмнарын карадык.

Казанда узучы әлеге фестивальнең беренче көннәреннән үк яратып йөрим. Без белгән һәм белмәгән төрки дөнья мотивлары, үзенчәлекле тормыш шартлары, кыргый табигать һәрбер мөселман киносына үз эзен сала. Моңарчы безнең җәмгыять кабул иткән кануннарның әле  ул якларда бөтенләй булмавын, аларның үз яшәү агымы барлыгын шәйлисең. Чагыштыру, бәяләү һәм ниндидер нәтиҗәләр ясау өчен дә бу бәйге фильмнарын карарга кирәк, дип саныйм.

Кыска метражлы фильмнар, әлбәттә, башкаларыннан бик нык аерыла. Монда уйлау-фикерләү өчен бик күп сораулар ачык кала. Режиссер бөтен нокталарны куеп бетерсә, тамашачыга уйланырга да мөмкинлек бирелмәс иде. Әмма кыска гына вакыт эчендә бөтен эчтәлекне бирү дә режиссер осталыгыннан тора. Ике фильмга тукталып үтәсе килә. Берсе аның  Әзербайжаннан “Бастард” фильмы. Режиссер Даниэль Гулиев шактый четерекле теманы күтәргән. Законсыз никахтан туган бала язмышы, фахишә ананың  башкалар тарафыннан кабул ителмәве. Үсмер егет шушы хәлдә әнисен яклый. Герой үзе дә бу хәлне авыр кичерә.

Фильмның азагы юк. Капкага кара белән язылган язуны юсалар да, ул барыбер бетмәячәк. Режиссер шундый мәгънә салырга теләгән. Әмма ана кешенең үсмер улы була торып, шундый адымга баруын аңлап та булмый. Бәхәс уятырлык тема булып чыкты бу. Кемдер улының әнисен яклап чыгуын хуплады, кемдер бу тапны юып кына бетереп булмаячагын әйтте. Бер үк вакытта теләсә кайсы җәмгыятьтә мондый хәлләр бар, әмма мөнәсәбәт төрле булачак.

Икенче күңелгә тигән фильм Кыргызстан режиссеры Айпери Усманованыкы булды. 23  яшьлек яшь режиссерның беренче һәм бердәнбер эше бу. “Кыз бала” фильмында ул үзенең тормышын тасвирлый. Әби-бабай кулында үскән кызны абыйлары, аның балалары яратмый. Бабай белән кызчык арасындагы ярату, иркәләү күңелгә шундый рәхәтлек бирә. Тик кыз ир туганнары  көрәшергә мәҗбүр була.

 

Кыз балага мирас калырга тиеш түгел. Бабай-әби йорты да ир балаларга гына булачак дигән фикерне җимерергә тырыша автор. Шушы хәлләрне йөрәге аша үткәреп эшли ул. Бу тормышта аңа туганнарыннан бернинди ярдәм булмый. Бабасы да исән түгел инде. Автор әсәрен Германиягә укырга барган җиреннән төшерә. Фильмны караганнан соң туганнары аннан гафу сорый. Ә кадрлардагы балаларны аның шулай ук үз туганнары уйный. Бик күп уйландыра торган минутлар бар. Һәр деталь бик көчле эшләнгән. 13 минутлык фильмда кыргыз халкының көнкүреше, матур табигатьле урыннарын да күрергә өлгердек.  Режиссер үзе дә күп нәрсәләрне ачыкларга тырышты.

Кинофильмнар төрле, аларның һәрберсенә авторларның зур хезмәте салынганлыгы күренеп тора. Бигрәк тә кыска мертажлы фильмнарны әзерләү катлаулы. Шулай да  режиссерларны мөселман кинофестивале рухландыра, алар Казанга бик теләп килүләрен сөйли.

 

 

Исегезгә төшерәбез, бәйге программасында кыска һәм тулы метражлы  уен һәм документаль фильмнар каралачак. Моннан тыш конкурстан тыш кинолар күрсәтеләчәк.  5-10 сентябрьдә башкалабыз Казанның «Родина» кинотеатрында конкурс фильмнары күрсәтелә. Шулай ук фильмнарны атна дәвамында «Мир» кинотеатрында да карарга мөмкин.

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: